|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.10.2019 Мәдәният
"Сәлам, Актәпи!" премьерасы аншлаг белән үтте26, 27 октябрь 13:00 һәм 17:00 сәгатьтә - “Сәлам, Актәпи!” (“Пушистая мечта”) премьерасы узды. Ул апрель аенда узган "TAMGA" I режиссерлык лабораториясе нәтиҗәсендә сайланган эскизларның берсе. Әсәрнең авторы - Александра Сальникова, тәрҗемә - Халисә Уразова. “Театр кием элгечтән башлана”. Станиславскийның бу сүзләрен “Сәлам, Актәпи” туры мәгънәдә тормышка ашыра. Гардероб - сәхнәгә, фойе -тамашачылар залына әйләнә. 50 тамашачыга тәгаенләнгән спектакльдә 6 артист катнаша, аларның һәрберсе 4-5 рольдә уйный. Моның өчен тән пластикасы бик яхшы булу кирәк, дип көлә артистлар. Аларга тиз арада бер образдан икенчесенә күчәргә, тар пространствода киенеп өлгерергә кирәк. Г.Кариев театры артисты Альбина Гайзуллина бу турында:
– Спектакль дәвамында безнең ярты гәүдәбез генә күренә. Секунд эчендә аска “чумып”, без бер образдан чыгып, икечесенә күчәбез. Балаларда: “Бу әле генә эт иде бит, ничек хәзер әнигә әверелде?” – дигән сораулар бөтенләй калмый. Персонажларның барысының да бер хыял – этле булу. Спектакль шул турыда, – ди.
“Тузик, Шарик, Акбай...” Балалар эткә исем сайлый. Салават күпере төсләренә кергән фойе кечкенә тамашачыларны хыял дөньясына алып керә. “Нуу, әнии, эт алыйк инде!” дип сорый спектакль геройлары. Ә җавапта мең дә бер аклану. Хыял тормышка ашармы?
Спектакль төсләр белән генә түгел, ә фортепиано тавышы белән дә баетылган. Театрның традицион булмаган пространствода уйнавын режиссер Ренат Әюпов “бишенче стенаны юкка чыгару” дип билгеләп үтте: “Бишенче стенаны җимерүдә без алдынгыларда барабыз. Яңа спектакль шушы тенденцияне дәвам итә”.
Спектакль режиссеры – “Алтын битлек" театр премиясе номинанты, театр рәссамы, бэби-театр һәм курчаклар белән шөгыльләнүче Александра Ловянникова (Мәскәү).
Аның эшләре Россия, Испания, Төркия, Хорватия, Эстония, Көньяк Корея һәм Казахстан фестивальләрендә катнаша. «Камера обскура» һәм «Мойры Петроградского района» спектакльләре «Алтын битлек»кә дәгъва ителә.
“Минем беркайчан да татар телендә сөйләшүчеләр белән эшләгәнем булмады. Татар телендә спектакльне дә беренче тапкыр куям”, – ди режиссер.
16 һәм 17 ноябрь 13:00 һәм 17:00 сәг. “Сәлам, Актәпи!”гә рәхим итегез!
--- |
Иң күп укылган
|