поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.11.2019 Җәмгыять

Зәринәнең авырга калуын белгәч, сөйгән ярдан җилләр исте (ДӘВАМЫ)

Балалар дуслыгы, гадәттә, ата–аналарга да күчә. Гөлгенә кайбер көннәрдә, эштән кайтырга дип, тукталышка чыгып басса, Фәнис машинасы белән килеп чыга торган булды. Бу юл уңае туры килүләр шулай үзеннән-үзе килеп чыкмый ахры, чөнки Фәнис бик еш, Гөлгенә эштән кайткан вакытка, тукталышка килеп чыга башлады.

Моны хатын үзе дә сиземләде, тик Фәнискә бу турыда бер сүз дә әйтмәде. Бәлки, үзенә шулай игътибар артуын үзе дә ошаткандыр. Хезмәттәшләр арасында да, билгеле, бу хәл тиз телгә кереп китте. Күреп торалар бит: гел бер машина килеп туктый Гөлгенә янына. 
 
—Безнең Гөлгенә такси белән генә йөри хәзер, – дип, ачы телләр бераз төрттереп тә ала башладылар.
—Гөлгенә, кем ул, безгә генә әйт әле, – дип, сер белеп, аннары бар офиска таратырга теләүчеләр дә хатынның кылларын тартып карадылар .
Тик Гөлгенә актан-карадан бер сүз әйтмәде.
 
—Күрше ул минем, шулай туры килә генә, — дип җавап бирде.
Билгеле, шулай туры килүләр соңгы вакытта ешаеп китте шул.
—Гөлгенә, кайтасыңмы? – килеп туктауга, Фәнис, машина ишеген ачып, хатынга шулай эндәшә.
—Әйе, кайтасы иде, – була җавап.
—Әйдә, утыр, мин дә, өйгә кайтып, кичке ашны ашармын дигән идем.
Ә юлда барганда, ир белән хатынның сүзләре балалар арасындагы дуслык турында башланып китә башта. Аннары инде төрле темаларга борыла. Фәнис белән Гөлгенә, икесе дә бер–берсен күреп сөйләшсәләр, ничектер җиңеләеп калалар. Гөлгенә дә күп вакыт юри үз автобусына утырмыйча кала. Күңеле белән Фәнисне көтә.
 
Менә бүген дә алар икесе бергә кайттылар, туктагач та әле аерыла алмый, бераз машинада сөйләшеп утырдылар. Аннары Гөлгенә тулай торакка юнәлде. Зәринәне ашатып аласы бар, аннары өй эшләрен эшләтергә кирәк. Иртәге өчен тагын тегесен –монысын карап куясы дигәндәй. Кич шул тормыш мәшәкате белән үтә дә китә. Бүген бүлмәсенә килеп керүгә, Гөлгенәнең күзе кызының курткасына төште. Көз көне яңгырлы вакыт бит, куртка былчыракка баткан. Нишләгән бу кыз бүген? Ул ,барып, урындыктагы Зәринәнең мәктәпкә киеп барган киемнәрен карады. Болары да пычранып беткәннәр, ул колготкиның карар җире юк, ул күлмәкнең итәген күрсәң... Зәринә диван почмагына сыенган да әнисенең әрләгәнен сабыр гына көтеп утыра. Еламаган да ,бугай, бүген бу кызый.
—Кызым, нинди хәл бу, каян шуның кадәр былчырак таптың? Кыз кеше бит син, малайлар да бу кадәр былчыракта аунамыйлар.
 
—Сугыштым, – менә сиңа җавап кыз кешедән.
—Кая, кемнәр белән инде тагын?
—Әни, мин мәктәптән кайтырга чыккан идем, име, анда Ирек абыйны өч малай төрткәләп торалар, кыйнамакчылар иделәр аны.
—Шуннан –шуннан, кызым?
—Ирек абыйга булыштым, мин бер малайны кыйнадым, ул калган икесен җылатты. Без аларны җиңдек.
Кара син бу кызның кыланышларын, зур батырлык эшләгәнмени.
—Абау, кызым, алай ярамый бит инде, кара бу өс—башларны, иртәгә кадәр кибәр микән инде болар?
Зәринә башын аска төшерде .
—Алар алайса Ирек абыйны кыйнарлар иде.
—Кара әле син моны, Ирек абый да Ирек абый! Каян килеп абыең булды әле ул синең?
