поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.06.2010 Экология

5 ИЮНЬ – ӘЙЛӘНӘ-ТИРӘ МОХИТНЕ САКЛАУ КӨНЕ

КДУның физика һәм икътисад кафедрасы доценты Әмир Шәрифуллин хезмәттәшләре белән Татарстан районнары буенча чишмәләр, кечкенә инешләрне өйрәнгән кеше. Кайда кытлык, кайсы урыннар кизләүләргә бай булуын “ә” дигәнче әйтеп бирә. Кызганычка каршы, соңгы елларда икътисадый кризиска сылтап, тикшерү, су составын өйрәнү эшләрен финанслау тукталган, ә бу ел саен башкарылырга, өйрәнелергә тиеш, чөнки күрсәткечләр үзгәреп тора.

– Әмир абый, Татарстанда чишмәләр күпме? Алар ни хәлдә?

 

– Хәлләр начар дип әйтмәс идем. Мәсәлән, Әлмәт – чишмәләргә иң бай район, биредә 720 чишмә барлыгы билгеле. Шулай ук күрше Лениногорск та кизләүләрнең күплеге белән мактана ала. Анда яшәүчеләр гомумән чишмә суы гына эчә. Бөгелмәдә хәлләр яхшы. Башка районнарда азрак, 200-300 әр чишмә исәпләнә. Ә менә Спас, Аксубай, Буа, Чүпрәле районнарында күрсәткечләр түбәнрәк, биредә чишмәләргә кытлык дип әйтергә була. Туфрак балчыктан һәм акбурдан тора, бик комлы, мондый җирдә чишмәләр бәреп чыга алмый, яңгыр суы сеңә дә бетә.

 

Татарстанда иң зур чишмә – Зәңгәр күл, ул төбеннән бәреп чыккан чишмәләр белән туена, галимнәр аны кайнап торган чишмә дип атый. Татарстанда секундына 40-50 литр агызган кизләүләр бар. Шундыйларның берсе – Бөгелмәдәге “Батыр” чишмәсе. “Спасские ключи” да шундыйлар рәтендә. Казан тирәсендәге “Щербаковский источник” су агымы белән аерылып тора.

 

Нефть чыккан районнарда табигатькә зур зыян килде, ләкин шуңа карамастан, ул якларда чишмәләр башкалар белән чагыштырганда тәртиптә. 90 нчы еллар башында нефтьчеләр суга зур игътибар бирә башлады. Ул якларда чишмәләр төзекләндерелгән, мәгълүмат такталарында су составы күрсәткечләре дә теркәлгән.

 

– Ә нинди тенденция күзәтелә? Чишмәләр, кечкенә елгалар саны артамы, әллә кимиме?

 

– Бу күрсәткечләр төгәл була алмый, чөнки ул турыдан-туры климатка бәйле. Әгәр кыш җылы, кар аз булса, чишмәләр дә кими, елгалар саега. Әгәр кар күп икән, кайбер корыган чишмәләр яңара. Халык элек елгалар тирән иде дип сөйли. Чыннан да шулай. Элек урманнар да күп иде, чишмәләрнең саны аларга турыдан-туры бәйле. Урман киселә, җир сөрелә, эшкәртелә, аның составы үзгәрә, бу җирасты суларының кимүенә китерә. Чишмәләр корыса, елгалар да саега.

 

Бу очракта кешелек факторы зур роль уйный. Бүгенге көн белән генә яшибез, иртәгәсен уйламыйбыз. Азмыни сазланып, чүплеккә әйләнгән чишмәләр?! Аларны тазартыр өчен әллә ни акыл кирәкми. Элегрәк кизләүләрне изге урын дип санаганнар, аларга мөнәсәбәт тә башкача булган. Табигатькә карата мәхәббәт кечкенәдән тәрбияләнсен иде.

 

Зифа ЯХОВА.

 

* * *

 

“ЧИШМӘНЕ ТӘРТИПТӘ ТОТУЧЫЛАР – САВАПЛЫ КЕШЕЛӘР”

 

Коега төкерергә ярамый, телеңә төер чыга”, “Чишмәне пычратма, кулыңны чуан баса”, “Коены күмәргә ярамый” дигән борынгылар. Ислам дине чишмә, инешләрне саклау турында ни әйтә? Аларны тәртиптә тоткан кешеләр нинди савапларга ия? Бу турыда Казанның Гаилә мәчете имамы Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН сөйләде.

 

– Илнар хәзрәт, изге китапта, хәдисләрдә су, чишмәләр хакында искә алынганмы? Аларны саклау турында Аллаһы Тәгаләнең кисәтүләре бармы?

