поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.11.2019 Мәдәният

«Сәйлән» проектының беренче гала-концерты узды

31 октябрь көнне татар халык җырларын, шулай ук классик, эстрада җырларын популярлаштыруны, сәләтле балаларга иҗади үсеш мөмкинлеге булдыруны максат итеп куйган «Сәйлән» балалар телевизион җыр фестиваленең гала-концерты узды. Татар дәүләт «Әкият» курчак театры моң дөньясына әйләнде.

«Сәйлән» проектының максаты: татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлау; алар өчен иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру. Конкурска 6-15 яшьлек балалардан 1000гә якын гариза кабул ителде. Шулар арасыннан «ШАЯН ТВ»ның жюри әгъзалары 30 катнашучыны чираттагы этапка сайлап алды. Бер ай дәвамында «ШАЯН ТВ» каналы сайтында тамашачылар да үзләренә ошаган катнашучыларга тавыш бирде. Нәтиҗәдә, ярымфиналга - 16, ә финалга – 8 бала узды. Катнашучылар үз осталыкларын төрле жанрдагы җырлар башкарып күрсәтте. Дәртле һәм матур чыгышларны һәр якшәмбе «ШАЯН ТВ» каналында карый аласыз!
 
Конкурста катнашучылар өчен төрле остаханәләр уздырырылды. Алар вокал, актерлык осталыгы, сәхнәдә үз-үзеңне тоту буенча мастер-классларда катнашты, стилистлар белән очрашты. Проектның оештыручылары балаларга Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов белән иҗади очрашу уздырды.
 
Җюри әгъзаләре арасында Татар эстрадасының артистлары - Зәйнәп Фархетдинова, Элмира Калимуллина, Ришат Тухватуллин, Айдар Сулейманов, Артур Исламов һәм башкалар.
 
Гала-концертның мөхтәрәм кунаклары, «ШАЯН ТВ» каналының Иҗтимагый Советы әгъзаләре. Катнашучылар татар эстрадасының танылган җырчылары белән бергә матур чыгышлар бүләк итәчәк. Конкурс җиңүчеләре диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.
 
Бу проект яшь йолдызларга тагын да яктырак балкырга, гомумән, татар халкының моңлы киләчәген үстерергә ярдәм итә.
 
“Сәйлән” музыкаль проектын «ШАЯН ТВ» каналында һәр якшәмбе сәг.12.00, кабатлау 18.00 карый аласыз! “Сәйлән” җыр фестиваленең нәтиҗәләрен тамашачылар 12 ноябрь “ШАЯН ТВ” каналының Туган көнендә карый алалар.
 
Кыскача мәгълүмәт “ШАЯН ТВ” каналы турында:
 
2018 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән «ШАЯН ТВ» телеканалы тәүге тапкыр эфирга чыкты. Шул ук көнне тапшыруларны онлайн-режимда карау мөмкинлеген тәэмин итүче shayantv.ru сайты эшли башлады. Сайт аша «ШАЯН ТВ» каналын Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә карарга мөмкин.
 
Телеканал заман белән бергә атлый. Бүгенге көндә «ШАЯН ТВ» тапшыруларын «Таттелеком», МТС, Дом.ру, Уфанет, “Ростелеком”, “Дом.ру”,цифрлы эфир мультиплексы, “Триколор”, “НТВ+” спутник челтәрләре, shayantv.ru сайты һәм YouTube аша карап була. “ШАЯН ТВ” каналын 30 млн артык кеше карый.
 
Татарстан Республикасы Президенты «ШАЯН ТВ» балалар телеканалының туган телебезне, мәдәниятебезне һәм мәгарифебезне саклап калуда әһәмияте зур дип саный. «ШАЯН ТВ» каналының төп максаты – татар телендә белем һәм тәрбия бирүче бердәм мәйдан булдыру; мультфильмнар, фәнни-популяр фильмнар, фикерләүне үстерергә ярдәм итүче тапшырулар аша балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.
 
«ШАЯН ТВ» 0 яшьтән алып 15 яшькәчә балалар өчен каралган. Хәзерге вакытта каналда 20 дән артык танып-белүне, белем бирүне һәм фикерләүне үстерергә ярдәм итүче оригиналь программалар эфирга чыга. Алар арасында – “Шаян дәрес”, “Шаян тарих”, “Шаян география”, “Шаян тәм-том” һәм татар халык җырларын балаларга өйрәтүне күздә тоткан “Сәйлән” фестивале бар.
 
«ШАЯН ТВ»ның дубляж студиясе каналның контентын киңәйтүгә зур өлеш кертә. Бүгенге көндә татар теленә иң яхшы мультипликацион фильмнар, халыкара дәрәҗәдәге фәнни-популяр, документаль һәм әдәби жанрдагы тапшырулар тәрҗемә ителгән.
 
Shayantv.ru сайты - татар, рус, инглиз телләрендә эшли. Сайтны https://shayantv.ru/ сылтамасы аша табарга була. Өйдә, юлда - «ШАЯН ТВ» һәркайда. Чөнки сайт теләсә кайсы смартфон өчен җайлаштырылган. Бер төймәгә басу белән «ШАЯН ТВ»ның социаль челтәрләрдәге рәсми битен күзәтергә мөмкин. Шулай ук ШАЯН ТВ ның мобиль кушымтасы аша Google Play и App Store карап була.
 
Соңгы ай мәгълүматлары буенча сайтка тәүлегенә уртача 6000 уникаль кулланучы керде.
 
«ШАЯН ТВ» «Карусель» телеканалы үткәргән “Главные герои - 2019 милли балалар премиясе бәйгесендә “Ел ачышы” номинациясенә җиңүче дип табылды. Бу – безнең уртак җиңү! Тамашачылар никадәр яратып караса, без шулкадәр тырышып эшлибез! Безнең геройлар да Шаян, Биби, Маэмай, Мияу сезнең иң якын дусларыгызга әйләнер, дип ышанабыз.
 
“ШАЯН ТВ” КАРА БУЛЫРСЫҢ ШӘП БАЛА!
 

---
Шаян
№ --- | 01.11.2019
Шаян печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»