|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.11.2019 Мәдәният
Киноклуб: зур экранда классик әдәбият
7 ноябрь көнне 19:00 сәгатьтә «Фестивальное» кинокафесында (Достоевский ур., 30) Киноклубның чираттагы утырышы узачак. Без фикер алышуларның яңа циклын – Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучыларның диплом эшләрен ачабыз. Классик әдәбият әсәрләрен экранизацияләү үзенчәлекләре турында сөйләячәкбез. Бу пәнҗешәмбе көнне Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының кинематография һәм телевидение факультетын тәмамлаган Вероника Санникованың А.П.Чехов хикәясе буенча төшерелгән кыска метражлы «Пари» уен фильмын караячакбыз һәм фикер алышачакбыз.
Барлык килүчеләр дә яшь авторның дебют фильмын уңайлы шартларда бәяли һәм төшерү төркеме белән аралаша ала.
Керү-теркәлү буенча бушлай. Урыннар саны чикләнгән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|