|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.11.2019 Җәмгыять
"Осталарның алтын куллары. Татар халык һөнәрләре" күргәзмәсе 7 ноябрьдә ябылачакТатарстан Республикасы Милли музеенда яңа стационар экспозицияне әзерләү эшләре тулы куәтенә бара. Шул уңайдан без "Унган халкымның оста куллары: татар халык һөнәрләре " дип аталган экспозициянең ябылуы турында хәбәр итәбез. Күргәзмә 2019 елның 7 ноябрендә сүтеләчәк.
"Осталарның алтын куллары" күргәзмәсе 2013 елда оештырылган иде. Күргәзмә витриналарында һәм стендларында 500дән артык экспонат — үткән һәм хәзерге заманның осталары тарафыннан ясалган чын-чынлап уникаль халык һөнәрләре әсәрләре.
Чын этнографик экспонатлар: кием — салым, хезмәт кораллары, көнкүреш кирәк-яраклары, җиһазлар һ. б. үткәндә татарларда хуҗалык һәм көнкүреш үзенчәлекләрен ача. Монда ювелир әйберләр, тамбур чигү һәм алтын тегү, күн мозаикасы техникасы эшләнмәләре, киез аяк киеме һәм тукыма, агач кисәкчәләр һәм мамык эшләнмәләре күрергә мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|