—Ул минем абый и мин аның белән дус. Яратам да әле мин абыйны.
—Һай, җаным икән, кайчан ярата башладың инде кызым Ирек абыеңны?
Зәринә, җавап бирер алдыннан, бераз кашларын җыерып уйлап торды. Ничек итеп абыйсын бик күптәннән яратканын әйтергә кирәк бит әнисенә.
—Кичә яраттым, – дип җавап бирде Зәринә.
Гөлгенә ирексездән көлеп җибәрде.
—Ууу... алайса бик күптәннән икән, менә абыең өчен сугышкач, үзең ю да инде өс-башың, кыз кеше, өйрән бераз чиста йөрергә.
—Әни!
—Нәрсә инде тагын?
—Әни, әйдә син Камиләнең әнисеннән сорама, абыйлар белән әтиләрне каян алар икәнен.
Кара син моны, онытмаган икән бит әле. Гөлгенә ни дияргә дә белмәде кызына.
—Нигә, сорарга куша идең бит әле.
—Юк, сорама. Мин инде әти белән абыйны таптым.
—Каян таптың инде?
—Фәнис абый минем әти була, ә Ирек - минем абый, – кыз борынын өскә күтәрде, күрдегезме нинди уңган кыз ул, кешегә ялынып торасы юк, үзе тапкан бит. — Әни, әйдә аларга барыйк та Фәнис абыйны и Ирек абыйны безгә алып кайтыйк.
Гөлгенә лып итеп артына утырды.
—Алар безгә кайтмаслар бит, кызым.
—Ну без зинһар өчен дип әйтәбез аларга. Ирек минем белән дус, син дә Фәнис абый белән дус бул да и алып кайтыйк.
—Аларның бит әбиләре бар.” Үзем генә калам”,- дип елар тагын кызым.
—Нуу... аларның әбиләре бик әйбәт, аннары әбиләр еламыйлар, алар бик карт бит инде, алар алма пирогы пешерәләр, тәмле, мин ашадым.
—Ярар, кызым, Фәнис абыеңны күргәч, әйтеп карармын инде алайса. – Гөлгенә шулай җавап бирде дә, үз җавабына үзе үкенде. Кыз ,бер эләктереп алса ,тиз генә онытмаячак бит.
Алай да Фәнискә шалтыратырга сәбәп чыкты бит, балалар сугышып кайтканнар мәктәптән. Гөлгенә, телефон номерын җыеп, Фәнискә шалтыратты. Озак алмыйча торды Фәнис башта телефонын, ниһаять, алды.
—Алло, Гөлгенә, гафу ит, әйдә соңрак сөйләшербез, яме!
—Берәр нәрсә булды мәллә, Фәнис?
—Телефоннан әйтерлек түгел, соңрак үзем әйтермен. – Фәнис телефонын өзде.
Гөлгенә чын-чынлап борчыла башлады. Әллә чынлап бик тә кадерле кешесенә әйләнеп бара Фәнис.
Гөлгенә шалтыратканда, Фәниснең районның полиция бүлегенә кереп барган вакыты иде.
“Кайтып кичке аш ашагач, бераз утырып ял итәрмен дә аннары кабат эшкә чыгармын”, дип уйлаган ирнең тынычлыгын кәрәзле телефон бозды.
—Алло, бу Закиров Фәнис идеме? – телефоннан кырыс тавыш ишетелде.
—Әйе, бу мин, кем белән сөйләшәм мин?
—Сезгә район полиция бүлегеннән дежурный капитан Зыкин шалтырата.
—Әйе, тыңлыйм сезне. – Фәнис борчыла башлады, нәрсә булды икән тагын, клиентлар берәрсе шикаять язмагандыр бит инде.
—Сезнең тормыш иптәшегез Закирова Розалия бездә, килеп чыга алмассыз микән?
Фәниснең инде Розалия белән күптән аралашканы юк, аерылышырга гариза бирде үзе, тик хатынны судка приставлар ике тапкыр чакырсалар да килмәде, судны тагын чигерделәр. Нишләде икән инде бу тагын?
—Яхшы, мин хәзер килеп чыгармын
—Көтәбез! — телефонны өзделәр =.
