поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.10.2019 Җәмгыять

"Төрле кеше бар. Кемдер каргап та китә"

Россия Президенты Владимир Путин Минзәләдә яшәүче Гөлнара һәм Фаиз Хуҗагалиевларга “Ата-ана даны” ордены бирелү турындагы указга кул уйган. Әлегә алар бу бүләкне алмасалар да, котлаучылар күп икән инде. Гөлнара һәм Фаизны без дә тәбрикләдек.

Кемнәр соң ул – мондый дәрәҗәле бүләккә ия булучылар? Алар икесе дә хокук саклау өлкәсендә эшли. Фаиз, район полиция бүлеге җитәкчесе  вазифасыннан лаеклы ялга чыкса да, җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшен дәвам иттерә. Гөлнара – суд приставлары җитәкчесе.
 
– 1998елда Минзәлә районының Бикбау авылына килен булып төштем. Ул чакта Фаиз участок милиционеры булып эшли иде. Башта Минзәләгә күчтек, аннан Хуҗамәттә яшәргә туры килде. Олы улыбыз Айнур туды. Мин ирем кайда, шунда ияреп йөрдем, – дип сөйли Гөлнара. –  Игезәк малайларым тугач, аларны өчәүләп карадык. Егетләр бик булышты.  Мәшәкатьләрнең күп булуы ирем белән араны аеруча якынайтты.
 
Бала үстергәндә елаганнарын да хәтерләмим, ди Гөлнара. Өч малайдан соң туган кызлары Алия дә борчымаган.
 
– Фаиз, нинди генә һава торышы булса да, балаларны табигатькә алып чыга иде. Балык тотарга да йөртте. Мин дә гел аларга иярдем. Аллага шөкер, тормышымнан шулкадәр канәгатьмен. Ирем белән гел матур яшәргә тырыштык. Ике як әти-әниләрнең йөзенә кызыллык китермәдек. Шушы вакыт эчендә беркайчан да аерым ял итмәдек. Гомумән, без ирем белән икәү генә беркая да китмибез. Янәшәбездә гел балаларыбыз була. Иң рәхәт ял менә шушы инде, – ди Гөлнара.
 
Икесенең дә эше җиңел түгел. Гөлнарага, суд приставы җитәкчесе булгач, балаларына алимент түләмәүчеләр белән еш очрашырга туры килә икән.
 
– Төрле кеше бар. Кемдер каргап та китә. Үз малайларың да түләмәс әле, дигән сүзләргә кадәр ишетәм. Әлбәттә, күңелгә авыр була. Тик эштән соң өйгә кайткач, балаларның кочаклап каршы алулары бөтен борчуны юкка чыгара, – ди ул.
 
Барлык сораулар гаиләгә барып тоташкач, ул үзенә зур тәҗрибә җыя.
 
– Ир белән хатын аерылыр да төрле якка китәр. Әмма бала бар. Аны хөрмәт итәргә кирәк. Бала янында талашу, сугышу булырга тиеш түгел. Гаиләдә начар хатын, начар ир булырга мөмкин. Әмма начар ата-ана булырга тиеш түгел. Сабыеңа шәхес итеп карарга кирәк. Мин сине әтиеңә бирмим, әбиеңә күрсәтмим, дияргә ярамый. Бала үзен кирәксез итеп тоймасын. Шуңа да мин балаларымны зур тормышка ныклап әзерлим. Буй җиткән улымның өйләнүенә дә каршы түгел. Каенана булу да, әби булу да куркытмый. Улым гаиләне бер көн өчен кормаганны, баланы да вакытлыча юану өчен генә тапмаганны белә. Шуңа да ашыкмый әле, – ди Гөлнара.
 
Владимир Путинның аларга бу орденны бирәчәген алдан белә алар. Әмма күңелләре ышанмый. Барлык документларны җыеп бетергәч тә, без моңа лаекмы икән, дигән уйлар белән яши башлыйлар. Аннан инде, безне сайлап алганнар икән, димәк, юкка гына түгелдер, дип тынычланалар.
 
– Бу бүләккә без генә түгел, бөтен туганнар да шатланды. Президент указга кул куйганны ишеткәч, әллә нишләп киттем. Шатлыктан башым әйләнеп китте. Бу орден безгә зур җаваплылык өсти. Әлбәттә, алга таба да бер-беребезне аңлап, балаларыбызны ишетеп яшәргә тырышырбыз, – ди Гөлнара.
 
Бүләк белән бергә бирелә торган пособиене нәрсәгә тотасын да уйлап куйганнар. Барысы бергә ял итәргә хыялланалар.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.10.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»