|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.10.2019 Фаҗига
Сыйныфташы хезмәттәшләрен үтергән солдат турында сөйләгәнБайкал аръягындагы хәрби частьта сигез хәрбине атып үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдинов мәктәптә конфликтсыз егет булган, яхшы укыган, спорт белән шөгыльләнгән. Бу хакта журналистларга аның сабакташы Наталия Мухина сөйләгән. "Ул - минем сыйныфташым, без Вагай мәктәбендә тугыз ел бергә укыдык, Рамил тугыздан соң китте. Мәктәптә ул шаян егет булды, яхшы укыды, беркем белән дә конфликтка кергәнен хәтерләмим, укытучылар аны ярата иде. Спорт белән мавыкты – футбол, волейбол, баскетбол... Аның турында ишеткәч, шок хәлендә булдым, мин аның мондый адымга баруына ышанмыйм", - дигән Наталия.
Сыйныфташ кыз Шәмсетдиновның мәктәп елларында үз тормышын армия белән бәйләргә теләвен хәтерләмәвен әйткән, дип яза Кызыл таң.
Фото: life.ru
--- |
Иң күп укылган
|