|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.06.2010 Медицина
ПАРЫГЫЗ СИХӘТКӘ БУЛСЫН!XIX йөз башында яңа ачылган Казан университетына читтән килгән немец профессоры И.О.Браун болай дип зарлана торган булган: «Бу шәһәрдә табиб хезмәте кирәк түгел диярлек, чөнки биредәге халык, хасталануын сизеп алуга, мунчада чабына, уылган керән белән аркасын ышкыта йә тозлы кыяр белән балдан ясалган төнәтмә эчә». Мунчага халык медицинасында элек-электән зур урын бирелгән. Аны укымышлы табиплар да, им-томчылар да, кендек әбиләр дә һәрчак күз уңында тоткан. Халыкта шәрекъ медицинасының мунча белән дәвалаудагы казанышлары да кулланылган. Бөек шәрекъ табибы Әбүгалисина бу эштә абруйлы шәхесләрнең иң олысы булган. Ул мунчаны артык матдәләрне эретү, сәламәтлекне саклау, ябыгу җәһәтеннән тәкъдим итә. Даһи табипның мунча рецептлары арасында төрле суда коенулар мөһим урын алып тора. «Лавр яфраклары белән күкерт кайнатылган су тәнне изрәтеп йомшарту, тәннең шәлперәюен, симезлекне бетерү өчен кирәк. Бакыр, тоз, тиерле сулар суык вә дым тәэсиреннән чыккан чирләрне дәвалау, буын сызлавы, хәлсезлек, астма, бөер авыруларыннан дайдалы: күәсле һәм күкташлы сулар кан төкерүдән һ.б чирләрдән шифа бирә», -дип язган Әбүгалисинә.
Табип мунчаны массаждан башка да күз алдына китерә алмаган. Ул «массаж тәнне ныгыта, тән аннан чәчәк ата» дип санаган. «Мәсс» дигән гарәп сүзе йомшак кагылуны аңлата. Төркия, Иран, Хива, Бохара кебек илләр үзенең массаж осталары белән шөһрәт казанган.
Казан төбәгендә мунчаны дәвалау максатында XVIII йөз азагы — XIX йөз башыннан куллана башлыйлар. Мунчаның кеше организмына тәэсире белән Казан физиологлар мәктәбенә нигез салган Н.О.Ковалевский, атаклы анатом, университет профессоры П.Ф.Лесгафт, Русиядә беренче психофозиологик лаборатория ачкан В.М.Бехтерев та кызыксынган.
Татар һәм рус мунчасының мөһим атрибутларыннан берсе — себерке. Аны куллануның мәгънәсе эсселекне тәнгә таба кууга һәм массаж ясауга кайтып кала. Мунчада тәмле исле һәм файдалы пар чыгару өчен пар сала торган суга үлән-чәчәк төнәтмәләре, бал, сыра, күәс салалар. Мондый һаваны пар белән бергә сулаганда сулыш юлларына ингаляция ясала.Төнәтмәләр мунча керү алдыннан хәзерләп куела. Кайнар ысул белән хәзерләгәндә үләннәрне, яки аларның катнашмасын эссе суда пешекләп 20-30 минут төнәтәләр яисә бүлмә температурасындагы суга салып, мунча эчендә 15-30 минут җылыталар.
Бихисап дару үләннәре арасында бөтнек халыкка борынгыдан мәгълүм. Аның төнәтмәсе белән бит юганнар, аяк парлаганнар. Бөтнекнең сабак, яфрак һәм чәчәк өлешләрендә эфир мае, дуплау матдәләре, каротин күп. Бөтнеккә хуш ис бирүче һәм аның физиологик актив матдәсе — ментол. Бөтнек пары тиренең ярсынуын һәм сызлануны бетерә.
Ә себеркегә килгәндә, яфрагы коелмый һәм агулы-ябышкак матдәләр бүлеп чыгармый торган теләсә нинди агач, куак чыбыгыннан, хәтта үләннәрдән дә ясарга мөмкин. Миннек сайлауда иң мөһиме — аның яфраклары, бөреләре һәм чыбыклары бүлеп чыгара торган биологик актив матдәләр тәэсире. Чыбыкларны сайлап һәм аралаштырып төрледән-төрле себеркеләр ясарга була.
Миннекне җәй башында, яфрак ныгыган, ләкин тупасланмаган чорда хәзерлиләр. Гадәттә мунчада каен, имән, юкә, ылыслы, катнаш себеркеләр кулланыла. Уңган хуҗалар һәм хуҗабикәләр нәкъ менә бу вакытта себерке әзерләү белән мәшгуль.
"Их, Казан мунчасы" китабыннан файдаланылды
|
Иң күп укылган
|