|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.10.2019 Җәмгыять
Тикшерү комитеты Әлмәттә укучы авызына скотч ябыштырган укытучы эше буенча комментарий бирдеБеренче сыйныф укучысының авызына скотч ябыштырган Әлмәтнең бер мәктәбе укытучысы белән тикшерүчеләр кызыксынды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Тикшерү барышында ачыкланганча, 9 октябрьдә Әлмәт мәктәпләренең берсендә укытучы дәрес вакытында 7 яшьлек бала авызын скотч белән ябыштырган.
Бу күңелсез хәл турында полициягә укучының әти-әнисе хәбәр итә. Әлеге факт буенча тикшерү башланды. Тикшерүчеләр шаһитлардан һәм мәктәп персоналыннан, шулай ук вакыйга шаһитларыннан сораштырачак. Тикшерү нәтиҗәләре буенча укытучы һәм мәктәп җитәкчелеге гамәлләренә бәя биреләчәк.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Татарстан прокуратурасы Әлмәт мәктәпләренең берсендә балалар авызын скотч белән ябып кую турындагы мәгълүматны тикшерүен хәбәр иткән иде.
Фото: соцчелтәрләрдән очраклы фото
--- |
Иң күп укылган
|