поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.10.2019 Матбугат

Без һаман да бергә

Дөньяда иң кадерлесе – вакыт. Моны бөтен булган вәгазьләр дә исбатлый. Рәфгать ага Әһлиуллин исә яшәргә ашыкты, вакытны куалап барды кебек. Эшләгән эшләре дә бик күп бит аның. Үткәннәргә борылып карасаң, “Бердәмлек” газетасының 5, 10, 15, 20, 25 еллык юбилейлары, юл казыклары кебек, татар тарихы битләренә язылып бара. Казыктан казыкка барып җитү өчен күпме көч куелган, күпме эш эшләнгән! Нәтиҗәләре дә сокланырлык бит!

“Бердәмлек”нең 15 еллыгын бәйрәм иткән елда мин хаҗга барган идем. Рухланып, бар булмышы белән дингә инанып кайткан гади хатынның хаҗда күргән-белгәннәре “Бердәмлек” газетасында басылып чыкты һәм киләчәк буын кешеләренә мирас булып калды. Мин моның өчен Рәфгать абыйга чиксез рәхмәтлемен.
 
2009 елда Россия Журналистлар берлегенең өлкә бүлеге оештырган XXVI спартакиада бәйгесендә “Бердәмлек” газетасы коллективы да катнашкан иде. Ул вакытта Рәфгать Әһлиуллинның шахмат буенча халыкара гроссмейстер Павел Скачковка каршы торып, диплом алганын хәтерлим. Рәфгать Нәбиулловичның зур башына ниләр генә сыймый иде бит! Шул чакларда Татарстан Республикасы президенты Минтимер Шәймиев Указы нигезендә Рәфгать Әһлиуллинга “Татарстан Республикасының Атказанган мә-дәният хезмәткәре” исеме дә бирелде.
 
“Бердәмлек” газетасының 20нче туган көненә карата да газетада бик күп мактау, рәхмәт сүзләре язылган иде. “Матбугат.ру” сайтында да аңа зур бәя бирүчеләр күп булды. Татарстанның иң популяр сайты аша “Бердәмлек” бөтен дөнья күләменә чыкты һәм аның битләрендә басылган иң кызыклы, мәгънәле язмалар белән даими танышып бару мөмкинлеге туды. Россия төбәкләрендә чыгып килүче милли басмалар арасыннан “Бердәмлек” юл ярып баручылардан булды”, - дип яза Мордовия Республикасының Россия журналистлар берлеге әгъзасы Шамил Җәлимов.
 
Шулай ук Татарстанның “Без - бергә” айлык кушымтасы да - “Бердәмлек”нең баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин инициативасы белән туган бала. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәткәрләре очрашуына барган саен ул шушы тәкъдим белән чыкты һәм, аның бу фикеренә таянып, “Шәһри Казан” редакциясендә эшләп чыгарылган саллы басма татар газеталары аша регионнарга да барып җитә башлады.
 
Самара өлкәсе хөкүмәте дә татар газетасында эшләүче журналистларның хезмәте белән кызыксынып, бәйгеләрдә, конкурсларда катнашырга өндәп тора. Димәк, ул елларда да, хәзер дә газетаның абруе бар. Мәсәлән, Рәфгать Әһлиуллин күпьеллык хезмәте өчен губернаторның “За труд во благо земли Самарской” күкрәк билгесе белән бүләкләнде, ә Эльмира Шәвәлиева өлкә журналистлар конкурсында катнашып, “Репортер” номинациясендә өченче дәрәҗә Диплом алу бәхетенә ирешкән иде. Шулай ук “Бердәмлек” газетасы коллективы Татарстанның “Бәллүр каләм” премиясен яулаган милли басма да ул.
 
Газетаның 25 еллык юбилее да бик күркәм үтте. “Бердәмлек”нең матди кыенлыкларын аңлап, өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев газетага зур бәя бирде, булышырга ышандырды, һәм булышты да. Самараның “Победа” мәдәният йортында узган юбилейда без, өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы, күргәзмәләр оештырып, бәйрәмгә милли аһәң кертергә булыштык. Ахырда, “Татар кафесы”нда кич утырганда, чит өлкәләрдән килгән кунаклардан шундый ук матур сүзләр ишетергә насыйп булды.
 
...Рәфгать абый бер ел инде дөньяда юк, ә аның “Бердәм булыйк, бергә булыйк!” дигән сүзләре газетаның 30 еллыгында да актуаль булып калыр, дип ышанам. Без һаман “Бердәмлек” белән, без һаман да бергә!
 
Урыныгыз җәннәттә булсын, Рәфгать абый!
 
Разия ӘЮПОВА-ЙОСЫПОВА.
 
Самара шәһәре.

---
Бердәмлек
№ --- | 25.10.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»