поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.10.2019 Әдәбият

Депутат һәм җитәкче - гомере буе шигырьләр яза

Әнәс Исхаков вафат белән хушлашу мәрәсиме Азнакай район мәдәният йортында узды. Әнәс Гатуф улы Исхаков 1945 елның 14 августында Татарстанның Лениногорск районы Югары Чыршылы авылында туа. Авыл мәктәбен тәмамлагач, Лениногорск шәһәрендәге музыка-рәсем сәнгате училищесында белем ала.

Хезмәт юлын 1965 елда Азнакай районы Актүбә урта мәктәбендә рәсем һәм сызым укытучысы булып башлый. Читтән торып укып, 1971 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, аны партиянең район комитеты аппаратына пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторы итеп эшкә алалар, ә берничә айдан ВЛКСМ район комитетының икенче секретаре, 1972 елда исә беренче секретаре итеп сайлыйлар.

Әлеге җаваплы урыннарда ул үзен оста оештыручы, сәләтле җитәкче, иҗади актив шәхес итеп таныта, һәм 1978 елда утыз өч яшьлек егетне партия район комитетының оештыру бүлегенә мөдир итеп тәгаенлиләр. Тагын биш елдан ул — халык депутатларының Азнакай район Советы башкарма комитеты рәисе, 1992 елдан 2005 елгача — Азнакай район һәм шәһәр хакимияте башлыгы хезмәтендә. 1995 елда аның җилкәсенә тагын бер вазифа — Азнакай шәһәре һәм районы халык депутатларының берләштерелгән Советы рәисе вазифасын да өстиләр. Бу тынгысыз, җаваплы вазифаларның барысын да ул холкына табигатьтән салынган тырышлык, түземлелек һәм яхшы мәгънәсендәге үҗәтлек белән башкара, районның икътисади, халкының социаль-көнкүреш хәлен даими үсеш тенденциясендә тота. 1990 елда Ә.Исхаков Татарстан Республикасы Югары Советына депутат итеп сайлана, 1995 елдан 2000 елгача ул — Татарстан Республикасы халык депутаты.

Әнәс Исхаков 2005-2007 елларда Татарстан Министрлар Кабинетының бүлек мөдире, 2007 дән Татарстан Республикасы юстиция министры киңәшчесе. Мәшәкатьле җитәкчелек һәм күпкырлы җәмәгать эшләреннән тыш, Әнәс Исхаков яшьтән үк шигърияткә гашыйк күңеле ихтыяҗын да онытмый: гомере буе шигырь яза, үзе икърар иткәнчә, татар милләтенең чын шигъри традицияләрен бүгенге көн тормышы мисалында сәнгатьле сүз белән дәвам иттерә, туган халкының «борынгысын, бүгенгесен, киләчәген» рухланып җырлый.
 
Аның шигырьләре матбугатта зур бер цикл рәвешендә иң әүвәл 1970 елда «Беренче карлыгачлар» исемле күмәк җыентыкта дөнья күрә. 1999 елда «Рухият» нәшрияты чыгарган «Бу дөнья нигә уйчан?» җыентыгында шагыйрьнең лирик шигырьләре, 2000 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Чишмәләр иле син, Туган як!» китабында лирик һәм җыр жанрында язылган тезмә әсәрләре туплана. Ул шулай ук үзенең бай хезмәт тәҗрибәсенә таянып язган һәм студентлар, аспирантлар, гамәли хезмәт кешеләренә адресланган рус телендәге «Критерий — отношение к труду» дигән монография авторы буларак та билгеле. Ә.Исхаков — 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы иде.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»