|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.11.2019 Фаҗига
"Мин дөреслекне табарга телим!"Байкал аръягы хәрби частенда 8 хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновның әтисе дөреслекне табарга тели. Ул өлкән улы белән Рамил тотылган урынга килгән. Алар янында элек Рамил укыган Тобольск балыкчылык сәнәгате техникумыннан вәкил ханым да бар. — Без Рамилгә ярдәм итәргә килдек. Ул ялгыз түгел, безнең аңа хокукый, психологик, финанс ярдәме күрсәтергә әзер икәнне белсен. Шулай ук, адвокатлар белән сөйләшеп, хәлне ачыкларга, урындагы халык белән сөйләшергә иде, — дигән ханым.
Алар акламаса да, Рамилне аңлый, дип яза Кызыл таң. Ул үзенең намусын саклаган, әгәр дә шушы хәлне кылмаса, көн дә шундый түбәнсетүләргә дучар булыр иде, диләр. Шуңа да хәлне җентекле тикшерергә кирәк, дигән вәкил.
Фото: Лайф
--- |
Иң күп укылган
|