|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.10.2019 Матбугат
![]() 8 ел чыгып килгән "Тылсымлы куллар" журналы ябылаМоннан 8 ел элек күңелле хәбәр белән уртаклашкан идек. 2011нче елның августында Казанның “Сабыйлар” балалар үзәгендә “Тылсымлы куллар” дип аталаган өр-яңа матбугат чарасын тәкъдир итү кичәсе узды. Бәйрәмгә җыелган балалар рәхәтләнеп күңел ачты, журналдагы биремнәрне чиште, ә соңыннан тәм-томнан авыз итте, дип яздык. Бу уңайдан "Матбугат.ру" хәбәрчеләре журналның мөхәррире Ландыш Фазуллина белән әңгәмә дә корды. Инде менә тагын хәбәр: бу юлы күңелле түгел. 8 ел матур гына чыгып килгән, кечкенә балаларны һәм аларның әти-әниләре, әби-бабаларын сөендергән "Тылсымлы куллар" журналы ябыла. Ландыш Фазуллина хәбәр итүенчә, моның бердәнбер сәбәбе - финанс хәлнең авыр булуы. "8 ел дәвамында без БЕРГӘЛӘШЕП сабыйларыбыз өчен "Тылсымлы куллар" журналын чыгардык, бәйгеләр уздырдык, очраштык, аралаштык, хатлар языштык. Тәрбия эшендә журналның файдасы тигәндер дигән өметтә калабыз", - дип уртаклаша Ландыш Фазуллина. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, 2020нче елның гыйнварыннан журнал нәшер ителүдән туктый. Әлегә яңалык күп кенә укучыларны да хафага салган. Кайберәүләре хәтта журналны бастыруны дәвам итү өчен бергәләшеп акча җыярга да тәкъдим итә:
Бик әйбәт журнал иде
Елыйсы килә. бик моңсу хәл...
Бик яратып укый идек. Ярдәм итүчеләр табылып, яңадан чыга башласагыз иде
Бөтен әбүнәчеләр җыелса, бәлки коткара алырлар
Әйдәгез, акча җыябыз! Без бит күп! Көчле халык! Ник балалар өчен чынлап та кызыклы, файдалы журнал ябылырга тиеш? Безне болай да бар яктан кысалар... - дип яза алар.
--- |
Иң күп укылган
|