поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.11.2019 Җәмгыять

Ир-ат булгач, түзәсеме? Рамил Шәмсетдиновның Татарстан булу-булмавы ачыкланган

Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш кызган мәлдә, армия сафларыннан авыр хәбәр килеп иреште. 25 октябрь кичендә Байкал аръягында урнашкан хәрби частьта хезмәт итүче егет хезмәттәшләренә автоматтан ут ача. Сигез кешенең, шул исәптән ике офицерның гомере өзелә. Тагын ике кеше төрле җәрәхәтләр алган. Бу вакыйга солдатка барасы егетләргә, аларның әти-әниләренә ничек тәэсир иткән? Мондый хәлләр кабатланмасын өчен ни эшләргә җыеналар?

“Үкенмим!”
 
Төмән өлкәсендә туып үскән татар егете Рамил Шәмсетдинов кечкенәдән солдат булу турында хыяллана, хәрби училищега керергә җыена. Яше җитеп, солдат киеме кигәннән соң берничә ай үткәч, рядовой Шәмсетдинов кулына мылтык алып, хезмәттәшләренә ут ачарга мәҗбүр. Сәбәпләре…
 
Байкал аръягындагы хәрби частьта килеп чыккан вазгыятьне Оборона министрлыгы комиссиясе тикшерергә алынды. РБК хәбәр итүенчә, комиссия вәкилләре җинаятьнең төп сәбәбен рядовой белән офицер арасында аңлашылмаучанлыкка бәйли. Физик көчләү турындагы фаразлар расланмаган. Егетнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов фикеренчә, комиссия “бабайлык” күренешен яшереп калырга тели. “Минемчә, алар гаепне ике араданы низаг яки аның (Рамилнең) үз акылында булмавына сылтап калдырырга тели”, – дигән ул. Сәлим Шәмсетдинов бу хәлләр турында интернеттан гына укып белгән, аңа частьтан шалтырату булмаган. Барлык нечкәлекләрне адвокат хәбәр иткән. Хәзер гаилә башлыгы тагын бер адвокатка мөрәҗәгать итәргә тели. Әмма моның өчен акча кирәк. Рамил Шәмсетдиновны яклаучылар аны иреккә чыгару буенча петиция әзерләде, әтисенә ярдәм итү өчен акча җыя башлады. Гаепләнүче исә бу гамәле өчен үкенмим дип белдергән.
 
Интернет киңлекләрендә, Рамил Шәмсетдинов – Татарстаннан чакырылган солдат, дигән хәбәр дә таралды. Имеш, аны хәрби бурычын үтәргә Норлаттан алып киткәннәр. Татарстан хәрби комиссариатыннан хәбәр итүләренчә, бу хәбәрләр дөрес түгел. “Без, гомумән, ул частька кеше җибәрмибез”, – диде комиссариаттагы чыганак. Фамилия аркасында буталчыклык килеп чыгарга мөмкин икән.

“Иң мөһиме – тамагы тук”
 
Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин Татарстанда 2019 елның октябрь –декабрь айларында хәрби хезмәткә чакыру комиссияләренә 18 мең кеше чакырыла, дип хәбәр иткән иде. 3500гә якын кеше солдат итеген киячәк, калганнарына армиядә хезмәт итүдән азат ителергә яки чакырылу вакытын кичектереп торырга мөмкинлек биреләчәк. Сергей Погодин шулай ук армиягә баручы 18 яшьлекләрнең саны кими, яше 20дән узганнарның саны арта бара дип тә әйткән иде. Аның сүзләренчә, солдат хезмәтеннән качып калучылар саны да елдан-ел кими.
 
Саннар матур, илне сакларлык никадәр егет бар икән бит! Әмма мондый вакыйгалар булып ятканда егетләр солдатка нинди күңел белән китә? Алардан бигрәк ата-анасы пошамаганга калмагае. Төнлә уятып, тәмәке таптыру, кыйнау, бәдрәф, идән юарга мәҗбүр итү, урлашу – бу армиядәге “өлкәннәр” кулланган “тәрбия” чараларының берничәсе генә әле. “Инстаграм” социаль челтәрендә Байкал аръягындагы хәлләрне күзәтеп баручылар “минем балаларым армиягә бармаячак” дип язарга өлгерде инде.
 
Кукмара районындагы Туембаш авылыннан Гөлнара Гыйльметдинованың 12 ноябрьдә улы Инсаф армия сафларыннан кайтачак. Егет Мәскәү өлкәсендә солдат хезмәтен үти.
 
– Улымның солдатка китү теләге бик көчле иде. Шуңа да аны җибәрү авыр да булмады кебек. Икенче яктан карасаң, без аңа борчылуыбызны сиздермәскә дә тырыштык. Аңа да авыр булмасын, дидек. Улым хезмәт итүенә үкенми, без дә аның белән горурланабыз, – ди ул.
 
