|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.11.2019 Матбугат
Фельгенгауэр Шендеровичка: «Наказание – җәза» на татарском звучит не так страшно»«Эхо Москвы» радиосында шактыйдан инде «Говорим по-татарски» тапшыруы чыгып килә. Анда бөтен Россиягә, Татарстанга гына түгел, татар сүзләренең килеп чыгышын аңлаталар. Шуңадырмы, радионың җитәкчесе Алексей Венедиктовны Казанда бик дустанә каршы алганнар иде. Көз килүендә ул Рөстәм Миңнеханов, Илсур Метшин, Минтимер Шәймиевлар белән очрашты. Казандагы очрашуларның берсендә Алексей Алексеич, башка милләтләрнең дә мөрәҗәгатьләре турында сөйләгән иде. Аларның да “Эхо”да үз тапшыруларын күрәселәре килә икән. Ә кемдер “Говорим по-татарски”да экстремизм чаткылары күргән.
“Говорим по-татарски” тапшыруын “Эхо”ның алып баручылары да колактан уздырмый. Вакыт-вакыт татар сүзләренә карата үз шәрехләрен бирә. Әйтик, шушы көннәрдә “Особое мнение” тапшыруында язучы Виктор Шендерович кунак булган иде. Дәүләт җитәкчелеген кискен тәнкыйтьләүче язучы-журналист белән оппозиция вәкилләренә булган җәзалар турында сөйләштеләр. Тапшыру арасында рекламага бүленеш булды. “Матбугат.ру” шушы аралыкта булган кызыклы сөйләшүгә игътибар итте. “Говорим по-татарски”да “җәза” дигән сүзне тикшерәләр иде. “Особое мнение” да шул ук темага бит! Алып баручы Татьяна Фельгенгауэр моңа үзе игътибар итте: “Прям вот всё под нашу тему. Даже татарский подогнали соответствующий”, - диде ул. “Наказание” сүзенең татарча “җәза” булганын ишеткәч, болай дип тә өстәде: “На татарском звучит не так страшно, кстати”. Шендерович аның белән килешкәндәй башын селкеде.
Әлеге кызык мизгелне шушы видеодан күрергә була (26нчы минутта): https://www.youtube.com/watch?v=fXUoBzrPte4
--- |
Иң күп укылган
|