поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.11.2019 Ир белән хатын

"Хатын кызның талак бирергә хокукы юк. Ул аны сорый гына ала"

Гаиләдә ир – баш, хатын – муен, ир-ат акча таба, хатын-кыз өйдә җылылык тудыра, дибез. Ләкин «баш» белән идарә итәргә яраткан хатыннар арта бара кебек. Ә динебез буенча хатын-кыз гаиләдә нинди урынны били һәм ул нинди булырга тиеш икән соң? Шул уңайдан, «Әл-Мәрҗани» Җәмигъ мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтахов белән әңгәмә кордык.

– Ансар хәзрәт, гаиләдә хатын-кызның хакы нидән гыйбарәт?
 
– Аллаһы Раббыбыз Коръәни Кәримдә «Ырум» сүрәсенең 21нче аятендә ирләргә болай дип әйткән: «Аллаһы сезгә күңелегез алардан тынычлык табу өчен үзегез кебек үк парларны – хатын-кызларны яратты. Арагызга ярату һәм рәхимлек булдырды». Аллаһы ир кешегә парны хайваннар, җеннәр арасыннан сайламаган, ә үзе кебек, үзенә охшаганны барлыкка китергән. Ир-атлар тормышта төрле хезмәтләр башкаралар: кулларыннан килгән эшне эшлиләр, спорт белән шөгыльләнәләр, ләкин ул кылган гамәлләре белән генә күңелендә тынычлык таба алмый. Ул бары тик хәләл юл белән гаилә корып кына бу тынычлыкка ирешә. Кеше яшәүнең мәгънәсен дә никахлы гаилә корып һәм балалар үстереп кенә аңлый ала. Гаилә бәхетле булсын өчен ир белән хатын, беренче чиратта, үзләренең вазыйфаларын һәм хакларын яхшы белергә тиешләр. Коръәни Кәримдә болай диелә: «Һәр дәүләтнең, һәр оешманың җитәкчесе булган кебек, гаиләнең дә җитәкчесе бар. Ул – ир-атның җилкәсенә йөкләгән». Ә «Хатыннар» сүрәсенең 34нче аятендә «Ирләр хатыннар өстеннән җитәкчелек итәләр, чөнки Аллаһы Тәгалә ирләрне хатыннардан акыл, көч, куәт, гыйлем ягыннан өстен кылды һәм алар үз байлыкларын хатыннарына сарыф итәләр» диелә. Яхшы хатыннар, үз чиратында, Аллаһыга һәм ирләренә буйсына.
 
– Ә чын мөселман хатыны нинди булырга тиеш?
 
– Мөхәммәт галәйһиссәләм бер хәдисендә хатын-кызның җәннәткә керүен ирен санлап, хөрмәт итеп һәм аңа буйсынып яшәвенә бәйләгән. «Әгәр хатын-кыз биш вакыт намазын укыса, Рамазан аенда ураза тотса, җенес әгъзасын зинадан сакласа һәм иренә буйсынса, аңа җәннәткә үзең теләгән ишектән кер, дип әйтерләр» дигән ул. Хәдистән аңлашылганча, фарызларын үтәүче һәм иреннән зарланмаучы хатын-кыз җәннәтле булыр.
 
– Мөселман хатын-кызларының матди һәм рухи хакы да бар, диләр. Моңа мәһәр һәм калым керәме?
 
– Мәһәр – ир кешенең никах вакытында тапшырыла торган бүләге. Аның гаиләгә катышы юк. Бу бүләк кыйммәте төшми торган әйберләр белән бирелергә тиеш. Бу бүләк белән ир кеше файдалана алмый. Әгәр дә хатын-кыз ирсез калса, шул мәһәр бүләген файдаланып, үзенә ярдәм тудыра алачак. Аның төп билгеләнеше шул. Ә гаиләнең матди хакы күбрәк гаилә башлыгына бәйле булып тора. Ир кеше үзенең дәрәҗәсенә, матди мөмкинлегенә карап, хатынын тәэмин итәргә тиеш. Калым исә – гореф-гадәт. Аның дингә катышы юк. Рухи хакка килсәк, хатын-кызның намаз укырга, ураза тотарга, туганнары белән аралашырга, балаларны тәрбияләүгә, ир белән мөнәсәбәткә керүгә хакы бар. Моны дәлилләргә дә мөмкин. Сугыш вакытында Мөхәммәт (с.г.в.) сәхәбәләренең берсе Умар ибн Хаттаб сугышчы хатыннарыннан «Сез ирләрегездән башка бер ай яши аласызмы?», дип сораган. Хатыннар «әйе», дип җавап биргән. «Ике ай, өч ай тора аласызмы?», дигән. «Әйе», дип җавап биргәннәр. Ләкин дүрт ай яши аласызмы дигән сорауга, хатыннар «юк», дип җавап кайтарганнар. Шуннан соң ирләрне өч айдан соң гаиләсе янына ялга җибәрә торган булганнар.
 
– Хатын-кызның эшләмәскә дә хакы бар, диләр…
 
– Хатын-кызның эшләмәскә хакы юк. Ул кулыннан килгән эшне башкарырга тиеш. Һәр кешенең дә авыл җирендә, шәһәр җирендә үз вазыйфалары бар. Гаилә кайсы тирәлектә яшәвенә карап, вазыйфаларны бүлә һәм башкара. Хатын-кыз да хәленнән килгәнчә, мал тупларга да, йорт-җирендәге эшне дә башкарырга тиеш.
 
– Белгәнебезчә, ислам динендә күпхатынлылык рөхсәт ителә. Әгәр беренче хатын иренең башка хатын алуына каршы булса, ир барыбер өйләнә аламы?
 
– Аллаһыбыз: «Хатыннардан үзегезгә хуш булган һәм нәфесегез теләгән өч-дүртесен никахлап алыгыз. Әмма бердән артык хатын алган очракта аларның арасында гаделлек һәм тигезлек булдыра алмам дип курыксагыз, бер генә хатынны сайлагыз» дигән. Хатынны алдың да, тәмам булды түгел бит. Гаиләне дә, матди якны да карау кирәк, ә бу сорауны хәл итү – ир-ат өстендәге бурыч. Әгәр дә гаиләдә барысы да тәртип икән, ир белән хатын бер-берсен аңлап, гаиләдә туган киеренкелекне бергә хәл итә алалар икән, хатынының киңәшеннән башка ир башка хатынга үрелмәячәк. Ихтирам һәм хөрмәт йөзеннән хатынының сүзенә колак салачак.
 
– Хатын-кыз кайсы очракта талак дип әйтергә хокуклы?
 
– Хатын кызның талак бирергә хокукы юк. Ул аны сорый гына ала. Иренең ниндидер кимчелеге бар яки ир-ат хатынын канәгатьләндерми икән, бу вакытта хатын-кыз казый аша талак алу мөмкинлегенә ия.
 
Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА, Безнең гәҗит
Фото: пиксабай

---
Матбугат.ру
№ --- | 07.11.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»