поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
31.10.2019 Шоу-бизнес

Римма Никитина Илфак Шиһапов турында серен чиште

«Эчемдәге – тышымда минем. Башта әйтәм, аннары гына уйлыйм. Аның каравы, мин – эчкерсез», – ди Римма Никитина үзе хакында. Бу дөрестән дә шулай. Ул комплексларсыз, күзгә туры карап сөйләшә һәм бар нәрсәгә дә реаль карый. Әмма һәр хатын-кыз кебек, аның да хыяллары, үз «тараканнары» бар.

Ул – игезәк сыңары. Тимофей 3 килограммнан артык булып туса, Римма 1,8 кило була. Аны үлә, яшәми бу бала, дип тә әйтәләр. Өйдә Римманы кулга алыр­га да куркалар. Әмма тормышны яратуы, үҗәтлеге аны исән калдыра. Хәзер дә бу сыйфатлары Риммага тормыш алып барырга ярдәм итә.

Илфак Шиһапов мәктәбе
 
Римма Никитина ун елга якын Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшли. Шунда тәҗрибә туплый.
– Бу темага бик сөйләшәсем килми. Без Илсөя апа белән инде бер еллап аралашмыйбыз. Әлеге тема минем өчен ябык. Аның төркеменнән киткәнемә үкенмим. Үз теләгем белән китмәдем, – ди Римма.
 
 Шулай булуга да карамастан, ул Илфак Шиһаповка бик зур рәхмәтләр укый.
 
– Миңа бик зур тәҗрибәне Илфак абый бирде. Ул икенче әтием иде. Илфак абый әйткән сүзләрнең һәрберсе туры килеп бара. Мин алар белән эшли башлаганда, Илсөя апа да танылган түгел иде. 15-20 кешегә концерт куйган вакытлары да булды. Илфак абый гел, Илсөя, син күтәреләчәксең әле, быел шуның кадәр халык, икенче елга күбрәк була, дия иде. Илсөя апаның кайчагында: «Әйдә, туктыйбыз, безнең җырлар берәүгә дә кирәк түгел», – дигән чаклары да булды. Тик Илфак абый бик акыллы продюсер, грамоталы кеше иде. Аның кебек кешелек­леләр хәзер бик сирәк.
Римманың әтисе вафат булуына инде 9 ел. Әти белән кыз бик якын дуслар була. Римма барлык серләрен дә әнисенә түгел, нәкъ менә әтисенә сөйләгән. Мондый бәйлелекнең өзелүе Римманы депрессия­гә кертә. Нәкъ шул вакытта Илфак Шиһапов аңа ярдәм кулы суза.
 
17 яшендә Римма «солянка» концертларында чыгыш ясый башлый. Шул чагында аны Илфак әфәнде күреп кала да инде. Очраклы гына очрашу Римманың тормышын тулысынча үзгәртә диярлек.
 
– Ноябрь айлары булгандыр. Илфак абый минем телефонны алып калды. Февраль айларында ул миңа шалтыратты. Алар белән бер концертка бардым һәм нәтиҗәдә, 10 елга алар төркемендә калдым. Илсөя апаның уң кулы идем. Киендерү-­чишендерү, грим минем өстә булды. Нариманны үстерергә дә ярдәм иттем. Алар икенче гаиләм кебек иде, – дип искә ала ул вакытларны Римма Никитина.
 
Илсөя Бәдретдинова сәхнәгә чыгарга ярдәм иткән дигән сүзләр дә дөреслеккә туры килми, ди җырчы кыз.
– Эшсез калганнан соң, «Айфара» белән эшли башладым. Аларның аппаратурасы бар иде. Үзем администратор булып йөреп, 13 концерт билгеләдем. Нәтиҗәдә, алар ике концертта чыгыш ясады да, Балтачта концерт көнне Алмаз («Айфара» төркеме солисты Алмаз Шәрифуллин. – Л.Л.): «Синең белән эшләмим, концертка бармыйм. Миңа тулы зал кирәк», – диде. Мин Балтачка шалтыраттым, андагы билет сатучы апа: «Зинһар, концертыгызны күчермәгез. Сезгә кадәр булган «солянка»­га билет алмыйча, халык сезгә алды», – дигәч, бардык. Беренче җырны җырладым да, кемнәр «Айфара»га билет алган, чыгып китә аласыз. «Тулы зал булмаганга килмим», – дип әйтергә кушты дидем. Шулай эшли башладым да, – ди Римма, ­шәхси концертларын эшли башлавын искә төшереп.
 
Булмый синнән дисәләр дә, Чаллыда ул хәтта 600 кешелек зал тутыра. Бөтен җирдә дә акча эшли алмаса да, кайчагында «минуска» китсә дә, барыбер үзенекен итә: ел дәвамында концертлар куя, тамашачы җыя, исемен таныта. Концертларына күбрәк яшьләр йөргәнен аңлаганнан соң, ул клубларда концерт бирә башлый. Хәзер исә ди-джей белән генә чыгыш ясауны өстенрәк күрә Римма. Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен дә чыгыш ясый.
 
– Татарстанда халыкның сайлау мөмкинлеге бар, чөнки артистлар һәм концертлар күп. Екатеринбург якларына чыгасың, анда бөтенләй башка төрле тамашачы. Ике тапкыр Камчаткада концерт бирдем. Анда сине Мадоннаны каршы алган кебек каршылыйлар, – ди җырчы. Тик Әтнәдә үзенең 17 кешегә концерт куйганын да онытмый.

