|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.10.2019 Криминал
«Мәктәпләрдә күпләп кеше үтерергә» ниятләүчеләрнең берсенең чыгышы буенча Казаннан булуы ачыкланганРусия Эчке эшләр министрлыгы Татарстанны яшүсмерләр арасындагы колумбайннар хәрәкәте тарафдарларын тикшерү исемлегенә кертте. «Мәктәпләрдә күпләп кеше үтерергә» ниятләүчеләрнең берсенең чыгышы буенча Казаннан булуы ачыкланган. Адыгей, Татарстан, Забайкалье, Красноярск һәм Хабаровск крайлары, Ненец автономияле округы, Киров, Свердловск һәм Смоленск өлкәләре яшүсмерләре әлеге исемлектә.
“Белем бирү өлкәсендә һәм яшьләр даирәсендә терроризм идеологиясенә каршы тору” форумы барышында, Русия Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы көрәш идарәсе җитәкчесе Владимир Макаров әлеге төбәкләрне санап киткән. Бу яшүсмерләр арасындагы куркыныч төркемнәрне башлангыч чорында ук белеп алып юк итү турында беренче җитди сөйләшү булды. Гадәттә без колумбайн турында фаҗига булгач кына беләбез. Татарстанны исә, узган ел бер укучының мәктәпкә корал алып килүен исәпләмәгәндә, әлегә бу проблема читләтеп үткән. Бәхеткә, ул чакта укучы корал куллануга барып җитмәде. Шушы көннәрдә табиблар әлеге укучының үз-үзен белештермәве турында таныдылар.
Ниятен яшермәгән
Күпләп кеше үтерү Кировта планлаштырылган. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, яшүсмернең ниятен беренче булып сыйныфташлары, шуннан мәктәп директоры, ә аннан соң ФСБ хезмәткәрләре белгән. Профилактик әңгәмәдән соң яшүсмерне иректә калдырганнар. Әлеге шәхес турында МВД башка мәгълүматлар бирми. Baza авторлары хәбәр итүенчә, яшүсмер Казаннан Кировка әтисе һәм үги әнисе янына яшәргә күчкән.
“Данил берәү белән дә әлләни аралашмаган, үзен беркемгә дә кирәкмәгән ятим санаган, – дип хәбәр итә Baza авторлары. 19 сентябрьдә ул “ВКонтакте”да сыйныфташларына теракт оештырырга ниятләвен әйтеп, аларның мәктәпкә килмәүләрен сорый. Моны бер укучы мәктәп директорына җиткерә. Шул ук көнне Данилны ФСБ хезмәткәрләре тоткарлый”.
РФ ведомстволары бу хәбәрне шәрехләмиләр. Бары тик Киров өлкәсенең Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Владимир Шабардин гына үз фикерен белдерде. Аның сүзләренчә, 19 сентябрьдәге вакыйга, чыннан да, булган. Бу беренче очрак кына түгел икән. Шундый ук вакыйга 16 яшьлек башка яшүсмер белән моннан берничә ай элек булган.
“Яшүсмергә психологик ярдәм күрсәтелде һәм ул мәктәптә укуын дәвам итә”, –дип ассызыклады омбудсмен.
Колумбайннарны ничек ачыкларга?
Югарыдагылар проблеманы беләләр, аңлыйлар һәм аны уңай хәл итәргә тырышалар. Әмма быел март аенда ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов билгеләп үткәнчә, хәлне “100 процентка страховкалап” булмый, чөнки бу Татарстанга гына хас күренеш түгел.
P.S. Колумбайн – АКШта балаларга һөҗүм оештырган Эрик Харрис һәм Дилан Клиболдка охшарга тырышучылар хәрәкәте. Фаҗига урыны - Golombine High Scool massacre, шуннан бу исем хәрәкәткә кушылган. 1999 елның 20 апрелендә Эрик һәм Дилан мәктәпкә утлы корал, шартлаткычлар алып килеп, 13 кешене үтерәләр, 23 кеше яраланган. Соңыннан алар үз-үзләрен атып үтерәләр.
--- |
Иң күп укылган
|