поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.11.2019 Җәмгыять

Татарча "Жди меня": Билгесез шартларда юкка чыга

Мин Балык Бистәсе районы Олы Елга авылының тарихын яза башлаган идем. Китапта мәктәп тарихы, авылның мәгариф бүлекләре дә бар. Сүз укытучылар турында да барачак. Илгиз Харис улы Шакиров турында тулы мәгълүмат юк. Фани дөньядан ничәнче елда киткән, Казанда кайсы зиратта җирләнгән дигән мәгълүматлар җитми. Ул әле – безнең туганыбыз тиешле кеше дә.

Аларның гаиләләре 1930 елның икенче яртысында Олы Елга авылына күчеп килә. Әтисе Харис Шакировны яңа төзелеп беткән мәктәпкә директор итеп билгелиләр. Бөек Ватан сугышы башлангач, аны сугышка алалар. Директор итеп Харис абыйның хатыны Мәрьям апаны билгелиләр. Шулай итеп, сугыш беткәнче мәктәптә директор вазифаларын Мәрьям Шакирова башкара. Сугыш беткәч, 1946 елда аны Ленин ордены белән бүләклиләр. 1946 елда сугыштан Харис Шакиров әйләнеп кайта да үзенең вазифасына керешә. Илгиз абый шул елларны укыта башлый. Ул елларда укытучылар арасында иң яше була. Тора-бара Казан педагогия институтына укырга керә һәм аны уңышлы гына тәмамлый. Әтисе Харис белән әнисе Мәрьям апа пенсиягә чыккач, Илгиз абыйны мәктәп директоры итеп билгелиләр. Бераздан ул Казанга күчеп китә, бер мәктәптә укыта башлый. (Кайсы мәктәп икәне билгесез.) Өйләнә, тормыш корып җибәрә. Ике улы туа. Еллар уза. Илгиз абыйның тормышында күңелсезлекләр килеп чыга. Хатынын, бер улын югалта. Илгиз абый билгесез шартларда юкка чыга. Беркем дә белми. Малае да элемтәгә чыкмый.
 
Безгә аны эзләп табарга ярдәм итсәгез иде, без сезгә бик рәхмәтле булыр идек.
 
Рафаэль Сальмушев

Иремнең рухы шат булсын иде
 
Мин  иремнең туганнары  Гүзәл  һәм Наилә  Илаловаларны эзлим.  Бүген Гүзәлгә – 60,  Наиләгә 62 яшь булырга тиеш.  Алар Казан шәһәрендә туып үскәннәр. Әниләре – Бибинур, әтиләре Рашат  исемле булган. Мин бу хатны ирем Рафаэль Әнәс улы Илаловны искә алып язам. Үзе  вафат инде. Безгә, бик яратып, бик еш  Гүзәл белән Наилә турында сөйли иде. Тик иске адреслары буенча ул аларны таба алмады.  Элек алар Авангардная урамында торганнар.  Ирем мәктәптә укыганда шунда яшәгән. Ул вакытта кызлар да мәктәптә укыганнар.  Рафаэль  шуннан соң институт тәмамлап, Чистайга юллама белән килгән.  Шунда танышкан идек. Хәзер Зәйдә яшибез. Гүзәл белән Наиләне эзләп табасы килә. Иремнең рухы да шат булыр иде. Шуңа да, “ВТ”да  шушы рубриканы күргәч, шалтыратырга  уйладым. Игелекле эшегез өчен рәхмәт сезгә!
 
Хөрмәт белән, Альбина Илалова

Равил абый Мәскәүгә барырга җыена
№ 2726323;  4 октябрь, 2019 ел
 
Бу игъланда  Осланов Нурболатның   Мингалиев Равилне эзләве турында язылган иде. Алар Әфганстанда бергә хезмәт иткәннәр, дус булганнар.    Засадага эләгеп, яраланганнар. Шуннан соң Равилне госпитальгә җибәргәннәр. Элемтәләре өзелгән.
 
Беренче булып   безгә Равил абыйның сеңлесе, матбугат өлкәсендә эшләүче хезмәттәшебез Гөлнур Шәрәфиева шалтыратты.  Ул абыйсының бик шатланганын әйтте.  Авылда да газетаны кулдан-кулга йөрттеләр, тын гына яшәп яткан халыкны кузгатып җибәрерлек вакыйга булды бу, дип сөйләде ул.  Аннан Равил абый белән сөйләштек.  Яраланганнан соң аны Ташкенттагы госпитальдә дәвалаганнар.  Аннан ял итәргә җибәргәннәр. Отпусктан соң ул Ташкентта инструктор булып хезмәт иткән. Әфганстанга чыгармаганнар. “Бик кешелекле егет иде ул. Яхшы яктан гына искә алырлык”, – диде ул Нурболат турында.
 
Кичә генә хезмәттәшебез тагын бер шатлыклы хәбәр ирештерде. Очрашу урыны итеп “Жди меня” тапшыруының студиясен сайлаганнар.  Равил абый 27 октябрь көнне  Мәскәүгә барырга җыена. Яңалыклар булса, хәбәр итәрбез.

Гумәр абый табылды
№2726787; 4 октябрь, 2019 ел
 
Гумәр абыйның фамилиясе  Ибраһимов түгел,  Сөләйманов булып чыкты. Казанда яши. Аны  Тын океан флотында бергә хезмәт иткән дусты  Бектимиров Линнур эзли.  Безнең белән  хәләл җефете Разия апа сөйләште. “Иртә белән үк Арча районының Мәмсә авылында яшәүче сеңлем Рузалия шалтыратты. Алар газетаны алдыралар.  Шуннан киоскларга чыгып йөгердек. Көчкә таптык. Алып бетергәннәр. Гомәрнең бик очрашасы, яшьлек елларын искә төшереп утырасы килә”, – диде ул. Бу хакта без “Жди меня” тапшыруына юлладык. Хәбәр көтәбез.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.11.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»