|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.10.2019 Җәмгыять
Татарстан китап нәшрияты бушлай мөмкинлектән файдаланып калырга чакыраДуслар, Татарстан китап нәшрияты китап кибетләре ишекләре һәркемгә ачык. Мөмкинлектән файдаланып калыгыз, биредә сез менә нәрсәләрне бушлай эшли аласыз: 1. Күзегезгә чалынган теләсә-кайсы китапны кулыгызга тота аласыз; 2. Китапны ачып карый аласыз;
3. Теге яисә бу китапның сатуда булу-булмавын белешә аласыз;
4. Кыйммәтле китапларны ташламалы бәядән сатып ала аласыз;
5.Китапны сатып алмыйча, кибеттә укый аласыз;
6.Сумкагыз комачауласа, аны урындыкка куеп яисә элгечкә элеп тора аласыз.;
7.Өске кием комачауласа, шулай ук элгечкә эләргә мөмкин;
8.Арысагыз урындыкка яисә пуфикка утырып тора аласыз;
9.Безнең белән һәм үзара сөйләшә аласыз;
10.Китап сайлаганда бездән ярдәм сорый аласыз;
11.Без үткәргән чараларда бушлай катнаша аласыз;
12.Дөньяның теләсә-кайсы почмагына китап заказ бирә аласыз;
13.Кибет эчендә һәм тышында фотога төшә аласыз;
14.Бәләкәй китап сөючеләр белән килсәгез, алар өчен рәсем ясау урыны бар. Буягыч китаплар кибеттә җитәрлек!
Казанда фирма кибетләре:
* Декабристлар ур., 2 (ял көннәре: шимбә, якшәмбе).
* Бауман ур., 19.
* Бауман ур., 51. (ГУМ сәүдә үзәге, 3 этаж).
--- |
Иң күп укылган
|