Һәр полиция бүлегендә дежурный наряд каршында тимер рәшәткә яки ватылмас пыяла белән ясалган камера бар. Ул камераны полиция хезмәткәрләре дә, гади халык та "маймыллар камерасы" дип йөртә. Бу исем җисеменә туры килә, төн чыканчы, ул бүлмәгә, эчә-эчә, маймыл хәленә төшкәннәр хәтсез җыела. Ни өчен камера эче күренеп торырга тиеш дисәгез, исерекләр кайчак анда ду килеп сугыша башлый, шуңа һәрчак күз алдында булырга тиешләр. Менә әле дә кичке сигез генә, инде якындагы кафедан бер төркем исерекләрне алып кайттылар, ни өчендер сугыша башлаганнар. Зыкин моңа бик риза түгел, чөнки төне буе маймыллар күп ташылачак әле монда, шуңа камерадагы хатыннарга, штраф түләргә акчалары булса, кайтарып җибәрәчәген әйтте. Араларындагы бер чибәр генә хатынның акчасы юк икән, ирем дип аңа Фәниснең телефон номерын бирде. Башын чайкап куйды капитан, нинди мужик икән моның ире, хатыны кафеларда чит ирләр белән типтерә.
Розалия камера почмагында боегып кына утыра иде, ишектән Фәниснең килеп кергәнен күреп алды да ике кулы белән камера рәшәткәсенә тотынып торып басты. Ирек аңа бер караш кына төшереп алды да дежурный тәрәзәсе каршына килеп басты.
—Исәнмесез, мин Закированың ире.
Капитан Зыкин башын күтәрде.
—Ире, имеш... Ир булгач, нигә хатыныңны кулда тотмыйсың?
—Капитан, анысы синең эшең түгел, – дип, дорфа гына җавап бирде аңа Фәнис.
—Ярар, минем эш булмаса, 500 сум штрафын түлә дә алып кайтып кит хатыныңны.
Фәнис штраф акчасын түләгәч, камера ишеген ачып, Розалияне чыгардылар. Ире аңа борылып карамый да чыгу ишегенә таба атлады, аның артыннан ,айнып, махмыры җәфалый башлаган хатыны атлады. Фәнис машинасына кереп утырды, янына шулай ук бер сүз дәшми Розалия кереп утырды.
—Фәнис, рәхмәт, – кузгалып киткәч, ханымның беренче сүзе шул булды.
Фәнис моңа каршы бер сүз әйтмәде. Бераз баргач, хатынына таба борылып:
—Малай турында да сорыйсың килмимени? – дип сорады.
—Фәнис, извини, пока башым авырта. Синең машинада бераз юкмы.
—Әйе, менә син очрый калсаң дип ,бер ярты кыстырып йөрткәннәр ди монда.
—Ярар булмаса, кычкырма шуның кадәр, өйгә генә кайтырып куй мине.
Үзе кайчандыр ипотека буенча алган квартирасында күптән булганы юк Фәниснең, шуңа күрә, килеп туктагач, Розалия белән квартирасына бергә менде. Хатын сүз әйтәмде, нәрсә дисәң дә үз ире бит.
Салырга яратса да, квартираны чиста тоткан икән Розалия. Бар нәрсә үз урынында.
—Нәрсә, тикшереп чыктыңмы, тәртипме? – дип, усалланып сорады хатыны.
—Тәртип, нигә судка килмисең?
—Нигә килергә тиеш әле мин, минем синнән аерыласым килми пока.
—Өченче судка килмәсәң, барыбер аерачаклар безне, – ул ,борылып, Розалиягә карады.
Хатыны, суыткычтан бер яртыны алып, ярты стакан инде салып кулына тоткан.
—Карарбыз, синең исәнлеккә, җимеш. – Ярты стакан аракыны бер генә голт итеп йотты хатыны.
Башын төзәтеп алгач, Розалиягә хәл кереп китте. Тагын чибәрләнде.
—Син инде мин чыгып киттем дә бу үзе генә яши алмас дип уйлап йөргәнсеңдер, әйеме?
Фәнис эндәшмәде.
—Ә мин менә яшим, синнән шәбрәк тә яшим әле. Акчам да бар минем, кирәк булса тагын бирәләр, чибәр хатыннарның кадерен белә кайбер ирләр, синең кебек түгел. Ничек телим, шулай яшим. Телим икән, менә болай итеп шешәне алам да салам. - Розалия аракы шешәсен кулына алды да стаканга аракы сала башлады. – Менә болай итеп стаканны кулга алам да, тагын бер, пока, җимеш.- Хатын стаканны, кабат бушатып, урынына куйды.