 

– Бу хакта аерым аятьләр юк, ләкин табигать, Ходай биргән нигъмәтләр турында күп әйтелгән. Аллаһы Тәгалә: “Су, җир, һаваны кешелеккә Мин бирдем. Кулланыгыз, файдасын күрегез, ләкин кайдан килгәнен онытмагыз”, – ди. “Аллаһ безгә бирде” дигән сүзләрдә бик зур мәгънә ята. Ул нигъмәтләрнең берсе дә минеке дә, башка кешенеке дә түгел, шуңа күрә адәм баласы бу әйберләргә сак карарга тиеш. Мәсәлән, шәхси машинабыз ватылса, артык борчылмыйбыз, зыяны үзебезгә дибез. Ләкин кешенекен бәрсәк, бурычка кереп булса да, аңа ремонт ясыйбыз. Табигать нигъмәтләре дә безгә вакытлыча бирелгән байлык, аны чит кешенеке итеп кабул итәргә тиешбез. Фани дөньяга күчкәч, аны саклый да, аның өчен рәхмәт тә әйтә алмыйбыз. Исән чакта кадерен белсәк иде!

 

Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) табигатьне сакларга әмер биргән. Бер мисал. Элек сугышлар күп булган. Ләкин нинди генә бәрелешләр булмасын, пәйгамбәребез яулап алынган җирдә бервакытта да агачларны кисмәгән, басуларны пычратмаган, кое-елгаларны агуламаган. Сахраларда үсемлекләрне катгый рәвештә сакларга дип әмер биргән. Беренчедән, бу табигатьне саклау күренеше булса, икенчедән, кешегә файдалы әйбергә кагылмау дигән сүз. Шулай ук мөселманнар арасында җиләк-җимеш агачлары төбендә хаҗәтне үтәү, ага торган суга, коега агу салу, аны пычрату гөнаһ булып санала.

 

– Гадәттә, авылларда чишмәләрне казып чыгарып, аны халыкка уңайлы итеп эшләүче, һәрвакыт инешләрне тәртиптә тотучы бер-ике бабай була. Мондый кешеләргә хезмәте өчен нинди савап?

 

– Бу кешенең иманыннан килә торган гамәл. Чишмәләрне тәртиптә тоту өчен “Гринпис” оешмасы вәкиле булу кирәкми, Аллаһы Тәгаләне зурлаганга, Аның бөеклеген таныганга күрә, рәхмәт йөзеннән башкара ул бу изге эшне. Алар – Раббыбыз каршында җавап бирәсе барлыгын аңлаган шәхесләр. Кешегә файда китерә торган теләсә нинди эшне башкару, мәсәлән, күпер, юл салу, агачлар утырту, чишмә-кое казу, аларны тәртиптә тоту – болар барысы да саваплы эш санала. Бу – кеше үлгәннән соң тукталмый торган сәдака. Акчаны хәер итеп бирәбез икән, ул бер савап була, ә ялт итеп торган чишмәнең суы беткәнче әҗер-савап килеп торачак.

 

Мисал өчен эре татар сәүдәгәрләре Әҗемовларның Казан артындагы Зәңгәр күлне ел саен кеше яллап чистартуы мәгълүм. Халыкка файдалы, матур булсын дип эшләгәнгә күрә, бу күл бүген дә хезмәт итә.

 

Ислам дине үзеңнән соң киләчәк буын турында уйларга куша. Суны исраф итмәскә, саклап тотарга кирәк. Аны пычратмау мөһим.

 

Шуны әйтергә кирәк, башкалардан аермалы буларак, ислам цивилизациясендә иң беренче чиратта шәһәрләрдә канализация булдырылган, фонтаннар эшләнгән, йортларга су кертелгән. Европада бу турыда хыяллану түгел, хәтта күз алдына да китерә алмаганнар. Кешеләр табигатьне саклау өчен иманнарын, тирә-як мохиткә мәхәббәт тәрбияләргә тиеш, Аллаһы Тәгалә нигъмәтләре дип тану кирәк.

 

Авылдагы чишмәләр пычранган, ташландык хәлдә икән, димәк, бу җирлектә яшәүчеләрнең күңелләре дә шундый ук хәлдә. Кешенең рухи халәте, иманы шушы дәрәҗәгә төшкән дигән сүз. Чишмәләр – халык байлыгы, ул аның рәхәтен күрә, шуңа күрә чиста тоту шул суны эчкән халыкның бурычы да!

 

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА.

 

* * *

 

АБАУ

 

Дөньяда 400 миллионнан артык кеше сусызлыктан интегә (2050 елга бу сан 2 миллиардка җитәргә мөмкин), 1 миллиардтан артык кеше эчә торган чиста суга кытлык кичерә. Ел әйләнәсе пычрак су куллану нәтиҗәсендә 2 миллионнан артык кеше үлә, аларның күпчелеге балалар.

