|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.10.2019 Мәдәният
Кариев театры туган көн бәйрәменә дәшәБарлык хатын-кызлар бездән көнләшә ала. Чөнки Кариев театры һәр ел туган көнен үткәрсә дә, һаман да яшьләр театры булып кала. 3 ноябрь 18:00 дә безнең туган көнне бәйрәм итәргә килегез! Сездән яхшы кәеф, бездән “Без шундый театр төзербез...” театральләштерелгән тамаша. Иң яраткан спектакльләрне янәдән искә төшерик. “Сак-сок”, “Алмачуар”, “Ут чәчәге”, “Алхимик”, “Супер кияү”, “Артист”, “Җиде кыз”, “Кәҗүл читек”, “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте”. Әле бу гына да түгел! 3 ноябрь театрның гимны яңгыраячак. Йолдыз Миңнуллина сүзләренә Миләүшә Хәйруллина иҗат иткән җырны артистларыбыз башкара. Шулай ук бу көнне клип та тәкъдим ителә.
Театрның үз символы барлыкка килде. “Театр символы” конкурсы эшләре арасыннан сайлап алынган җанвар кунакларны каршы алачак.
Белешмә өчен: Габдулла Кариев театрына нигез салучы – режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Хәбибуллин тырышлыгы белән 1991 елның 4 ноябрендә Театр-студия “дәүләт” статусы ала (Татарстан республикасы Министрлар кабинеты карары, №464) һәм ул «Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры» дип атала башлый.
--- |
Иң күп укылган
|