Аннары, килеп, иренең биленнән кочып алды.
—Син, бәлки, бүген минем кадеремне белерсең, яхшы итеп иркәләрсең, –дип, Фәниснең чалбар каешын ычкындыра башлады. Розалиянең җенси теләген канына сеңгән аракы кузгатты. — Онытмадыңмы әле шәрә хатыннар нинди булганын?
Кинәт Фәнисне моңарчы бу ханымга булмаган нәфрәт биләп алды.
—Иркәлә, дисеңме? Хәзер алайса, иркәләп күрсәтәм мин сиңа, – дип, Розалияне минут эчендә ботарлап чишендерде дә диван өстенә ыргытты.
Ире чишендерә башлагач, күңеле булып кеткелди башлаган хатынны кинәт курку басты, нишләргә җыена бу? Фәнис хатыны өстенә кыргый җанвар кебек ташланды, анда бернинди иркәләү дә, назлау да юк. Бары тик кыргый теләк кенә. Хатын - кызны урын - җир өстендә ничек –нинди юл белән мәсхәрәләп, җанып таптап, кешелеген рәнҗетеп була, Фәнис барын да эшләде. Бу хатын нәфрәттән башка бернигә лаек түгел. Розалия башта курка–курка гына карышты.
—Фәнис, нишлисең син, тукта! – аннары иргә ләгънәт яудырды. –Кабахәт, җанвар, явыз җан! – соңыннан ,бары тик шыңшыган тавыш чыгарып, сулкылдап кына Фәниснең бар кыланышына җансыз курчак кебек риза булып ятты.
Ир, үзенең кыргый теләген үтәгәч, торып киенде дә, ике кулын бот арасына кыстырып, тавышсыз елап яткан хатынына күзен төшерде. Бу тапталган хатын бернинди дә кызгану хисе тудырмады анда, ул, җирәнеп, йөзен сытты да ишекне каты итеп ябып чыгып китте.
Ятакта Розалия бөгәрләнгән килеш озак ятты, аннары, торып, тынычлану өчен ваннага кереп юынып карады, юк, булмый алай гына. Кешелекнең төбенә төшереп тапталган хатын, тагын стаканны тутырып, аракы салып эчте дә кабат бөгәрләнеп ятты. Төне буе квартирада йокы аралаш саташкан тавыш ишетелгәләде.
—Кабахәт , кабахәт ...
Гәүһәр абыстай мәдрәсә идәнен себереп чыкты да көндезге намазга әзерләнә башлады. Мәчеткә терәп диярлек салынган мәдрәсәдә күптән абыстай вазифасын башкара инде ул. Балалар да, оныклар да күптән үсеп беткән. Шуңа күрә көннең күп вакытын шушы мәдрәсәдә үткәрә. Дин юлына аны иң беренче әбисе алып керде. Кечкенә Гәүһәргә төрле Коръән сүрәләрен ятлата иде әбисе. Аннары намаз укырга өйрәтте. Әле ул вакытларда дингә каршы көрәш бик каты иде. Әти-әнисе әбисенә аңа күп итеп дин сабагын бирергә ирек бирмәделәр. Чынлап торып дин юлына Гәүһәр абыстай институтта гарәп телен өйрәнгән вакытында кереп китте. Болай мәчетләргә ачыктан–ачык йөрмәсә дә, биш вакыт намазын укымый, уразасын тотмый калдырмый башлады. Эшендәге хезмәттәшләргә бу ошамады, билгеле. Тик тормыш иптәше акыллы кеше булып чыкты, Гәүһәрнең намаз укыганына сүз әйтмәде. Аннары эшендәге хатыннар да кеше янында аны өнәмәгән булып кылансалар да, өйләренә Коръән укыту өчен аны чакырырга ияләнделәр. Гәүһәр абыстай, барып укып кайтса да, эштә артыгын сөйләнеп йөрмәде — заманасы ул түгел.
Менә пенсиягә чыккач, мәчеткә дә йөри башлады, аның гыйлемле абыстай икәнен белеп алгач, мәдрәсәдә гарәп әлифбасын, дин сабагын укытырга чакырдылар. Советлар Союзы җимерелде, динне кысу туктады, дин юлына басучылар күбәеп киттеләр, алар Гәүһәр абыстайның һәр сүзен дәрестә йотып утырдылар. Әйе, дәресне урынына җиткереп биреп килде абыстай.
