|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.11.2019 Фаҗига
Тагын фаҗига: өч бала боз астына киткәнНуриман районының Байгилде авылында балаларның “Кече күл”дә йөрүе фаҗига белән тәмамланган. Өч сабыйны күршеләре бик соң күреп ала: алар өчесе дә боз астына төшеп китә. Йөгереп килгән әтиләре өч һәм биш яшьлек малайларны тартып чыгарырга өлгерә. Алар икесе дә дәваханәгә озатыла. Кызганычка каршы, җиде яшьлек баланы коткарып кала алмыйлар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, урында полиция хезмәткәрләре, медиклар һәм психолог эшли.
Халыкта, көзге бозга ышанма, диләр. Әти-әниләр балаларга елга-күл буенда йөрүнең куркыныч булуын, көзге бозның ышанычлы булмавын аңлатсын иде, дип яза Кызыл таң.
Фото: Башинформ
--- |
Иң күп укылган
|