 

* * *

 

Экспертлар әйтүенчә, бүген кешелек дөньясы су өчен көрәш дәверендә яши. Җир шарының өсте 70 % судан тора, аның бары тик 2,5 %ын гына төче сулар тәшкил итә.

 

* * *

 

Соңгы 50 ел эчендә су аркасында 507 зур конфликт чыккан, аларның 21 е хәтта хәрби бәрелешләргә китергән. БМО күрсәткечләре буенча, Чад күле, Брахмапутра, Ганг, Замбези, Лимпопо, Мекног, Сенегал елгалары – җәнҗалларның төп сәбәпчеләре.

 

* * *

 

 

САН

 

Татарстандагы сулыкларның гомуми күләме 4,4 мең км2, ягъни республика территориясенең 6,4 %ын тәшкил итә.

 

 Идел, Чулман, аларга коя торган Нократ, Агыйдел, Зөя Татарстанның иң зур елгалары санала.

 

 Республикада 4098 елга-инеш бар. Шуларның 3 686 сы озынлыклары 10 км чамасы булган кечкенә елга-инешләр. Зур Чирмешән, Ык, Зөя, Иж, Зәй, Чишмә елгаларының озынлыгы – 200 км дан артык, ә Казансу, Мишә, Сөн, Минзәлә, Тойма, Шушма, Кече Чирмешән, Кичү (андыйлар барысы 12) кебек елгаларныкы – 100 км чамасы, 24 елга 50 км дан артык ераклыкка сузылган.

 

 Кызганычка каршы, кечкенә инеш-елгаларның хәле елдан-ел мөшкелләнә. Аеруча су (кар сулары) аз булган елларда аларның күләме кими, суның сыйфаты да начарлана. Бу кече сулыкларның шактые кибүгә таба бара.

 

 Татарстанда барлыгы 8 меңнән артык күл бар. Аларның 756 сы – Минзәлә, 694 е – Мамадыш, 579 ы – Актаныш, 493 е – Чистай, 439 ы Мөслим районнарында. Мәйданнары буенча 20 дән алып 100 гектар тирәсендәгеләре – 30. Аларга башкала янындагы Урта (112 га), Түбән (56 га) һәм Югары Кабан (25 га), 3 сулыктан торган Аккош күле (34,4 га), Лаеш районындагы Кавал (88,2 га), Тарлаш (60,1 га), Яшел Үзәндәге Раифа (32,3 га), Ильин (27,5 га) һәм башка күлләр керә.

 

 Бездә 4 сусаклагыч бар: алар – Куйбышев, Түбән Кама, Зәй, Карабаш.

 

 Татарстанны сазлыкларга да бай дип була, бездә алар саны – 7 мең. Күпчелеге Актаныш (568), Түбән Кама (517), Нурлат (491), Алабуга (447), Әгерҗе (416), Мамадыш (402), Мөслимдә (338). Сазлыкларның күбесе 20 га чамасы мәйдан били, 16 сы 100 га дан артык күләмдә.

 

* * *

 

“ЧИШМӘЛӘР – АВЫЛНЫҢ ЙӨЗЕ”

 

Һәр авылда диярлек чишмәләр бар, гадәттә, алар кемнеңдер исеме белән атала, ниндидер тарихы була. Исмәгыйль, Габдрахман, Суфиян һ.б. исемле кизләүләр еш очрый. Күп очракта чишмә исеме аны казып чыгарган, гомер буена чистартып, тәртиптә тоткан кешеләрнең истәлегенә атала. Сәфәрдә йөргәндә матур итеп киртәләп алынган, шифалы салкын суны савытларга тутырыр, юыныр өчен уңайлы итеп улагы эшләнгән, ял итәр өчен эскәмияләр куелган чишмә янына туктап хәл алу үзе бер рәхәтлек, ләззәт бирүче мизгелләр. Кизләүләрне тәртиптә тотучыларга рәхмәтләр әйтеп, янә юлга кузгаласың. Ләкин, кызганычка каршы, кайчак ташландык хәлдә, чүп-чар тулган инешләргә, елга буйларына тап буласың.

 

“Тамга” төрки-татар яшьләре берлеге 1 майда чишмә-елгаларны чистарту көне дип игълан итеп, тирә-яктагы сулыкларны тәртипкә китерү өндәмәсе белән халыкка мөрәҗәгать иткән иде. Матур һәм үрнәк алырдай башлангыч. Журналист, продюсер Илфак ШИҺАПОВ туган авылында якташлары белән ел саен чишмәләр чистарту өмәсенә чыга.

