|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.10.2019 Мәдәният
Ваһапов фестивале – Италиядә (ФОТОрепортаж)Бүген Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале лауреатлары Римнан кайтты. Италия башкаласында зур уңыш белән Ваһапов фестивале концерты үтте. Концертны кереш сүз белән фестивальнең генераль продюсеры Рифат Фәттахов башлап җибәрде. Айбикә Фәттахова һәм Рафис Хөснетдинов татар һәм итальян телләрендә алып барган программада фестиваль лауреатлары Руслан Сәйфетдинов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Зәлилә, Ильяс Шәрипов, шулай ук Калабрия-Бовалинодан музыка академиясе студентлары катнашты.
Шунысы игътибарга лаек: тамашачыларның күпчелеге итальяннар иде.
Ваһапов фестиваленең Италиядәге концерты Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Россотрудничество агентлыгының Италиядәге вәкиллеге ярдәмендә оештырылды.
--- |
Иң күп укылган
|