“Инде намазлык җәярмен дә намазга басармын”,- дип уйлап кына бетергән иде, кинәт мәдрәсә ишеге ачылып китте. Ишек бусагасында утыз яшьләр тирәсе, чибәр генә ханым басып тора. Ничек кирәк шулай, гәүрәт җирләрен бик каплап бетерми, яулык бөркәнгән. Ә күзләре әллә ничек җансыз тоелдылар абыстайга. Күзләр алдый белми, алар әлеге ханымның мәдрәсәгә Аллаһы Тәгаләгә сыену эзләп килгәнен әйтеп торалар. Димәк, бу ханым өчен тормышта бернинди ямь калмаган. Соңгы котылу юлын эзләп Ходайга сыенырга карар кылган.
—Исәнмесез, миңа керергә ярыймы? – ханым тартынып кына сорап куйды.
—Исәнмесез, сеңлем, уз. Мәдрәсә ишеге бар кешеләр өчен ачык, уз, тартынма.
—Мине намаз укырга өйрәтмәссез микән?
—Теләгең булса, билгеле, өйрәтәбез, Ходай юлына баскан, Аллаһны бер дигән кешегә ярдәм һәрчак булып торыр, исемең ничек синең сеңлем?
—Розалия исемле мин.
—Ярар алайса, Розалия кызым, – диде Гәүһәр абыстай. – Вакытында килгәнсең, хәзер көндезге намазны укып алырбыз.
—Мин бит укый белмим, аннары намаз алдыннан ничек юынасын да белмим.
—Зыян юк, сеңлем, әйдә минем белән, — дип, хатынны абыстай комганнар торган тәһарәт бүлмәсенә алып керде, тәһарәт алып күрсәтте. — Әйдә, сеңлем, син дә мин эшләгәннәрне эшлә.
Аннары икесе дә намазлык җәеп бастылар.
—Апа, мин укый белмим.
—Гәүһәр абыстай булам мин, сеңлем, абыстай гына дисәң дә була.
—Абыстай, мин бер дога да белмим.
—Зыян юк, минем арттан кабатлап бар, намазлык өстендә оеп утырсаң, җаныңа тынычлык килер, күңелеңә иман керер.
Чынлап, намазлык өстендә оеп утырганда, Розалиянең бозык һәм тапталган җанына тынычлык иңде, күңелне сытып торган таш юкка чыккан кебек булды. Намаз укылып беткәч, Розалия, күкрәген тутырып, җиңел итеп сулыш алды. Сулавы да бик рәхәт, тын кысылып тормый.
—Абыстай, мин кичке намазга да килсәм ярар микән?
—Ник ярамасын, ярый, сеңлем, килә генә күр, ә догаларны акрынлап үзем өйрәтермен менәтерәк үзеңә.
Розалия рәхмәтле күзләре белән абыстайга күтәрелеп карады.
—Рәхмәт.
—Үзеңә рәхмәт сеңлем, Ходайны бер дип таныйсың икән — бар да яхшы булыр синең.
Саубуллашып чыгып киткән хатын артыннан Гәүһәр абыстай аны күздән югалтканчы карап торды.
Менә тагын бер адашкан җан, дин юлына, Ходай каршына килеп егылды. Күренеп тора бит: бу яшь хатын күп гөнаһ кылган, аннары ни сәбәпледер җаны тапталган. Ярар инде, дин юлына басу беркайчан да соң түгел. Бу хатынга кабаттан бу дөньяга кайтырга ярдәм итәр Гәүһәр абыстай. Сыену эзләгәнне сыендыру савап , ә куып чыгару - яхшы түгелдер. Бер нәрсәне аңлый алмый кешеләрдә абыстай: нигә менә иң соңгы чиккә җиткәч кенә, дин юлына баса хәзерге кешеләр? Соң тормыш юлыннан киткәндә, Бисмилла әйтеп, Ходай белән бергә атлап китеп булмый микәнни? Шулай булса, бүгенге хәлгә төшмәс иде адәм балалары. Их сез, кешеләр , сез бит кешеләр!
