|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.11.2019 Мәдәният
«Марсель Салимҗанов театры» күргәзмәсен ачу тантанасы2019 елның 1 ноябрендә 15.00 сәгатьтә А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин музеенда (Татарстан Республикасы Милли музее филиалы) «Марсель Салимҗанов театры» күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Проект татар сәхнәсенең иң зур осталарының берсе, милли театр тарихының яңа этабына (“режиссер театры”) нигез салучы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, “Алтын битлек” иясе Марсель Хәким улы Сәлимҗановның 85 еллыгына багышлана. Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музее, Г. Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры хезмәттәшлеге кысаларында, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге ТӘСИ катнашында Россия Театр елында оештырыла.
Күргәзмәдә беренче тапкыр киләчәк буыннар өчен М.Х. Сәлимҗанов гаиләсендә сакланган уникаль материаллар урын алачак. Фотосурәтләр, декорация эскизлары, документлар, афишалар, спектакльләргә костюмнар (1960 нчы еллар башыннан алып 2002 елларга кадәр), шулай ук останың мемориаль әйберләре — аның гомер юлының һәм иҗатының иң якты мизгелләрен ретроспектив яктыртачаклар.
Марсель Хәким улын, 1966 елда, театр тамашачысын югалткан, репертуары нигездә “стилистикасын МХАТ мәктәбе принципларында тәрбияләнгән режиссерлар салган совет эпохасының “югары стиль”енә нигезләнгән” көндәлек спектакльләр генә тәшкил иткән катлаулы чорда театрның баш режиссеры итеп билгелиләр. Яшь постановщик үзенең иҗат юлын репетруарны һәм сценографияне яңартудан башлый. Килү белән сәнгатьле аңлату чаралары байый, сәхнә мәдәниятының зур үсеше күзәтелә. Аның беренче спектакльләрендәге “театрда театр” эзләүләре акрынлап ачык күренгән уен элементлары, визуальлек, тамашасы һәм экспрессивлыгы булган Сәлимҗанов стиленә әверелә. Ул әсәрне аңлатуда барлык компонентларны (рәссам, драматург, актер) бердәм режиссер күзаллавына буйсындырып спектакльләр куюуның иске алымнарын тамырдан үзгәртә.
Күргәзмә 2019 елның 24 ноябренә кадәр эшләячәк. Күргәзмәгә керү музей билетлары буенча, 1.11.2019 елда 15.00 сәгатьтә узачак ачылу тантанасына керү ирекле.
--- |
Иң күп укылган
|