|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.11.2019 Фаҗига
Янгында бер хатын һәм ике бала үләБашкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле авылында янгын чыккан. Бу хакта коткару хезмәтенә 03:52 сәгатьтә хәбәр килә. Мәйданы 54 квадрат метрлы бер катлы йортны сүндерүдә 24 кеше һәм 11 берәмлек техника катнаша. Кызыл ут белән алыш озак бармый: пожарны тиз сүндерәләр. Әмма, кызганычка каршы, коткаручылар өч мәеткә тап булалар: 1990 елгы хатын, 2011 һәм 2017 елгы ике баланың гомере өзелә...
Пожар нәтиҗәсендә өч ир зыян күрә. 1978, 1984 һәм 1998 елгы ир-атлар Тәтешленең үзәк дәваханәсенә озатылган.
Әле пожарның сәбәпләре ачыклана. Фаҗига урынында тикшерү-оператив төркем, пожар лабораториясе эксперты һәм дознаватель эшли.
Автор : Сафина Язгөл
Чыганак: 02.mchs.gov.ru
Фото: 02.mchs.gov.ru
--- |
Иң күп укылган
|