Гөлнара ханым сөйләвенчә, Инсафка хезмәт урынында бик яхшы иптәшләр эләккән. Шуңа да солдат егеттән ата-анасына бернинди зарлану да килмәгән. “Аллаһка шөкер, тамагы туя иде баламның, яхшы ашаталар. Атнасына ике тапкыр пилмән дә бирәләр, ди. Баласының тамагы тук булгач, ата-анага моннан да яхшысы юк инде! Шимбә-якшәмбе көннәрендә телефоннан аралашып торабыз”, – ди Гөлнара Гыйльметдинова. Ул сәламәт булган барлык ир-егетләр дә солдат хезмәтен узарга тиеш, дигән фикердә. “Иң мөһиме – балалар тәүфыйкларын, тәртипләрен югалтмыйча, көткән җирләренә әйләнеп кайтсыннар”, – ди ул.
 
2009–2010 елларда Йошкар-Ола шәһәрендә солдат булып хезмәт иткән әңгәмәдәшебез Р. хәрби хезмәт егеткә әллә ни бирми дигән фикерен җиткерде. Аныңча, яшь егетләр анда барып психик яктан бозылып кына кайта.
–  “Хезмәт итмим” дип кырт кисү булмады инде анысы. Бабай да солдат булган, әти дә, дигәндәй, качып калу турында уйламадым да. Армиядән күпне көтәсең бит: хәрби әзерлек, чыныгу. Ә нәтиҗәдә… Офицерлар составы да бөтен җирдә дә без күзаллаганча түгел. Кайберләренең физик, хәрби әзерлеге дә юк хәтта, аларга карап, офицер дип тә әйтеп булмый. Хезмәт итеп кайткач, әтигә: “Армиянең ни икәнен әйткән булсаң, гомердә дә бармас идем”, – дигәнем истә. Хәзер армиядән калган егетләрне дә артык гаепләмим. Армия – бөтен нәрсәдән дә тыелу дигән сүз ул, –  ди Р.
 
“Бабайлык” барлыгын да яшерми әңгәмәдәшебез. Тәрәзәдән сикерергә, хезмәт урыныннан качарга теләүчеләр дә булмаган түгел. Кайчак “бәрелешләр” иртәдән үк башланган. “Бабайлык” күренеше электән үк бар инде ул. Без армиягә килеп, өч көн узгач, Дагыстан егетләре белән сугыштык. “Бабайлык” армиядәге составка да карый. Без – яңа килгәннәр – көчлерәк, активрак, “бабайларыбыз” сүлпәнрәк, арыганрак иде. Алар хезмәтен тәмамлап, кайтып киткәч, безгә авыррак та булды әле, чөнки үзара аңлашылмаучанлык күбрәк яңа килгәннәр арасында булды. Кыскача әйткәндә, син тәүлекнең теләсә кайсы вакытында үзеңне якларга әзер булырга тиешсең. Психологик басым көчле булып, аңа түзә алмаганнар “бабайлык” дигәнгә тиз бирешә”, – дип сөйләде Р.

Эчендәгесен кем белгән?
 
Яңадан Рамил Шәмсетдинов вакыйгасына әйләнеп кайтыйк. Бу уңайдан белгечләр нинди фикердә? Психолог Чулпан Нигъмәтҗанова солдатка бәйле хәлне болайрак аңлата.
 
– Егетне кулына мылтык алырга үз кагыйдәләре һәм бурычлары булган мохиткә килеп эләккәннән соң алган психологик травма этәрүе ихтимал. Кеше тотрыксыз шәхес тибына карый икән, мохит аңа бик тиз тәэсир итәчәк. Бергә хезмәт иткән иптәшләре арасындагы киеренкелек көчле стресска китерүнең сәбәбе була ала. Рамилнең хезмәттәшләрен атып үтерүе – әлегә кадәр күңелен тырнап торган борчулардан котылырга омтылышы, – дип аңлата ул.
 
Чулпан әйтүенчә, егет белән шәхсән күрешеп аралашып, аның балачагы һәм тормышын ныклап өйрәнгәннән соң гына бүтән нәтиҗәләргә килергә мөмкин. Вазгыятьне аңлау өчен бу куркыныч хәл килеп чыкканчы бер көн һәм бер ай алдан Шәмсетдинов белән ниләр булганын, аның характерын, тормышка карашын, атыш алдыннан рухи халәтен белү мөһим. “Әлеге егетне тыштан тыныч тоелган кешеләр рәтенә кертергә була. Ә асылда андыйларның күңелендә – чын хисләр ташкыны. Алар барлык хис-кичерешләрне, күп очракта негативларын, үзләренә җыя һәм бер мәлдә “шартлый”, – дип саный психолог.
 
