поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.11.2019 Җәмгыять

”Сызланулар аша яктылыкка”

19 октябрьдә Самараның Өлкә универсаль фәнни китапханәсендә “Шәhәр” театры, китап укырга яратучыларны яшь талантлы авторларның иҗаты белән таныштыру ниятеннән, “Яхшы китап укыйбыз” дип аталган кичә оештырды. Милләттәшебез Альбина ГОМӘРОВАның “Дамдых” дип аталган яңа китабы игътибар үзәгендә булды.

Альбина - Казан кызы. 2005 елда Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, ул Казан дәүләт hәм Мәскәү өлкәсенең яшь тамашачы театрларында эшләгән. 2012 елда Максим Горький исемендәге Әдәбият институтын hәм Сергей Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институтын (ВГИК) тәмамлаган. Шул ук елны яшь язучылар форумында катнаша hәм Мәскәү Язучылар берлеге әгъзасы булып китә. Хәзерге вакытта Альбина Мәскәү балалар курчак театрында әдәбият hәм драматургия бүлеге мөдире булып эшли.
 
Яшь булуына карамастан, аның әсәрләре төрле әдәби бәйгеләрдә катнашып, аерым стипендияләр алган, төрле номинацияләрдә җиңүгә ирешергә өлгергән, ике пьесасы сәхнәләштерелгән.
 
“Дамдых” җыентыгына кергән әсәрләр хатын-кызлар тормышы турында - ярату, шатлык, нәфрәт, җәфа чигү, ялгышлык хисләре укучыны ахыргача ычкындырмый. Кичә барышында Самараның «Шәhәр» театры артисты Борис Трейбич һәм автор башкаруында әлеге китаптан якты һәм дулкынландыргыч өзекләр яңгырады. Әсәрләрдә төп игътибар геройларның эчке халәтенә, күңел кичерешләренә, хис-тойгыларына бирелә.
 
«Хатын-кыз күбрәк хисләр белән яши, ә ир-ат уйлап эш итә. Ир-ат - баш, хатын-кыз - муен. Хатын-кызларның әһәмияте дөньяда бик мөhим, әмма алар төп урынны алып тормый, чөнки әйдәп баручы - ир-атлар. Шулай булган, бар һәм булыр, дип ышанам. Мин хатын-кызлар идарә иткән дөньяда яшәргә теләмәс идем, - ди Альбина Гомәрова. - Иҗатымда үлем һәм моңсулык булуга карамастан, минем әсәрләрем бик якты. Алар үлем турында түгел, ә тормыш турында. Хикәя hәм повестьларымда геройларымны элек өметсезлеккә, яшәешнең мәгънәсе югалган хәлгә чумырам, ә аннан соң аның эчке дөньясын тикшерергә тырышам, кеше күңеленең чиксез мөмкинлекләрен сызланулар, күз яшьләре аша ачарга омтылам һәм әсәремнең ахырында героемны яктылыкка, бәхеткә, ирек хисенә алып барам», - ди яшь талант.
 
Кемнәр соң алар, Альбина Гомәрованың лирик геройлары? Тыйнак, назлы, мөлаем, көчле рухлы, дияр идем. “Минем төп геройларым күбесенчә хатын-кызлар, чөнки алар күңелен мин яхшы аңлыйм, шуңа күрә бу турыда язуы миңа җиңел. Ә ир-атлар турында язарга куркам, миңа алар дөньясы таныш түгел, шуңа төгәлсезлекләр күп булыр, дип уйлыйм”, - ди Альбина. Аның хикәяләренең һәм повестьларының геройлары идеаль түгел, ләкин аларда ниндидер чисталык һәм ихласлык бар. Аларга карап, күп нәрсәгә өйрәнергә була. Альбина Гомәрованың әсәрләрен укыгач, күңелдә “янәшәмдә шундый дус кыз яки сеңлем булсын иде”, дигән уй туа.
 
Альбина киләчәктә драматург буларак танылырга теләвен әйтте. «Ул вакытта яңа текстлар язу өчен күбрәк вакыт калыр иде. Кем белә, пьесалар әйбәт кенә килеп чыкса, аларны сәхнәләштерүче режиссерлар табылса, бәлки, Идел буенда бәләкәй генә бакча сатып алыр идем... Мин Иделне шундый яратам, ул мине рухландыра», - ди язучы.
 
Альбина авылны, табигатьне, елга-суларны бик яратучы чын татар хатын-кызы. Ул тыйнак та, батыр да, тугры да, тырыш та. Аның әсәрләре күбесенчә авыл халкы, авыл тормышы турында. Автор табигатьне, авыл көнкүрешен бик оста итеп тасвирлый. Альбинаның әсәрләрен укыганда һәрбер кар бөртегенең матурлыгын, һәрбер чәчәкнең төсен күрәсең, кызарып пешкән алмаларның исен тоясың сыман.
 
Тиздән Альбина Гомәрованың яңа китабы дөнья күрәчәк. Бу җыентыкка кергән хикәяләр аның бакый дөньяга бик иртә күчкән, яраткан әтисенә багышланган. “Мин әтиемне бик сагынам hәм юксынам”, - дип моңсулана Альбина. - Шуның өчен дә бу ки-табымның басылуын мин аеруча дулкынланып көтәм”.
 
Талантлы яшь язучы, драматург, сценарист Альбина Гомәрованың иҗаты белән танышып өлгергән китап сөючеләр дә аның яңа китапларын түземсезлек белән көтәдер, дип уйлыйм.
 
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 03.11.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»