|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.06.2010 Җәмгыять
ФАТИРДАН ҖИЛЛӘР ИСӘРМЕ?Һәр максатка чара бар, ди татар халкы. Ләкин кайчак шул чараны эзли-эзли хәлләр бетә, җае чыкканны көтә-көтә көтек буласың. Берәрсе аяк та чалса, борын салына да төшә инде. Менә Яңа Чишмә районы Сулчәбаш авылында яшәүче Римма Ишимованың көчле холкын, сабырлыгын күпләргә үрнәк итеп куярлык. Ярдәм сорап язмаган кешесе калмаган аның: Путин, Медведев, Чайка... Һаман бирешми. “Оныкларым аякка баскач кына, тынычлап үләчәкмен”, – ди 62 яшьлек Римма Суфиян кызы. – Үзем Башкортстан якларыннан. Яшь чакта Казахстанда яшәдек. Ә ул яклардан күченеп кайткан кешене монда кочак җәеп каршы алмыйлар, үзегез беләсез, – дип башлады ул сүзен. – Эш таба алмыйча шактый интектем. Шуңа күрә хәзер пенсиям дүрт мең ярымга да тулмый.
Ишимовлар дүрт бала үстерә. Башлы-күзле булдылар дигәндә, бер-бер артлы ике кызлары җан тәслим кыла. Берсе – өшеп, икенчесе оныгы белән янып үлә. Нәтиҗәсе шул: ялгыз әби өстендә биш ятим онык һәм үзенең 17 яшьлек төпчек кызы кала. Оныклар аталары белән аралашмый, торырга урыннары да юк. Римма Ишимова ятимнәргә фатир сорап, түрәләргә хатларны яудыра башлый. Тырышкан – морадына ирешкән. Тиздән Рөстәм Миңнехановның боларга 520 мең сум бүлеп бирүен хәбәр итәләр, кулларына тиешле кәгазен дә тоттыралар. Тик бу ярты бәхет тә булмый икән. Акча алар исеменә килсә дә, районда бу сумманы бирергә атлыгып тормыйлар. Тагын район үзәге белән авыл арасын таптый торгач кына, мәсьәлә хәл ителә. Яңа Чишмәдән икешәр бүлмәле ике фатир бирәләр үзләренә. Ләкин Аллага шөкер дип, иркен суларга иртәрәк була икән. Әлеге фатирлар махсус килешү нигезендә биш елга гына тапшырыла. Ягъни биш ятимнең бу милекне хосусыйлаштырырга хокукы булмый. Җитмәсә, пропискага да кертмичә йөдәтәләр. Чөнки фатирның элеккеге хуҗасы – торак-коммуналь хуҗалык директоры пропискадан төшми. Баксаң, сәбәбе бик гади икән. Район хакимиятендә: “Без фатирны директордан сатып алдык, шуңа ул анда пропискада калган. Яңа йорты төзелеп җитмәгәнлектән, ятимнәр фатирыннан әле былтыр гына пропискадан төшкән”, – дигән җавап ишеттем. Кыскасы, мескен директорның барыр җире юк кебегрәк килеп чыкты инде.
– Коммуналь түләүләрне, әлбәттә, безнең өскә аудардылар. Юк-бар пенсиямне җыеп, өч тапкыр 15әр мең түләдем. Суд аша каерып алдылар. Башка кеше фатирына түләп яшә инде?! Әле ул торак балаларыма каламы-юкмы икәнен шайтан белгән. Тиздән килешү срогы чыгачак, тагын нишләрләр, белмим. Үз йортым да нык алама, бөтен яктан терәү куеп чыктым, – ди Римма Ишимова. – Безнең кебек үк ятимнәргә яхшы йорттан фатир, җиһазлар, шуңа өстәп, 40ар мең сум акча бирделәр. Ә безгә нәрсә? Совет урамы 82нче йорттагы фатирымда тәрәзә рамнары черек – ачарга да куркыныч, ишеге иске, түшәмнән су үтә, кайнар суның булганы да юк... Ремонтлар идек – хосусыйлаштырырга ирек бирмиләр. Килешү срогы беткәч, куып чыгарырлар дип куркабыз, – ди 22 яшьлек Альбина Коннова, ятим оныгы.
– Нинди акчага яшисең? – дип сорыйм Альбинадан.
– Үзем училищеда укыйм, 12 яшьлек энем Равилне опекунлыкка алдым. Бер фатир икебезгә дип бирелде, шунда икәү торабыз. 5 мең сум опекунлык акчасына 400-600 сум стипендия өстәлә. Шуны җиткерәбез инде. Аның 2 меңгә якыны коммуналь түләүләр өчен китә. Җәйге каникул вакытында эшкә урнашам.
– Әтиең ярдәм итәме? Аралашасызмы?
– Юк.
– Сезне бары тик килешү нигезендә генә яшәтүне администрациядә ничек аңлаталар?
– “Нигә хосусыйлаштырырга телисез? Сатасыгыз киләдер әле!” – диделәр.
Әйе, сатасылары килә! Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Гөлнур Латыйпова шулай диде. Төгәлрәге, бу биш ятим турында ишеткәч, кызарына-бүртенә, уктан аткандай тезде генә...
– Туйдырдылар шул ятимнәр, гарык инде! Миңа кирәк түгел алар! Мине монстр итеп күрсәтәселәре килә, өстән тикшерү китертеп йөдәттеләр. ФСБга кадәр килде. Район башлыгы ничек әйтә, шулай булачак. Бу мәсьәләне мин хәл итмим. Әлегә “соцнайм” нигезендә торалар. Альбина Конновасыннан зарланмыйбыз. Менә икенче фатирда инде 23 мең бурыч җыелган, коммуналь уңайлыклар өчен түләмиләр.
– Акча алар исеменә килгән, ә фатир дәүләт карамаганда. Акчадан да җилләр искән, фатир да бирелмәгән кебегрәк килеп чыга бит бу.
– Ул фатирларны хосусыйлаштырырга мөмкинлек бирсәк сатачаклар. Акчасын әбиләре алачак.
– Каян беләсез?
– Беләм ничек йөргәннәрен, ул гаиләнең нинди икәнен! Бишесе биш фамилия белән йөри. Әбиләреннән күршеләре дә куркып тора, опекун булу хокукын да алдылар аның. Тәртипсез, начар гаилә ул. Читтән күченеп кайтучыларның күбесе проблемалы, – диде Гөлнур Мәүлет кызы.
Шундый кайгыртучан хакимияткә рәхмәт әйтеп, алларында баш ияргә кирәктер, минемчә. Тик рәсми җавап урынына бу кадәр эмоция ишеткәч, ике күзем дүрт булды. Атасы кем, әбисе күпме эчә, фатирда күпме торачак... Бу очракта җитәкчеләргә юк-бар белән баш катырмыйча, законны гына үтәргә кирәк булгандыр, бәлки. Хәер, сез ничектер, үзем хафаланулары ятимнәр файдасына икәненә шикләнәм. Анысын районның яңа башлыгы Вячеслав Козлов вәкаләтләрен тулысынча үз кулына алгач күрербез.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|