поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
29.10.2019 Шоу-бизнес

«Болгар радиосы» алып баручысы Гөлназ Фәйзрахманова ире Илнур Фәйзрахманов белән ни өчен аерылышуын еллар үткәч аңлаткан

«Болгар радиосы» алып баручысы Гөлназ Фәйзрахманованың (Миньязованың) Инстаграмын күзәтеп баруы рәхәт. Кибеттә сатылган нинди ризыклар сәламәтлеккә зарарсыз, нинди витаминнар эчү файдалы, тәмле өчпочмакларны ничек пешерергә – барысын да күреп була.
Соңгы ярты елда ничек хыялларны тормышка ашырып булуы, ничек җан тынычлыгына ирешергә мөмкинлеге турында да сөйли.

...Гөлназ 2017 елда рәсми рәвештә ире белән аерылышты. Бу хакта шауламады, интервьюлар бирмәде. Шуңа аның белән нәкъ менә шушы хакта сөйләшергә булдык.
 
– Гөлназ, ирегез Илнур Фәйзрахмановны халык яхшы белә. Сезнең аерылышуны белгәч, күпләр шаккатты. Матур гаилә идегез. Ни сәбәпле аерылыштыгыз?
– Аерылышуыбызның сәбәбе турында, мөгаен, роман язарлык кадәр сөйләргә мөмкиндер. Таш атарга да, кемнедер пычратырга да җыенмыйм, ул миңа кирәк тә түгел. Без шундык чорда яшибез – кешеләр үз-үзләрен белмиләр, ишетмиләр, үзләренә ни кирәк булуын аңламыйлар. «Кеше шулай яши бит әле – мин дә яшәрмен. Кеше шулай итә, мин дә шулай итәрмен әле», – дисең. Бу – автопилотта яшәү дип атала. Автопилотта яшәү миндә дә булды. Өлгергәнме мин, юкмы, моны уйламадым. Үземне дә яхшылап белмәгән килеш, башка кешене үз дөньяма чакырдым. 22 яшьлек чагым, япь-яшь идем ул вакытта. Радиода Илнур белән бергә эшләдек. Хәзер генә анализ ясап утырам: миңа, гомумән, утыз яшьләремә кадәр кияүгә чыгарга кирәк булмаган. Шулай дип әйткәч, кеше нигәдер аның начар ягын гына уйлый. «Ә-ә, моның гүләйт итәсе килгәндер инде», – диләр. Алай түгел. Кешегә зирәклек туплар, үзен аңлар өчен вакыт кирәк. Мин  дә ул вакытта сабый булганмын. Бөтенләй әзер булмаган килеш гаилә кордым. Ул гашыйклык белән корылган гаилә түгел иде, ул аң белән корылган гаилә булды. Төннәрен сорап ятканнарымны хәтерлим: «Юлыма балаларыма яхшы әти булырдай акыллы кеше чыксын иде», – дип. Шундый кешене очраттым да. Илнур шундый иде.
 
Ул вакытта әни дә  яратты аны. «Акыллы кеше ул кызым, чык син аңа», – диде.  Мин ут кебек идем. «Тынычрак кеше кирәк моңа, урнашып калсын балам», – дигәндер инде әни. Илнур белән 14 ел бергә яшәгән чорда газапта яшәдем, дип әйтә алмыйм. Әйе, эчке генә түгел, без аның белән тышкы яктан да  бөтенләй төрле кешеләр идек. Әмма, кешеләр идеаль булмый, дип, уңай якларын табарга тырышып яшәдем. Карьера төзедем, балалар таптым. Балаларны беркайчан  да кем өчендер дип түгел, үзем өчен таптым. Аларның икесе дә бәхеттә, мәхәббәттә, теләп табылган балалар. Тулысы белән аларны үземнеке дип саныйм. Шул ук вакытта аларның әтиләре дә булуын аңлыйм һәм әтиләре булганга, Илнурга хөрмәтем зур. Нинди генә проблемалар аша узсак та, мин аларның аралашуына, очрашуына каршы төшмим. Балалар Илнур ягына кайтып йөриләр, үзем дә кайттым. Өйләренә кереп, чәйләр эчтем. Күршеләргә, авыл кешеләренә сәердер инде ул элеккеге киленнең кайтып йөрүе. «О-о, болар яңадан кавышканнар бугай», – дип тә уйлыйлардыр. Бездә бит шулай – кешеләр аерылыша икән, талашып бетәләр. «Баланы сиңа күрсәтмим», – дигән сүзләр китә... Мин ул әйбер яклы түгел. Нәрсә генә кичерсәң дә, син әлеге кеше белән бергә булган,  җаваплылыкны үз өстеңә алып, гаиләгезне коруда катнашкансың. Димәк, алга таба да әлеге җаваплылыкны үз өстеңдә тотарга кирәк. Син ике арада булган мөнәсәбәт өчен җаваплы. Балаларыңның аралашуы өчен дә җаваплы. Әмма шул ук вакытта чикләрне куя белергә кирәк. Чөнки без ир белән хатын булудан туктадык. Без – әти белән әни. Һәм бары шушы  рольне генә үтибез. Аерылышуыбызның сәбәбенә киилгәндә... Ул тиз булмады. 4 ел дәвамында күңелем белән Илнурдан аерылганмындыр. Ул нәрсә  дигән сүз? Бер көндә аерылышып булмый, кешене күңелеңнән әз-әзләп алып атасың. Туганнар гына белгән проблемалар күп булды. Аның сәбәпләрен сөйләп, Илнурны пычратасым килми. Шул хәлләрдән соң, кешедән күңел кайта, ышаныч бетә, аңа ир кешегә караган  кебек карамый башлыйсың. Ниндидер чит кеше. Кайчандыр син аның белән бер өстәл артына утырып ашаган, бер ятакта йоклаган, балаларың бар аннан... Һәм бердән бер көнне бөтенләй чит кешегә әйләнә. Бу аерылу миңа авыр бирелде.
 
