|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.10.2019 Җәмгыять
Синоптиклар кайчан кар төшәчәген һәм суытачагын хәбәр иттеләрБу ялларда җылы булачак, дип хәбәр итә синоптиклар. Ә менә киләсе атнадан салкын көз башланачак: һава тепературасының төшүе, кар явуы көтелә. Бүген Татарстанда болытлы һава, көндез 9-14, төнлә 1-6 градус җылы булачак. Көчле җилнең тизлеге 18 метр секундка кадәр җитәргә мөмкин.
Иртәгә көндез 10-13, төнлә 4-9 градус җылы була, урыны белән яңгырлар явачак.
Киләсе сишәмбедән, 29 октябрьдән суыта башлаячак. Төнлә 0-3 градус салкын, көндез 1-6 градус җылы булыр дип фаразлана. Шулай ук кар явуы көтелә. Томан һәм юлларда бозлавык булу ихтималы бар.
--- |
Иң күп укылган
|