|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.10.2019 Мәдәният
"Аларның барысының да хыялы бер – эт алу" (ПРЕМЬЕРА)Татар-информ мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кариев театрының "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасына багышланган тема турында сөйләштеләр. Фикер алышуда театрның режиссеры Ренат Әюпов, директор урынбасары Искәндәр Вәлиев, театр белгече Гөлшат Фәттахова һәм актриса Альбина Гайзуллина катнашты. 26, 27 октябрь 13:00 һәм 17:00 сәгатьтә - “Сәлам, Актәпи!” (“Пушистая мечта”) премьерасы - апрель аенда узган "TAMGA" I режиссерлык лабораториясе нәтиҗәсендә сайланган эскизларның берсе. Әсәрнең авторы - Александра Сальникова, тәрҗемә - Халисә Уразова. “Сәлам, Актәпи!” – шартлылык традицияләрендә кечкенә форматта куелган спектакль. Төп һәм эпизодик геройлар урынына сәхнәдә тамашачыларга балачак истәлекләрен бәян итүче берничә персонаж катнаша. Аларның барысының да хыялы бер – ЭТ алу.
“Театр кием элгечтән башлана”. Станиславскийның бу сүзләрен “Сәлам, Актәпи” туры мәгънәдә тормышка ашыра. 50 тамашачыга тәгаенләнгән спектакльне артистлар гардеробта уйный.
Спектакль режиссеры – “Алтын битлек" театр премиясе номинанты, театр рәссамы, бэби-театр һәм курчаклар белән шөгыльләнүче Александра Ловянникова (Мәскәү).
Аның эшләре Россия, Испания, Төркия, Хорватия, Эстония, Көньяк Корея һәм Казахстан фестивальләрендә катнаша. «Камера обскура» һәм «Мойры Петроградского района» спектакльләре «Алтын битлек»кә дәгъва ителә.
“Минем беркайчан да татар телендә сөйләшүчеләр белән эшләгәнем булмады. Татар телендә спектакльне дә беренче тапкыр куям”, – ди режиссер.
--- |
Иң күп укылган
|