|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.11.2019 Мәдәният
“Яңа татар җыры” конкурсы дәвам итәВаһапов фестивале старт биргән “Яңа татар җыры” конкурсы дәвам итә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә үткәрелүче конкурсның максаты – бүгенге татар җыр сәнгатен яңа сыйфатлы әсәрләр белән баету. Яңалыкка омтылу белән берәттән, конкурс татар җырының милли традицияләрен, милли нигезен, халыкчан моңын саклап калуны бурыч итеп куя. Конкурсантларның яше чикләнмәгән. “Балалар җыры” дигән махсус номинация дә бар. Яңа җырлар 15 нче июльгә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне игълан итү һәм гала-концерт 2020 елның 15 нче ноябрендә үткәрелер, дип көтелә. Сүз уңаеннан: беренче урынга лаек булган җырга премиянең күләме – 200 мең сум. Конкурс шартлары белән тулырак Ваһапов фестиваленең ВКонтакте челтәрендәге рәсми төркемендә танышырга мөмкин: vk.com/vagapovfest.
--- |
Иң күп укылган
|