|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.06.2010 Дин
ХӘЛӘЛ РИЗЫК АШАУ – ГЫЙБАДӘТКӘ ТИҢХәләл ризык кына ашыйм дигән кешегә республикабызның эре шәһәрләрендә мөмкинлек җитәрлек хәзер. Кибетләрдә мөселманча суелган ат, сыер, сарык итләрен, тавык-чебеш түшкәләрен яки шулардан ясалган казы-сосиски-сардель-киларны сатып алырга, хәләл ризык кына тәкъдим итүче ресторан-кафеларда тукланырга мөмкин. Ләкин... Безгә хәләл дип сатылган ризыкларның барысы да хәләлме? Әйтик, кибетләргә фәлән кадәр күләмдә килеп торучы тавыкларның һәрберсен рәвешенә китереп, мөселманча чалалармы? Әллә, баш ватып тормыйча: “Мин хәләл дип алдым, алдасалар, гөнаһлары үзләренә булсын”, – дияргәме? Татарстан Диния нәзарәтендә “Хәләл” стандарты комитеты эшли. Шул комитетның җитәкчесе урынбасары Динар Садыйков безнең сорауларга җавап итеп, менә ниләр сөйләде.
– Авыл халкы үзе үстергән малны шәригать кушканча чалып, гомер-гомергә хәләл ризык белән тукланды. Ә шәһәрдә хәләл ризыкка ихтыяҗ 1995 елларда туды. Республика мөселманнарының мөфтие Госман хәзрәт Исхаков карары белән 2005 елда “Хәләл” стандарты комитеты оешты. Без, ягъни шушы комитетта эшләүчеләр, хәләл ризык җитештерергә телим дип, комитетка мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм итәбез, бу эшнең нечкәлекләрен аңлатабыз, аннан җитештерүчеләрнең эшчәнлеген тикшереп торабыз, “Хәләл” стандарты буенча эшләүләрен раслап, “Хәләл” сертификатын, тамгасын бирәбез. Шушы комитет эшчәнлеге белән республикадагы кайбер предприятиеләр, сертификацияләү оешмаларыннан рәсми ризалык алып, хәләл ризыклар да җитештерә башладылар. Менә шул вакытлардан бирле Татарстанда хәләл азык-төлек челтәре җәелә бара. 2009 елда Татарстанда Бөтенрусия “Хәләл” системасы эшләнде һәм Техник җайга салу, мониторинглау федераль агентлыгында теркәлде. Җитештерү өлкәсенең бүтән тармакларындагы кебек үк, “Хәләл” индустриясендә дә безнең республика алда бара һәм Русиянең күп кенә төбәкләренең карашы безгә текәлгән: ярдәм-киңәш сорыйлар, тәҗрибә уртаклашуны көтәләр. Хәзер Казан – Русия мөселманнарының башкаласы дип кабул ителә. Чит төбәкләрдәге мөселман оешмалары безнең комитетка мөрәҗәгать итәләр: “Безгә килеп, хәләл ризык җитештерү эшен күрсәтеп, өйрәтеп, җайга салып китегез әле”, – диләр. Һәм безнең экспертлар аларга һәрвакыт ярдәмгә килә. Казахстан безнең системаны үзендә булдырды, Кыргызстан да шул системаны кертергә тели.
“Хәләл” ул – рөхсәт ителгән, яраклы дигән сүз.
Мөселманнарга үләксә, кан, дуңгыз ите, Аллаһ исеме белән суелмаган мал-туар, буып яки башка хайван тарафыннан үтерелгән хайван, югары электр көчәнеше, каты сугу яки биектән егылып төшү нәтиҗәсендә үлгән хайван, ерткыч хайваннар һәм ерткыч кошлар ите хәрам.