Дин юлына чынлап кереп киткәч, Розалия тынычланып калды. Эшендә дә дус хатыннар аның хиҗапка төренеп йөрүен күргәч, кафеларга чакырмый башладылар. Квартирага да чит ирләрне ташудан туктады хатын. Гәүһәрия абыстай үзенең яңа шәкерте өчен сөенеп туя алмады. Барсын да йотып бара Розалия. Аңа кабаттан суд приставлары хат җибәрде. Фәнис аерылырга ныклап уйлаган, Розалия инде ирнең карары ныклы икәнен төшенгәч каршы килмәде, аерылышырга ризалыгын бирде. Квартираны икегә бүлергә дигән карар чыгарылды, ә менә бала кем янында кала дигәч, Ирекнең үзеннән сорарга булдылар.
Ирек әнисен күптән күргәне юк, сабый вакытында авызыннан сасы ис килеп торган апа дип кенә хәтерли. Аннары хиҗапка төренгән әнисе бөтенләй чит кеше булып күренде.
—Мин әти, әби белән калам, – диде бала.
Шуның белән аерылышу эшләре бетте.
Апрель айлары ахыры, бүген Ирек белән Зәринә мәктәптән кайтырга бергә чыктылар.
—Озакламый уку бетә инде, — диде Ирек.
—Уф, ардым инде укып, – дип җавап бирде аңа Зәринә.
—Әти, уку беткәч, диңгезгә барырбыз диде.
—Минем дә барасым килә.
—Сине Гөлгенә апа җибәрмәс инде.
—Юк, җибәрми, мин әнигә сезне безгә торырга алып кайтыйк дигән идем, һаман Фәнис абый белән дуслашмый йөри.
—Сезнең кечкенә бүлмәгәме? Бармыйм мин анда, – дип йөзен сытты Ирек. — Әйдә лутчы безнең өйгә торырга килегез.
—Әни риза булыр микән?
—Булыр, ник булмасын, әтиләр әниләрне күп машиналар белән алырга килә бит, минем күргәнем бар, әтинең двоюрытный энесе “невеста” алып кайтты.
—Ууу... күп машина булса, әни риза була инде.
—Әле алар, машинага утыргач, туры өйгә кайтмыйлар.
—Нигә, ә кая баралар? – Зәринәнең исәбе бу яңалыкның төбенә төшеп җитәргә.
—Зур итеп ЗАГС дип язылган җиргә баралар.
—Ә анда нишлиләр алар?
—Башта аларга бер апа нәрсәдер бик озак итеп сөйли, аннары язалар, балдак кияләр и үбешкәч кенә өйгә кайталар.
—Үбешкәч, ничек, кинодагы кебекме?
—Әйе, кинодагы кебек, менә болай. — Ирек иреннәрен түгәрәкләндереп алга сузды.
—Бәәк, – Зәринә йөзен чытты.
—Быррр, – аңа Ирек тә кушылды.
Шулай әти-әниләре турында сөйләшеп кайтып җиткәннәр дә икән инде.
—Бүген минем туган көн, — диде Ирек аерылыр алдыннан, – кунакка кил кич белән, әти Гөлгенә апаны да чакырдым диде.
—Керәм, әни дә кергәч шәп була инде, бәлки, Фәнис абый белән дуслашырлар.
Кич белән Фәнисләр квартирасына Гөлгенә белән Зәринә матур итеп киенеп килеп керделәр. Фәнис кабаттан Гөлгенәне баштан аяк карап чыкты, моның шулай булачагын белеп торды яшь хатын, шуңа матур итеп киенергә тырышты да.
Ишекне Фәймә апа ачты.
—Исәнмесез! — иң алдан Зәринә үз кеше кебек кычкырып исәнләште.
—Кызым, кычкырма шуның кадәр – дип, әнисе кызның кулыннан тартты.
—Зыян юк, Гөлгенә, Зәринә күптән үз кеше инде, – дип тынычландырды аны Фәймә апа.
Фәймә апа бу яшь хатынга улының күзе төшеп йөргәнен күптән сиземләде, әниләр сизгер булалар. Актан-карадан каршы бер сүз әйтмәде Фәймә апа. Беренче киленнән уңмады бит улы. Кызы бар да инде бу Гөлгенәнең, алай дисәң, Фәнисе дә буш түгел — малае бар. Балалар менә бик дуслар, ансына сүз әйтеп булмый.
—Ууу... Ирек улым, кызлар кунакка килгәннәр, каршы ал, – дип, Фәнис килеп чыкты.
—Ә кая кунакларыгыз? – дип эзләнде Гөлгенә.