– 4 ел дәвамында акрынлап ераклаштым, дидегез, ә ул моны сиздеме?
– Әлбәттә. Упкынга очканны аңлады. Аралар суынды, бергә йоклау бетте, хөрмәт бар иде, кайткан вакытына чәй куеп  торулар бар, көнкүреш дәрәҗәсендә тормыш дәвам итә. Тик бер-береңнән шул кадәр читләшеп бетәсең. Шул ук вакытта апа белән абый кебек яшәвеңне дәвам итәсең. Менә шундый яшәү башланды безнең. Һәм күпмедер вакыт – бер-ике  ел шулай яшәдек әле без. Ни өчен яшәдек? Мин һәрвакыт әйтә идем: «Гөлназ, төптән өзмә әле, тукта. Бөтен кеше дә шулай яши. Узар бу вакытлар.. Проблемалар арта торды, мин аларны чишә тордым. Бик авыр вакытлар.  Аны гел сөйләшүгә чакыра идем. Хәтта: «Әйдә, психологка барыйк», – дип тә карадым. Бөтен нәрсәне уртага салып сөйләшү яклы идем. Ул психологларга барырга кирәк дип тапмады, минем әйткән сүзләремә игътибар итмәде, үз эченә бикләнеп яши торган кеше. Кирәк дип тапмый икән, димәк кирәк түгел. Мин генә тырышып алып кала алмыйм.

– «Аерылышабыз», – дигән сүзне беренче булып сез әйттегезме, улмы?
– Үзеннән-үзе килеп чыкты, үзенең дә миңа берничә мәртәбә әйткәне бар иде: «Син аңлыйсыңмы соң, Гөлназ, без икебез ике төрле кеше», – дип. Мин белмим, кемнән чыккандыр ул «аерылышабыз» – дигән сүз, әмма гаризаны мин илтеп бирдем. 2017нче елда 15нче май көнне суд булды. Ул судка килмәде. Чыккач еладым. Беләсеңме нәрсә өчен елау иде ул? Вакытында дөрес җиргә борылып китмәгәнмен... Күпме вакытыбыз узды: аныкы да, минеке дә. Була бит шулай. Ләкин берни дә эшли алмыйсың, ул синең тәҗрибәң. Миңа авыр булды. «Ничек яшәрмен? Балаларны ничек тәрбияләрмен? Мин нигә бу хәлдә  соң? Нишлим?» – дигән сорауларны күп бирдем үземә. Булса да шул кадәр начар була ала икән күңелгә – идәннәргә ятып, аунап елый идем мин. Бу – эмоциональ авырту дип атала. Былтыр, аерылышып бер ел узганнан  соң, сентябрь аенда минем белән тылсымлы бер әйбер булды, аңым үзгәрде. Шуный хис булды, әйтерсең бомба шартлый да, дөнья  яктырып киткән кебек. Мин үземдә шуны хис иттем. Елыйм да елыйм, туктый алмыйм. Сәгатьләр буе еладым. Бу эмоцияләрне яшәү дип атала. Моңа кадәр булган барлык борчуларым, куркуларымны елап, үзем аша үткәрдем. Бөтенесен чыгардым. Шуның кадәр рәхәт булды. Ике атна рульгә утыра алмадым хәтта, чиксез бәхет хисе бар иде миндә. Башта үземне акылдан язганмын дип уйладым. Тик соңыннан интернетта укып аңладым, бу кичерешләрнең фәндә үз аңлатмасы бар икән. Кеше  99,9 процент энергиядән тора. Һәр секкунд саен яңа энергия кабул итәбез, искесен чыгарабыз. Ашыйсың – яңа энергия,  сикерәсең – яңа энергия. Ә иң мөһиме – чит кешеләрнең әйткән сүзләре, эчебездә яшәгән куркуларыбыз, көнчелек, бәхет болар да – энергия. Начар энергия эчкә җыела. Аларны вакытында чыгармаганда, тонналы иске капчыклар сөйрәп йөргән кебек яшибез, һәм иң соңыннан ул чир китереп чыгара. Боларны  чыгарырга тиешбез. Ә без киресенчә, эмоцияләрне эчебездә яшерәбез. Яшергәч ул бер кайда да  китми, эчебезгә тупланып бара. Хәзер гинекология, терапия кебек фәннәр белән, шушы аңлатмаларны биргән биоэнергетика дигән фән дә өйрәнелә башлады. Ул эмоцияләреңне эчкә җыймаска, куркудан арынырга, чирләмәскә булыша. Биоэнергетиканы укып, үзеңне дәваларга, кешеләрнең энергетикасын тоярга өйрәнәсең. Үзеңә нәрсә кирәк булуын аңлый башлыйсың, проблемаң бетә. Бу шулкадәр рәхәт халәт. Әгәр дә син иске энергияңә чыгарга ирек бирмисең икән, ул синең уйларыңа күчә. «Гел күңелсез хәлгә очрыйм. Мине беркем яратмый», – дип, начар энергия белән яшәргә ярамый. Уең нинди, тормышың шундый.
 