“Без нәрсә ашыйбыз, шуны тәшкил итәбез”, – ди бер гыйлем иясе. Хәрам ризык ашап, без үзебезнең саулыкка гына түгел, балаларыбыз сәламәтлегенә дә зыян салабыз, ягъни нәселебез тамырына үзебез үк балта чабабыз. Димәк, сыйфатлы, ягъни хәләл ризык белән генә тукланырга омтылырга кирәк. Хәләл ризык ашау – Аллаһ кушканны үтәү, ягъни гыйбадәткә тиң гамәл. Әби-бабаларыбызга, нәсел-нәсәбебезгә хөрмәт дигән сүз дә ул.
Хәләл дип сатылучы һәр тавык мөселманча суеламы дигәндә, тавык кебек кош-кортларны яки эре малны мөселман кешесе генә, мулла абзый гына суярга тиеш дигән кагыйдә юк. Сугымчы ислам, христиан яки иудей динендәге кеше булырга мөмкин. Аллаһ исеме белән эшләгәндә соңгы ике дин вәкилләре җитештергән яки эшкәрткән ризыклар да мөселманнарга хәрам түгел. Безнең комитет карамагындагы һәр предприятиедә тавыкларны Аллаһ исемен әйтеп, кул белән, тиешенчә чалалар. Кайсы фабрикада – ике, кайдадыр өч яки сигез чалучы булырга мөмкин, аларның эшен безнең комитетның бер эксперты күзәтеп тора. Чалынган, чистартылган кошларга утлы мөһер – мөселманча дигәнне аңлаткан “М” тамгасы сугыла. Хәләл итләр махсус, аерым урыннарда эшкәртелә, саклана. Сатуда да хәрам ризыклар белән янәшә урнаштырылмый. Хәзер аңлыйлар – хәләл, димәк, файдалы, тәмле һәм сыйфатлы, ягъни бу ризыкларны курыкмыйча ашарга мөмкин. Дөрес, хәләл ризыклар кыйммәтрәк, ләкин халык сыйфатлы ризык өчен өстәп түләргә риза.
Дөрес, әлегә мал-туар җитми: колхозлар таркалды, авыл халкы да эре мал санын бик күпкә киметте. Шунлыктан ат, сыер кебек хайваннарга кытлык. Чит илләр белән чагыштырганда безнең ил экология ягыннан күпкә чистарак. Җәй-көз көннәрендә базарда йөрсәң, үзебезнең халык җитештергән товарлар сатылучы ярминкәләрдә булсаң, яшелчәләрдән, җиләк-җимештән хуш ис аңкып тора. Мал-туарларыбыз чиста су эчеп, чиста һава сулап, чиста үлән ашап үсәләр. Шунлыктан безгә үз республикабызда үскән маллар кирәк, кош-кортлар кирәк.
Безнең фабрикаларга тавык-чебешләр йомырка килеш читтән дә күп кайтарыла. Һәм без җитештерүчеләрдән инкубаторларда чыккан чебешләргә үзебездә үскән ашлыкны һәм яшел азыкны гына ашатуларын сорыйбыз. “Болай да химикат күп ашыйбыз, артым булсын дип, чебешләрнең ризыкларына төрле кушылмалар, витаминнар катнаштырмагыз”, – дип таләп итәбез, тикшерәбез. Аңлыйлар. Нәрсә кушсаң, шуны төгәл итеп, вакытында башкаралар.
Хәзер хәләл стандартларына туры килмәгән ризыкларны хәләл дип сатучылар бар. Хәтта “Хәләл” дигән кафелар ачучылар бар. Ул оешмалар, чыннан да, хәләл ризык кына саталармы – без моны тикшерергә вәкаләтле түгел. Без үзебезнең ныклы күзәтү һәм тикшерү астында торган 40 оешманың чын, хәләл ризык җитештерүе, сатуы өчен генә җавап бирәбез. Казандагы 18 кафе һәм 2 ресторан безнең комитет карамагында. Бездән сертификат алырга, безнең тамгага ия булырга теләүче оешмалар чират торалар, “Хәләл” ризыклар челтәре нык киңәергә тиеш, Алла боерса.