Фәнис авызын ачарга өлгермәде, улын узып, Фәймә апа җавап бирде.
—Без кунаклар чакырмадык, Ирек:” Зәринә керсен”,- диде дә, менә чакырдык.
—Алайса мине бу юлы кызым кунакка ияртеп алып барган булып чыга инде, — диде Гөлгенә.
—Шулай була инде. Әйдә, кызым, уз эчкә таба, алайса миңа юл каплап торасың.
—Ә сез кая җыендыгыз Фәймә апа?
—Дус хатын балалар кунакка китте, үзем генә кунарга куркам дип шалтыратты, шунда барам.
—Ә туган көн?
—Туган көнгә нәрсә булган? Ирек бүләген алды, шуның белән бүгенгә әбинең кирәге бетте, – дип елмайды Фәймә апа. – Ярар, киттем мин, улым син нәрсәнең кайда икәнен беләсең, үзегез карарсыз. – Фәймә апа артыннан ишек ябылды.
Инде дүртәүләшеп өстәл артына утырдылар. Өлкәннәрдә эше юк балаларның, үзләре генә белгән темаларга онытылып сөйләшеп утыралар. Фәнис белән Гөлгенә ,тегесен-монысын сөйләшкән булып ,салат капкалап утырган булдылар. Икесе дә киеренкелек белән бер-берсеннән нидер көтәләр. Аларны бу халәттән Ирек коткарды.
—Әти, торт!
—Хәзер, улым, алып чыгам. Гөлгенә булыша алмассың микән? – дип, Фәнис кухняга юнәлде, аңа Гөлгенә дә иярде.
Кухня өстәлендә торт әзер булып тора икән инде.
—Гөлгенә, син әни кеше, тортны кисә алмассың микән?
—Син әти кеше, син баш булырга тиеш, – дип шаяртып җавап бирде аңа яшь хатын.
—Кызык булып чыкты әле бу, ир белән хатын сөйләшкән кебек булып чыкты.
—Белмим, минем семья белән торып карагыным юк.
—Анысы, бәлки, булыр.
—Нәрсә булыр, Фәнис?
—Син әни булырсың, мин әти, бер улыбыз, бер кызыбыз булыр.
Гөлгенә каушап китте.
—Фәнис, мин берничек дип тә әйтә белмим бит, ул шулай буламыни, ә синең...синең миңа карата карашың ничек соң?
—Ничек дисеңме? –Фәнис Гөлгенәне сурып кочагына алды да иреннәренә үрелде. – Гөлгенә, чык миңа кияүгә, зинһар, кире какма мине, ташка әйләнә барган җанымны бары син генә эретә алдың.
—Фәнис, – яшь хатын, бар булганы белән ир канатына сыенып, аның иреннәренә җавап бирде.
Кинәт кухня ишегеннән тавыш ишетелде.
—Фууу... нишлисез сез?
Фәнис бер якка, Гөлгенә икенче якка атылды, ишектә Зәринә басып тора икән.
—Юк, кызым, без болай гына. – Гөлгенә ничек итеп бу уңайсыз хәлдән котылырга белмәде.
—Сез монда торт чыгармый торасыз, ике баланың ашыйсы килгәнен белмисез мәллә? — Шундый зурларча итеп әйтте, олылар көлешеп тә куйдылар.
Менә шушы урында бетте дисәк тә була, кадерле укучым. Сез инде, “Зәринәнең теләге кабул булдымы соң?”- дип, автор буларак миннән сорарсыз, шулаймы?
Әйе, кабул булды, тик әти белән абыйны алар бүлмәләренә алып кайтмадылар. Ә киресенчә, Фәнис абыйлары аларны яңа өч бүлмәле квартирасына, Ирек әйткәнчә, күп машиналар белән алып кайтты. Менә бит әтиле дә, абыйлы да булган дисезме? Тагын белмәдегез, чөнки Зәринә Яңа ел алдыннан кечкенә Булат энеле дә булды әле, ул хәзер зур апа кеше. Без инде, Зәринә исемле кызга алдагы тормышында бары бәхет кенә теләп, аны калдырыйк, шулаймы дусларым? Гел борчып булмас, апа кешенең эше күп була...
 
Башын монда укырга мөмкин.
Автор : Зиннур Тимергалиев.
Фото: ezoterikaved.ru

---
Өмет
№ --- | 10.11.2019
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»