Аннан соң, бөтен җирдә чир хәзер – кешеләр күпләп авырыйлар.  Күп кеше аерылыша, проблемаларын хәл итә алмый. Ни өчен? Фәнни яктан моңа аңлатма бар. Күп кеше үзен бәхетсез хис итә, көнләшә, талаша, ачу саклый... Болар түбән вибрацияле энергияләр. Һәм гел шулар белән генә яшәсәң, синең вибрацияң түбән була. Планетабызның да вибрациясе бар. Галимнәр аны гел үлчәп торалар. Бик күп гасырлар буе ул гел бер дәрәҗәдә торган, үзгәрмәгән. Тик 2013нче елдан җирвибрацияләренең көче арта башлаган. Игътибар итсәгез, 2013нче елдан соң, рак белән авыручылар, үз-үзенә кул салучылар артты. Кешеләр еш аерылыша, әллә ниләр эшлиләр...  Чөнки негатив белән яшәп, җир вибрациясен куып тота алмыйлар һәм җир алардан котылу җаен карый. Чирлиләр, тормышлары артка китә. Шуңа күрә, вибрацияң югары булсын дисәң, бәхетле, канәгать, яхшы күңелле булырга кирәк. Мин кешеләрне интернет аша да шуңа өйрәтәм. Бу мин уйлап тапкан әйбер түгел, фәндә язылган.
 
– Сез биоэнергетика белән кызыксына башлагач, хыялларымны тормышка ашырырга өйрәндем, дип сөйләгән идегез...
– Әйе. Кеше үзен-үзе аңлый башлагач, хыяллары кабул була. Теләк кабул булсын өчен, башта ният кирәк. Икенче чиратта, моның кабул булуын чын күңелдән теләвең. Бар игътибарыңны шушы хыялыңа юнәлтеп, шуның турында гына уйлап йөрисең, аны тормышка ашкан дип күз алдыңа китерәсең икән, кабул була. Мәсәлән, синең фатирың булачак. Ул шундый матур, син аңа матур келәмнәр алып куйдың. Ипотекасын түләп бетердең... Шуны хис итеп йөрергә кирәк һәм ул булачак. Тормышыңда шундый вакыйгалар башланачак, теге хыялыңа якынайта торган. Мин аңа ышанмас идем, ләкин үземнең шулай ук булды. Мин хәзер шундый  чиктә – ак бит. Ак биткә нәрсә ясыйсың,  шул булачак. Кайвакыт утырам да,  уйлыйм – нәрсә турында хыялланыйм икән, дип. Һәм аның тормышка ашачагын да беләм. Бөтен кешенеке дә килеп чыга ул. Үзаң шундый әйбер, нәрсәгә ышансаң, шул була.

– Яңадан кияугә чыгар идегезме? Буген сезнең очрашып йөргән кешегез бармы?
– Бүген минем беркемем дә юк. Икенче мәртәбә әзер булмаган килеш кияүгә чыкмаячакмын. ...Гомумән, Илнур белән аерылышкач, шуны сиздем – ир-атларның миңа күзе төшә икән. Өйләнмәгәннәренең генә түгел, өйләнгәннәренең дә. Өйләнгән булсалар да, очрашырга тәкъдим итеп язучы ирләр шактый булды. Шуннан соң интернетка пост яздым: гаиләсе булган ир-ат белән минем беркайчан да, бернәрсә дә булмаячак, дип. Беләсеңме, мин аны элек күз алдына китерә дә алмый идем, ә чынлыкта күп ирләр хатыннарына хыянәт итә икән. Хатыннары аның турыда белми дә. Шаккаттым.

– Ә өйләнмәгәннәр белән беренче очрашуга, «свиданиега» ничә мәртәбә бардыгыз?
– Санаганым юк инде. Гадәттә, барам да, күрәм дә, беренче минутларда ук качасы килә башлый. Шундук аңлыйм – минем кешеләр булып чыкмый. Хәзер гомумән, янымда артык кешеләр калмады. Барысы да мине аңлый торган, күңелемә якын булганнар гына.
 
Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

---
Матбугат.ру
№ --- | 29.10.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»