|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.11.2019 Мәдәният
"Илһам Шакиров ядкәре" концерты Уфада узачакИлһам Шакиров истәлегенә багышланган "Илһам Шакиров ядкәре. Китмә, сандугач!" концертлар циклының чираттагысы Башкортстанда көтелә. Илһам Шакиров истәлегенә багышланган чара 13 ноябрь Уфада узачак. Исегезгә төшерәбез, 8 октябрь Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә узган музыка бәйрәмендә Илһам ага репертуарыннан җырлар ул исән чакта төшерелгән видеоязмалар белән үрелеп барды. Шулай ук "Илһам Шакиров ядкәре" 27 октябрь Мәскәүдә дә аншлаг белән узды. Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Идрис Газиев, Илһам Вәлиев, “Казан нуры” оркестры, Татарстан Республикасының дәүләт камера хоры һәм башка затлы башкаручылар Илһам Шакиров репертуарыннан легендар җырларны яңгыратты. К Игътибарыгызга шушы тарихи кичәдән фотоларны тәкъдим итәбез. "Илһам Шакиров ядкәре. Китмә, сандугач!" концертлар циклының чираттагысы исә 13 ноябрь Уфада узачак.
--- |
Иң күп укылган
|