поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.11.2019 Шоу-бизнес

"3-4 мең сум акча китә. 300-500 сум гына булса, һәр концертка да барыр идек"

Быелгы көз мәдәни чараларга бай булды. Самараның Киров мәйданында урнашкан Иҗат сарае адми-нистраторы, татар-башкорт концертларын оештыручы Флорида Локманова афишаларны алыштырып өлгерә алмый. Зинира-Ризат Рамазановлар, Ришат Төхвәтуллин, Айдар Галимов, Әнвәр Нургалиев... Чын “йолдызлар яңгыры”!

Мин үзем татар-башкорт концертларына еш йөрим, кайчакта билетлар сатарга да ярдәм итәм. Кызганычка, алар соңгы елларда бик кыен сатыла. Моны артистларның еш килүе белән аңлатып буладыр, мөгаен. Халык концертларга сайланып, үзе теләгән җырчыларга гына йөри хәзер. Әлбәттә, артистларга бу табышлы түгел. Шулай да Самарага киләләр, халыкның күңелен күрәләр. Моның өчен аларга рәхмәт.
 
Соңгы вакытта сәхнә йолдызлары үзләре белән яңа гына сәхнәгә чыга башлаган артистларны да алып киләләр. Бу үзенә күрә реклама. Халыкка ошый икән – яшь җырчы икенче елга үзенең шәхси программасын тәкъдим итә. Мәсәлән, моннан ике ел элек Башкортостанның атказанган артисты Элвин Грей Бабек Мамедрзаев исемле җырчыны алып килеп, Самараның Иҗат сарае залын “кабызган”нар иде. Быел инде Бабек Самарага үзенең төркеме белән килде һәм яхшы гына концерт куеп китте. Ул азәрбайҗан милләтеннән, Казахстанда туып-үскән. Автор-башкаручы рус, татар, азәрбайҗан, казах һәм гарәп телләрендә җырлый. Быел аның “Принцесса” дип аталган иҗат җимеше чынлап торып хитка әверелде.
 
 
Дәрте ташып торган, тамашачыга позитив энергия бүләк иткән артист үзенә генә хас җырлары белән Самара тамашачысын да әсир итте. Аның “Я встретил тебя”, “Я Рабби”, “Әссәләмүгаләйкум” кебек популяр җырлары кайнар алкышларга күмелә барды. Ә бер җырын залга төшеп башкарган Бабекны туташлар һәм яшь ханымнар уратып алып, адым атларга да ирек бирмәделәр. Көч-хәл белән сәхнәгә менеп котылды.
 
Бабек белән килгән башкорт егете Ринат Нигъмәтуллин (Renа RNT) да яшь самаралыларның күңеленә хуш килде. Ул рус һәм баш-корт телләрендә рэп укып гаҗәпләндерде.
 
Октябрьдә Самараның “Металлурглар” мәдәният сараенда Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Айдар Галимовның концерты үтте. “30 ел бергә” дип аталган программада җырчының танылган хитлары белән беррәттән яңа җырлары да яңгырады, эксклюзив клиплары тәкъдим ителде. Самаралылар Айдарны чәчәкләргә, бүләкләргә күмделәр. Залда балаларның күп булуы аеруча куандырды. Чөнки милли мәдәнияткә, сәнгатькә мәхәббәтне яшьтән тәрбияләргә кирәк.
 
Айдар Галимов белән бу юлы популяр музыкант, “Zainetdin” этно-шоу төркеме җитәкчесе Заһир Зәйнетдинов килгән иде. Үзем башкорт милләтеннән булганга, мин башлыча аны һәм төркемендә биюче Әлзирә Заһидуллинаны карарга дип барган идем. Әл-зирәнең иҗат юлы безнең шәһәрдә, Рәүдә Шәймарданова җитәкчелегендәге “Ләйсән” башкорт халык ансамблендә башланган иде бит. Шуңа без, Самара башкортлары, концертта аеруча горурланып утырдык.
 
Ә Зәйнетдин минем өчен генә түгел, башкаларга да ачыш булды. Ул чыгышын бугаз белән җырлаудан (башкортларда бу өзләү дип атала) башлап җибәрде. Шомлы һәм шул вакытта серле авазлар күңелдә төрле хисләр уята. Баштан бу бик сәер тоелды, кайбер тамашачылар аптырап, бер-берсенә карашып утырдылар. Ә бераздан инде бөтен зал бер ритмда яши иде кебек. Кубыз, курай, варган, жалейка һәм тромбон, тин вистл... Зәйнетдин дистәләгән уен коралында башкорт халык җыр-моңнарын заманча башкарып, яшьтәшләренең дә, олы буын тамашачыларының да күңелен яулады.
 
 
- Айдар Галимовның җырларын бик яратам, бер генә концертын да калдырганым юк. Быел афишада махсус кунак - Зәйнетдиннең исеме дә бар иде. Әмма аның никадәр сәләтле, оста музыкант булуын күз алдыма да китерә алмаган идем. Искиткеч концерт булды!
 
Тик менә билетлар бәясе кыйбат булуы гына күңелне төшерә. Берсе мең сум чамасы тора бит! Гаилә белән барам дисәң, кимендә 3-4 мең сум акча китә. 300-500 сум гына булса, һәр концертка да барыр идек, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Гөлназ Сафина.
 
Зәйнетдиннең күңеленә дә Самара тамашасы хуш килгән икән. Ул икенче елга да килергә вәгъдә итте.
 
Татар-башкорт җырларын үзенчәлекле итеп, заманча башкаручы җырчыларны өлкән буын, бәлки, хуплап бетермидер дә. Әмма яшьләргә бу кирәк. Урамда XXI гасыр. Тормыш үзгәрә, сәхнәне дә яңа җырчылар, артистлар яулый. Яшьләр бу үзгәрешләргә куана, сәнгать тә замана белән бергә атларга тиеш, дип саныйм.
 
 

Гөлнур МУСИНА
Бердәмлек
№ --- | 04.11.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»