поиск новостей
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 24 Май
  • Хәмдүнә Тимергалиева (1949-2020) - җырчы
  • Фидаил Мәҗитов - журналист
  • Индус Таһиров - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Алмаз Миргаязов - журналист
  • Рәсим Ильясов - дирижер
  • Рөстәм Мөхәммәтҗанов - фотограф
  • Фираз Харисов - галим
  • Динә Сабитова - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
08.06.2010 Җәмгыять

ӘЙТСӘҢ СҮЗ...

Варис Мираслы мәктүпләре

 Ана телебезне саклау һәм аны сафландыру турында мәктүпләр чыга башлагач, эчке бер куану кичердек: яшьләр телебезгә битараф түгел икән, шөкер. Мәктүпләр кузгаткан мәүзугъ хәтта интернетка да чыккан.

 

Зелпе атлы берәүсе (“Т.Я.” 2010, 30 апрель) Әтнә ягында тазалармы сүзен исән-саулармы мәгънәсендә кулланганнары турында аптырабрак яза. Аптыраш юк, таза кәлимәсе саф, чиста, берни кушылмаган, бозык булмаган мәгънәсендә йөргән, саф алтын, саф кыз. Чисталык, сафлык булса, сәламәтлек тә була, әкренләп таза сүзе сәламәт мәгънәсен алган, дип фаразларга җирлек бар. Кайбер якларда таза сүзен симез урынына да кулланалар. Юкса, кешедәге артык симезлек, ул сәламәтлек галәмәте түгел.

 

Соры корт атлы берәүсе 100-150 елга кире кайту да мөмкин түгел, дип дөрес яза. Ләкин телнең чит сүзләр яки туры тәрҗемәләр белән пычрануына “ярхәмәкаллаһ” дип кул кушырып утырып та булмый. Онытылган сүзләрне, һичшиксез, кайтарырга, кулланырга кирәк, аларның кайберләре телгә кереп китмәс, ләкин кайберләре үз урынын алыр. Икътисад, мәдәният, нәшрият сүзләре яңадан кайтты, кулланышка керде.

 

Мансур (Оренбург) әфәнде хаклы: өй туе, никах туе, бәбәй туе, Сабан туе гыйбарәләре саф татарча. Әмма презентация урынына аның үз сүзе бар – тәкъдир итү. Бу гыйбарә Тукайлар заманында бик еш кулланылган, тәкъдим итү дә ярый, ләкин тәкъдир итү ул кешенең, илбашының язмыш-тәкъдирен билгеләү дигән тирән мәгънәне үз эчендә тота.

 

Соры корт та дөрес уйлый шикелле, җирле сөйләмнең яшәргә хакы бар, җирле сөйләм телебезне баету чыганагы булып тора, язучылар җирле сүзне куллана икән, куллансын, ләкин ул җөмлә агышында аңлашылырга яки астөшермәдә аңлатылырга тиеш. Әйтик, Гоголь, Шолохов, Гыйләҗев, Еники әсәрләрендә җирле сөйләм үрнәкләре телбизәкләр булып балкый.

 

Җирле сөйләмнәр: мишәр, керәшен, Кырым, Себер, типтәр сөйләмнәре – алар Ана телебезне тазартып, мулайтып (баетып) торучы саф чишмәләрдер. Чишмәләр корый икән, Ана Иделебез дә корыячак! Без чишмәләрне сакларга, карарга, багып торырга тиеш! “Татар радиосы” (2010, 16 май) орлыкны чыландырырга кирәк дип бакчачыларга киңәш бирә, бәлки орлыкны чылатырга кирәктер? Ә?

 