«Мине банкетлар күтәрде»
 
 Ул үзен банкетларда җырлап танылу алдым, дип саный. Җырчы кеше банкетта чыгыш ясарга тиеш түгел дигән сүзне дә кабул итми.
– Банкетта кеше сине истә калдыра. Мөнир Рахмаев белән дә банкетларда еш очрашабыз. Ул да, банкетлар аша танылу алдым, ди. Әгәр опера җырчысы булсам, концертларда гына чыгыш ясар идем. Үземнең банкетта һәм дискотекаларда чыгыш ясый торган җырчы булуымны яшермим. Моның начарлыгын күрмим.
 
...Кияүгә чыгып, бала тапканнан соң, Римма сәхнәдән китәм, ди. «Чакырганда, бер-ике җыр гына җыр­лап китәрмен бәлки. Әмма үземне тулысынча гаиләмә багышлыйсым килә», – дип, планнары хакында сөйләде җырчы. Гаилә, тәрбия турында фикерләре белән дә бүлеште.
– Баланың балачагы булырга, ул бакчага йөрергә тиеш. Әмма иремнең нинди кеше булуы әлегә билгесез бит. Бәлки ул да иҗат кешесе булыр да, баланы үзең белән йөртергә туры килер... Белеп булмый. Тик иҗат кешесе белән яшәргә теләмәс идем, – ди Римма.
 
Бәлки хәтерләүчеләр дә бардыр, җәй азагында, Римма Никитина кияүгә чыга, дигән сүз таралды. Туйга әзерләнә икән, дип тә сөйләделәр. Бу сүзләрнең дөреслеккә туры килү-килмәвенә ачыклык кертергә булдым. Чөнки җырчының атсыз бармагында балдак күренми әле.
– Мәскәүгә еш йөрим. Анда үз эшемне ачтым. Егетем дә Мәскәүнеке. Әлегә ике шәһәргә йөреп торабыз. Ул да Казанга килә, мин дә барам.
 Егете – милләте буенча рус. Кыз­ның әнисе моңа ничек карый икән дип сорашам.
 
– Әти – керәшен, әнием – татар. Чиркәүгә дә керә алам, мәчеткә дә. Безнең гаиләдә андый каршылык­лар юк. Өйдә дә бер якта – икона, икенче якта Коръән тора. Әни Пасханы да, Корбан бәйрәмнәрен дә билгеләп уза. Син минем керәшен егетенә чыгуымны телисеңдер инде дип, әтидән элек сорый идем. «Юк, кызым, чуваш булса да, рус булса да барыбер. Иң мөһиме – кеше булсын ул», – дия иде. Әти татар кызына өйләнгәч тә, аңа сүзләр ишеттерәләр. Әмма алар бик матур яшәде. Кыз­ганыч, әти генә 49 яшендә үлеп китте.
 
Аның апасының да, абыйсының да тормыш иптәшләре – керәшеннәр. Римма да христиан динен тота. Әмма татар кешесенә кияүгә чыккан очракта, балаларым ислам динендә булачак, чөнки гаиләдә ир кеше баш булырга тиеш, дигән фикердә ул.

«Үлемнән дә авыр нәрсә юк»
 
 Ходайга да җырчы еш мөрәҗәгать итә. Иң күп очракта исәнлек, эшләрен башкарып чыгарга көч һәм якыннарының янда булуын сорый.
– Дөньяда бар нәрсәне дә эшләп, булдырып була. Иң мөһиме – үлем булмасын. Мин 31 яшемә җитеп, бик күп якын кешеләремне югалттым. Әтием вафат булды. Машина белән бәрелеп, ике дус кызымның гомере өзелде. Егетем юл һәлакәтендә үлде. Иң авыр нәрсә ул – үлем. Аңардан да авыррагы юк, – ди җырчы.
 
 Ул һавада очып йөрми. Һәр нәрсәгә аек акыл белән карарга өйрәнгән. Популяр булуның да чиге булыр­га мөмкин бит.
– Бүген мине кеше таный, ә иртәгә Римма Никитина дигән җырчыны белүче дә булмаска мөмкин. Әтием­нең хыялы мине җырчы итү иде.
 Гайбәтчеләр, начар сүзләр язылган хат авторларына да ул «мескен» дип кенә карый.
 
– Һәр минутым бүленгән. Күп нәрсәгә өлгерә дә алмыйм. Башка кешеләрне тикшереп утырыр­га вакытым да юк. Ә андыйларның кеше тормышын тикшереп утырыр­га вакыты бар икән, димәк, тормыш­лары барып чыкмаган дигән сүз. ­Шәхси тормышлары юк. Кемдер минем тормышым белән яши, минем кебек буласы килә. Социаль челтәрдә үземнең сәхифәдә язылган бөтен хатларны укып барам. Әни белән апа гына андый ямьсез сүзләргә борчыла. Әтине югалтканнан соң, әнинең кадерен нык белә башладым. Хәзер берәр нәрсә булса, әни ишетмәсен, әни борчылмасын дип яшим, – ди Римма.

«Ир-атка бәйле буласым килми»
 
 Иҗаттан тыш, Римма Мәскәүдә бизнесын ачып җибәргән. Хәзер ул – матурлык салоны хуҗабикәсе дә.
– Мәскәүдә мөмкинлекләр зуррак. Гел шул өлкәдә эшләргә хыял­лана идем. Минем салон Бутово районында урнашкан. Анда исә бик күп татарлар яши. Шуңа да татар чәчтарашханәсе ясыйсым килә. Бездә һәрчак чәкчәк белән чәй эчертәләр. Татарларга ташламалар да ясыйм, – ди ул.
Мәскәүдә үз бизнесын булдыруның тагын бер сере – киләчәктә дә финанс яктан бәйсез булу.
 
– Ир-атка бәйле буласым килми. Хатын-кыз иннеклек булса да үзе акча эшләргә тиеш, – дип саный Римма Никитина.

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 30.10.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»