Оборона министрлыгы мәгълүматларына караганда, июль аенда армия хезмәтенә чакырылган 20 яшьлек рядовой Шәмсетдиновны “психик яктан тотрыклы һәм кораллы хезмәткә яраклы” дип табалар. Чакырылыш комиссиясен узганда, егетне нерв-психик тотрыклылык буенча 2 төркемгә билгелиләр. Ягъни мондый кеше куркыныч һәм авыр ситуациядә озак вакыт торса һәм аңа психолог ярдәме күрсәтелмәгән очракта гына чыгырыннан чыгарга мөмкин.
 
Россиянең “Солдат аналары комитеты” иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Андрей Курочкин, “бабайлык” югалмады, бу хакта сөйләү генә тыелды, дигән фикердә. Мондый шәрехләмәне ул оешманың рәсми сайтында бирә.
 
– “Бабайлык”ны җиңү һәм “бабайлык” турында мәгълүматны яшереп калу – икесе ике төрле нәрсә ул. Системалы “бабайлык” беркая да китмәде, ул үзгәрде генә. Элек армиягә яңа чакырылганнарны “искеләре” мәсхәрәли иде. Хәзер исә моның белән кече офицерлар составы шөгыльләнә. Солдат яки бер төркем солдатларга карата мыскыллаулар күзәтелә. Болар күп очракта үз-үзеңә кул салу яисә хезмәт урыныннан качып китү белән тәмамлана. Кайчак солдатлар үтерүгә кадәр барып җитә. Ни өчен шулай? Солдатларның башка чарасы юк. Командирлар мыскыллауларга күз йома яки мәсхәрәләүдә үзләре үк катнаша. Хәрби прокуратура һәм хәрби тикшерүчеләрнең реакциясе юк, яки алар белән элемтәгә кереп булмый. Ни өчен мыскыллауга түзәргә? Моңа каршы көрәшергә, “кайнар линия”гә шалтыратырга, хәрби-тикшерү органнарына чыгарга. “Ир-ат булсаң, түз” – бу дөрес позиция түгел. Ир-ат исемен зона кануннарын керткән һәм садист хәрби хезмәттәшләрне “сатмаска” өндәгән кешеләр йөртә аламы? – дип язган ул.
 
САН
 
2018 елда хәрби прокуратура, армиядә кыйнашу, хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын бозу очраклары узган ел белән чагыштырганда 18 процентка кимеде, дип белдерде. Уставта язылган үзара мөнәсәбәтләргә бәйле кагыйдәләрне бозу күренешләре дә 11 процентка кимегән. Моннан 329 кеше зыян күргән.
 
ФИКЕР
Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская:
 
– Мин ел саен унлап хәрби частьта булам. Анда солдатлар белән очрашабыз, хәлләрен сорашабыз, көнкүреш шартлары белән танышабыз. Хәрби прокурорлар белән сөйләшәбез. Армиядә хокук бозу очраклары буенча мөрәҗәгатьләр кабул иткән бар, әти-әниләр шалтырата. Күп очракта бу сораулар солдатның сәламәтлегенә бәйле була. Чөнки комиссия узганда баланың теге яки бу авыруы турында әйтми калалар да, армиягә алынгач проблемалар башлана. Ул йә климат шартларына, йә физик күнегүләрне күтәрә алмауга бәйле. Ата-аналар “балабызны госпитальгә салсыннар әле” дип шалтырата. Мондый очракларда хәрби комиссариат та ярдәм итә. Күп очракта булачак солдатларны өстәмә тикшеренүгә җибәрәләр, ә ата-аналар моны дөрес аңламый. Шуңа күрә, фаҗигале очраклардан саклану өчен, өстәмә тикшеренүдән качмаска кирәк.
 
СҮЗ УҢАЕННАН
Рамил очрагы бөтен армиягә бердәнбер түгел. “Наш город” порталы соңгы берничә ел эчендә армиядәге хәлләрнең фаҗигагә кадәр барып җиткән очракларын туплаган. Мисал өчен, Президент полкында хезмәт итүче Александр Фокин, сержантының җәберләвеннән соң, бәдрәфтә үз-үзенә кул сала: веналарын кисә. 2015 елның 8 апрелендә Әстерхан өлкәсендәге бер хәрби частьтагы вакыйга исә “бабайлык” аркасында фаҗигагә китерә. Рядовойлар Рамил Килсенбаев һәм Александр Распутняк нарядта була. Кизү торган вакытта егетләрнең икенчесе беренчесен төрле эшләр башкарырга мәҗбүр итә, сүз белән мыскыллый. Шулардан соң Килсенбаев үзенең иптәшен үтерә, аны җиде елга төрмәгә утырталар. 2012 елның Яңа ел төнендә Новосибирск өлкәсендә кече сержант үзенең хезмәттәшен балта белән чабып үтерә. Сәбәбе – солдат үзен бәйрәмдә начар тота. Сержантны 8 елга ирегеннән мәхрүм итәләр.
Фото: Лайф

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.11.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»