|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.10.2019 Җәмгыять
6 айлык баланы эскәмиядә ташлап киткәннәрМәскәү урамында бер ир 6 айлык баланы калдырып киткән. Бу хакта журналистларга башкаланың тикшерү комитеты рәисе Юлия Иванова хәбәр иткән. Әле сабый дәваханәдә. Мәскәүнең Щепкин урамында табылган бу сабый баланы эскәмиядә билгесез ир калдырып киткән. Следовательләр тикшерү эшләре башлаган, әлеге вакытта алар нарасыйның әти-әнисен һәм туганнарын ачыклау белән мәшгуль.
Курткага төрелгән кыз баланы иң беренче булып такси водителе күреп калган. Аннары ул ашыгыч ярдәм чакырган.
Автор : Таҗиева Руфина
Чыганак: Mail.ru
Фото: Mail.ru
--- |
Иң күп укылган
|