поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.10.2019 Медицина

Яман шешнең билгеләре, стадияләре. Ничек булдырмаска?

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы октябрьне 1985 елда ук сөт бизләре яман шешенә каршы көрәш ае дип игълан иткән иде. Шуннан бирле дөнья күләмендә бу уңайдан төрле чаралар уздырыла. Ул кадәр игътибар бирелүнең сәбәбе – чирнең гаять куркыныч булуы, ел саен меңнәрчә гомерләрне өзүе.

“Сөт бизләре яман шеше барлыкка килү очраклары ел саен 2-3 процентка арта”, – ди Республика онкология клиник диспансерының бүлек мөдире Ринат Гамиров. Ә менә бу чирдән үлүчеләр, киресенчә, кими бара икән. Табиблар моны яман шешнең иртә стадиядә ачыклануы белән аңлата.

Яман шешнең стадияләре
Нуленче – организмга таралмаган (инвазив булмаган) рак. Шешнең тышкы ягында рак күзәнәкләре юк дигән сүз бу.
Беренче – организмга тарала башлаган (инвазив) рак. Бу вакытта аның күзәнәкләре шеш янәшәсендәге тукымаларда да барлыкка килә. Бу стадиядә шешнең зурлыгы 2 сантиметрга җитә, ләкин капшап караганда бик сизелми.
Икенче. Шешнең диаметры 5 сантиметрга җитә, ә рак күзәнәкләре сөт бизе тирәсендәге лимфа төеннәренә үтеп кергән була.
Өченче стадиясе ике төргә бүленә: IIIA һәм IIIB. IIIA – шешнең диаметры 5 сантиметрдан арткан һәм лимфа төеннәрендә бозык күзәнәкләр шактый ук күбәйгән инвазив рак. Сөт бизендәге шеш (нинди зурлыкта булса да) күкрәк тиресенә, эчке лимфа төеннәренә, күкрәк стенасына үскән очракта IIIB дип билгеләнә.
Дүртенче стадиядә инде шеш сөт бизләрендә генә калмыйча, култык астын, муендагы лимфа төеннәрен, үпкә белән бавырны да яулап алган була.
Нуленче, беренче, икенче стадияләр иртә дип санала. Шул чорда табылган яман шештән терелү мөмкинлеге, югарыда әйтелгәнчә, бик зур. Тик шунысы үкенечле: яман шеш табылган хатын-кызларның һәр өченчесе бер ел да яшәмичә үлеп китә. Сәбәбе – даими тикшерелеп торудан баш тартып, сәламәтлекләренә кул селтәүләре. Шуның аркасында яман шеш бик соңлап, өченче йә дүртенче стадиягә җиткәч кенә ачыклана. Ул вакытта дәвалауның нәтиҗәсе булмый инде.

Ничек булдырмаска?
Күкрәк яман шеше профилактикасының бердәнбер нәтиҗәле чарасы – даими рәвештә үз-үзеңне тикшерү һәм табибка күренү, әлбәттә. Тикшеренү иртәрәк булган саен яхшырак. Җенси җитлегү башлангач ук, һәр кыз бала кимендә елга бер тапкыр гинекологка, маммологка, терапевтка күренергә тиеш. Өлкәнәеп, күкәйлекләр “сүнә” башлау һәм менопауза чорына керү дә тикшеренүдән туктауга сәбәп түгел. Киресенчә, олыгая барган саен, сәламәтлеккә күбрәк игътибар бирергә кирәк.
 
Яшәү рәвешенең дөреслеге дә яман чир барлыкка килү куркынычын киметә ала. Җенси тормышның даимилеге һәм беренче баланы 28-30 яшькә кадәр тудыру хатын-кызны бу бәладән күпмедер дәрәҗәдә саклый. Табиблар фикеренчә, бала имезү онкология авырулары башлануны тоткарлый. Чыннан да, кимендә ике бала тапкан һәм аларны имезеп үстергән хатыннарда сөт бизләре рагының башкаларга караганда 2 тапкыр кимрәк булуы расланган. Тәмәке белән аракыдан баш тарту, саф һавада йөрү, ашауда талымлы булу, тискәре хис-тойгыларны җиңә белү дә – файдага гына.
 