Читтән безнең комитетның сертификациясе булган оешмаларның хәләл ризыклары да килә. Болар инде сыналган, намус белән эшләүче, чын хәләл ризык сатучы предприятиеләрнең азык-төлеге. Аларны курыкмыйча алырга мөмкин. Товарның пакетына яки тышлыгына “Хәләл” тамгасы (рәсемдә) төшерелгән икән, димәк, бу бернидән дә шикләнмичә алып, рәхәтләнеп ашарга яраклы ризык дигән сүз. Хәер, республикабызның бер шәһәрендә безнең шул тамгабызны үзләштереп, сертификация алмаган килеш, үз продукцияләрен сатып ятучы намуссызлар да булды. Кисәтү ясагач, ялган сәүдәгәрләр продукцияләрен үз шәһәрләреннән читтә сата башладылар. Ахыр чиктә эш прокуратурага барып җитте. Шикле эшмәкәрләр шуннан соң гына кырын кәсепләрен туктаттылар. Хокук сакчыларына рәхмәт, алар безне аңлыйлар, ярдәм итәргә әзер торалар. Хәләллеге шикле булган ризык сатучыларны фаш итүдә халык ярдәменә ышанабыз. Алар товарны сатып алганда товар сертификаты белән кызыксынсыннар иде. Әгәр документлары тәртиптә икән, сатучы сертификатны күрсәтә. Әгәр шикле күренә икән, бу сәүдәгәрләр турында Роспотребнадзорга, Монополиягә каршы комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Бүгенге көндә кибетләрдә ит ризыкларын гына түгел, хәләл майонез, кетчуп, кондитер әйберләрен дә сатып алырга мөмкин. Хәтта су да хәләл яки хәрам булырга мөмкин. Безгә хәләл су сату өчен сертификат бирегез әле дип мөрәҗәгать итүче дә булды. Технологиясен сорашабыз: кран суын фильтрдан үткәрәм, аннан минераллар кушам һәм сатам ди. Без мондый эшмәкәрлеккә фатыйха бирә алмыйбыз. Бездә таләп бик югары.
Хәләл дигәндә, ризыкны гына күз алдында тотарга кирәкми. Бүгенге көндә бездә хәләл медицина ярдәме күрсәтү учреждениеләре, мөселманнар өчен бассейннар, матурлык салоннары, мөселман балалар бакчалары, чәчтарашлар, кунакханәләр дә бар, хәләл косметика, кием-салым сатыла. Без мөселман илләрендәге кебек һәрбер товарны хәләл итәргә уйлыйбыз. Киләчәктә хәләл ризыклар һәм хезмәтләр күпкә артыр дип ышанабыз.
* * *
Динар хәзрәтнең “сугымчы христиан яки иудей динендәге кеше дә булырга мөмкин” дигән сүзләре, дөресен әйтим, мине нык гаҗәпләндерде. Мин хәзрәттән шулай ук: “Киек кошларны атарга ярыймы?” – дип кызыксындым. “Әгәр аучы ау мылтыгыннан яки уктан атканда мал чалган кебек Аллаһ исеме белән атса, бу очракта ярый”, – диде ул. Шулай ук: “Үзен мөселман дип санаган кешегә креветка, омар, кальмар кебек диңгез ризыклары ашарга ярый микән?” – дигән сорау да күңелне тырнап тора иде. “Ярый, – диде хәзрәт. – Диңгездә генә яшәүче, коры җиргә чыгып йөрмәүче диңгез ризыклары мөселманнарга хәрам түгел”.
Сүз уңаеннан. Казанда хәләл ризык саклана торган склад ачарга җыеналар. Ул Русиядә һәм БДБ илләрендә “Хәләл” товар белән эш итүче, мондый товарны саклаучы һәм сәүдә нокталарына озатып торучы беренче зур склад булачак. Хәзерге вакытта склад җиһазларын сатып алу, хәләл продукцияне читтән кертү өчен таможня мәсьәләләрен хәл итү бара.
Назилә САФИУЛЛИНА язып алды |
Иң күп укылган
|