Татар радиосы реклама бүлегендә бу чебенне каян алырга икән? дип сорый. Баш вата торгач, аңлашылды ки, сүз щебень турында икән. Юкса, телебездә щебень урынына чуерташ, комлы таш, чуерташлы ком, ташлы ком кебек сүзләре кулланып булыр иде. Без “Әйтсәң сүз...” рубрикасын ызгыш чыганагы, тырнак астыннан кер эзләү мәйданы буларак башламаган идек. Чүпләнеп бара торган Ана телебезнең сыйфатын бергәләп саклау, аны чистарту иде изге ниятебез. Кызганыч ки, кайбер хатларда тәнкыйть күтәрмәү кебек гыйбарәләр дә очрап куя. Әгәр дә бу гамәл, ягъни кешеләрнең, язучыларның, журналистларның сөйләмендә, язмаларында киткән ялгышларны күрсәтү – ул тырнак астыннан кер эзләү санала икән, эшебез харап. Димәк, корама телдә сөйләү, катнаш телдә язу ул тәнкыйтьләнергә тиеш түгел? Тәнкыйтькә эләккән кеше шуның өчен ачу-үч саклый башласа, һәм тәнкыйтьче тарафына матбугатка язарга ярамаган сүзләр атса, эш тагын да яманрак булыр иде. Бәхетебезгә күрә, андый хатлар бик сирәк килә. Кемгәдер Варис Мираслы кушаматы ошамый, имеш, ул куркак. Борчылмагыз, әфәнделәр, мин Ана телебез турындагы бу мәсьәлә Татарстан парламентының көн тәртибенә кертелгәч, телебезнең язмышы кабыргасы белән көн тәртибенә куелгач кына чын исемемне ачармын. Аңа кадәр шактый вакыт бар. Аннан соң, кабатлап әйтәм, кушамат белән язу беркемгә дә тыелмаган. Бу язучының шәхси хокукы. Айдар Шәймәрдановны ни өчендер шул кушамат бик нык бимазалый. Бу егет язучыны кушамат белән язу хокукыннан мәхрүм итәргә тели бугай. “Әйтсәң сүз...” рубрикасы Ана телебезне эш коралы итеп сайлаган яшь язучылар, журналистлар, артистлар, укытучыларның дикъкатен телебезгә тагын да арттыру максаты илә ачылды. Останың эш коралына мөнәсәбәте аның эш нәтиҗәсен билгели. Мираслының максаты шул.

 

Ана телебезнең фәкыйрьләнә, бозыла баруы көн кебек ачык күренеш. Башка һөнәр ияләре генә түгел, әдәбият, тел, мәдәният мәйданында хезмәт итүчеләр арасында да Ана телен бозып сөйләшү, язу кебек күңелсез күренешләр арта бара. Зинһар, бу сүземне матур сөйләүче, гүзәл тел белән язучылар үз хисапларына алмасын!

 

Көн кебек ачык булгач, Ана телен сафландыру эшен ничек җайга салырга була соң? Кызганыч, “Әйтсәң сүз...” мәйданында тел белгечләре аз катнаша, алга таба алар активлыкны үз каләмнәренә алырлар, дип өметләнәм. Ваклыкка кермичә, ызгышка күчмичә, саллы, мәгънәле, олы сөйләшү булырга тиеш Ана телебез турында.

 

Мин инде үз максатыма ирештем шикелле, шуңа күрә, мәктүпләремне  туктатам, бәхәсне башкалар күтәрер, алар хакыйкатькә ирешер, дип хыялланам. Һәм язмаларымны дөрес тәнкыйтьләгән, фикерләремне хуплаган кешеләрнең барысына да күптин күп, чуктин чук рәхмәтләр әйтәм. Ләкин гәзит битләрендә генә бәхәс куптарып (чебен дулап тәрәзә вата алмый), Ана телебезнең хәлен тамырыннан хәл итеп булмас шикелле. Ана телен дәүләт теле буларак чынлыклап тормышка ашырмасак, тел мохите тудырмасак, телебезнең хәлкәйләре бик тә мөшкел булачак! Башка мөстәкыйль милләтләр Ана телләренә шулай – дәүләт, хөкүмәт югарылыгыннан карап эш йөртәләр. Онытылган сүзләрне кире кайтаралар, терелтәләр, чит телләрдән кергән сүзләр урынына үз телләре нигезендә сүзләр уйлап табалар яки чит телдән кергән сүзне Ана теле тәгермәнендә тарталар, яңгырашы белән үз итәләр. Шулай итеп, алар үз телләрен сафландыра, баета баралар, моңа мисаллар күп: Финләндия, Франция, Төркия, Казагыстан...

 

Юкса, тәэсир урынына тәйсир, тәэмин урынына тәймин, мәэмай урынына мәймай дип сөйләшү ныгый барачак.

 

Йә, хуш! Ана телен үз һөнәре итеп сайлаган шәхесләргә уңышлар телим! Бигайбә, дуслар!

 

2010, 28 май. 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»