 

– Һәрбер авылда чишмә ага, егермешәр кизләве булган бай авыллар бар. Халыкның килеп төпләнүе дә нәкъ суга, чишмәләрнең барлыгына бәйле, – дип сөйләде ул. – Сусыз җиргә берәү дә килеп утырмаган. Күп йөрим, күпне күрәм, авылларда сазлыкка әйләнгән инешләр, чүп белән тулган елгаларны очратам. Чишмәләр – авылның йөзе. Аз гына булса да аларга игътибар бирелсен әле дип, туган авылымнан башладым. Өч ел элек 1 майда Лениногорск районының Иске Иштирәк авылында изге булып саналган Куш коесы дип аталган чишмәне чистартырга чыктык. Ташлар белән матурладык, машина белән туктап, кеше керерлек итеп ясадык. Бер сарыкны корбан итеп чалдык, эш тәмамлануга казанда аш пеште, шашлык әзерләнде. Үзенә күрә бер бәйрәмгә әверелде.

 

Авылыбыз зур, икенче очында Биккенә чишмәсе бар. Бездән соң шул урамда яшәүчеләр дә: “Без башкалардан кай ягыбыз белән ким?” – дип чишмәләрен тәртипкә китерделәр, агачларын кисеп, яңаларын утырттылар, юл түшәделәр, ялт иттерделәр. Шушы матур өмәләрдән соң халык тагын да җанланып китте. Җыелышып сөйләшкәч, мондый өмәләрне ел саен 1 майда һәм көзен оештырырга кирәк дигән карарга килдек. Көзен пычрактан арынсак хәерлерәк. Авыл бабайларыннан тагын бер-ике ташландык чишмә барлыгын белдек, киләсе елга шуларны тәртипкә китерергә ниятлибез. Чишмә янына агачлар утыртачакбыз. Ниндиләр булыр, әле хәл ителмәде. Мондый эшләр авылдашларны берләштерә, 18 июньдә авылыбызда кичке Сабан туе оештырырга дип тә сүз куештык.

 

Бездән соң берничә күрше авыл күтәрелде, алар да чишмәләрен тазарта башлады. Күрәсең, үрнәк кирәк.

 

Әлбәттә, бер башлап йөрүче, “Җәмәгать, чишмәләрне тәртипкә китерик әле!” дип әйтүче, оештыручы кеше кирәк. Май-июнь айлары бик уңайлы, шәһәрдән кайтучылар күп, авыл халкына ярдәмгә алар да килә ала. Бездә һич кенә дә булышыр дип уйламаган кешеләр ярдәм кулын сузды, эштә катнашты. 25-50 яшьтәге 20 ләп ир-ат, хатын-кыз көрәген, сәнәген, тырмасын, балтасын, буявын тотып килде. Кемдер такта, таш, кирпеч, цемент тапты. Бергә күмәкләшеп 4-5 сәгать эчендә зур эш башкардык. Моны теләсә кайсы авылда эшләп була, өмәне оештыруда бернинди хакимиятнең дә, авыл идарәсенең дә, мәктәпнең дә карары, акчасы кирәкми. Бу гади авыл кешеләренең кулыннан килә торган эш.

 

Кайберәүләр: “Нефтьчеләр авыл чишмәләрен карый, ник безнекен дә эшләмиләр икән?” – дип аптырый. Гомер-гомергә авыл халкы чишмәләрне үзе карап торган, елгалар, инешләр аның карамагында, тәрбиясендә булган. Моның өчен акча да, артык тырышлык та кирәкми, теләк кенә булсын. Кайбер авылга керәсең, “Чишмәгез бармы?” – дип сорыйсың. “Бар иде, пычранып бетте”, – диләр. Ниндидер зур эшләр башкаралар, мактаналар, ә чишмәләре тазартылмаган! Бер гади күренеш барлык зур эшләрне сызып ташлый.

 

Безнең якларда авылга су үз юлы белән таулардагы чишмәләрдән төшә. Быел яз көне үзәкләштерелгән торбадан аккан су бик пычранды, халык су артыннан чишмәгә йөри башлады, суның кыйммәтен аңладылар. Цивилизация җимешләре бар, ләкин аларның да китек яклары байтак. Күп җирдә ут бетсә, су да акмый башлый, чөнки насос суырта алмый.

 

Шөкер, бездә әле су тансык түгел, ләкин дөнья сусызлыктан интегә, күп илләргә читтән алып килеп саталар. 10-20 елдан соң су нефть бәясе кадәр торачак дигән фаразлар бар. Кемдә эчә торган су бар, шул дөньяның хуҗасы булачак, диләр.

 

Айрат БАРИЕВ.


---
Ирек мәйданы
№ 22 | 04.06.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»