Симезлек белән яман шеш арасында да бәйләнеш бар. Гәүдә авырлыгы артык булганда, май тукымасы эстрогеннарны (хатын-кыз җенес гормоны) күп итеп эшләп чыгара, ә алар сөт бизендә яман шеш күзәнәкләре артуга китерә. Бавырның сәламәт булуы мөһим, чөнки эстрогеннар нәкъ менә шушы әгъзада таркала. Әгәр бавыр эшчәнлеге начарланса, бу гормоннарның кандагы концентрациясе артачак. Бавыр күзәнәкләрен этил спиртының үтерүе билгеле инде. Димәк, эстрогеннар котырынып артмасын дисәк, исерткеч эчемлекләрдән гомумән баш тартырга кирәк.
 
Куркыныч кемгә яный?
Сөт бизе яман шеше нәселдән килә, дип уйлый күбебез. Тик бу фикер өлешчә генә дөрес. Әбиләре, әниләрендә шул чир булган хатын-кызлар, чыннан да, хәвеф төркеменә керә, анысы. Андыйлар һәрдаим маммолог күзәтүендә булырга тиеш. Ә менә авырып китүчеләрнең 70 процентка якынының нәселендә яман чирлеләр булмаган.
 
Күкрәк рагы яшьләргә янамый, ул олырак хатын-кызларны гына сайлый, дип уйлау да ялгыш. Медицинада 30 яшькә җитмәгән ханымнарда чир табылган очраклар да бар. Һәр яшәлгән ел аның килеп чыгу ихтималын арттыра, әлбәттә.
 
Шунысы да бар: төрле яшь төркемнәренә керүче хатын-кызларда яман шеш барлыкка килүнең сәбәпләре төрлечә. Бала табарлык яшьтәгеләр өчен нәселдәнлек, айлык күрем циклының үзенчәлекләре, йөклелекне өзү (аеруча беренчесен), стресслар зур роль уйный. Климакс чорына кергән хатын-кызлар өчен төп хәвеф факторлары булып, симезлек һәм майлар алмашы бозылу тора.
 
Үзең тикшер (подзаг)
Табиблар айга бер тапкыр күкрәкләрне тикшереп торырга киңәш итә. Моны айлык циклының 6 нчы көненнән алып 12 нче көненә кадәр эшләү әйбәт. Билгә кадәр чишенеп, көзге каршына басыгыз. Бер кулыгызны өскә күтәреп, баш артына куегыз да күкрәкләрне игътибар белән күзәтеп чыгыгыз, икенче кулның бармаклары белән тотып карагыз. Капшауны култык астыннан башлап, спираль буенча күкрәк очына таба барырга. Аннан соң өстән аска таба һәм сөт бизенең уртасыннан култык астына таба капшап узарга. Икенче кулны күтәреп, тагын бер күкрәкне тикшерегез. Яткан килеш тә шулай ук эшләгез.

Билгеләре
Рак – бик мәкерле чир, баштарак үзен берничек тә сиздерми. Шулай да күңелгә шик кертерлек кайбер билгеләр бар. Менә алар:
– сөт бизе эчендә авыртмый торган тыгыз төер барлыкка килү;
– күкрәкнең формасы үзгәрү;
– тиресе җыерчыклану яки эчкә батып тору;
– берсенең авырткалап алуы, борчып торуы;
– ими башының каты булып, шешенеп китүе, эчкә батып керүе;
– канлы сыекча бүленеп чыгу;
– бер як култык астының лимфа төеннәре зураю.
 
Шушы билгеләрнең берсе генә барлыкка килсә дә, кичекмәстән табибка күренергә кирәк.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.10.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»