|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.10.2019 Җәмгыять
Түбән Камада гауга: ветеринар караудан баш тарткан эт клиника бусагасында үлгәнСоциаль челтәрләрдә Түбән Каманың бер ветеринария клиникасыннан видео таралды. Кадрларга караганда, ветеринар машина бәрдергән һәм шул җәрәхәтләрдән үлеп баручы этне караудан баш тарткан. Эт клиника бусагасында үлгән, дип хәбәр итә Эльвира Дәүлекаева исемле интернетчы. Аның сүзләренә караганда, «Кама» кунакханәсе янында таксист өлкән яшьтәге ир-атның этен бәрдергән. Якшәмбе көн булганлыктан бер генә клиника эшләве ачыкланган.
«Без анда 8:35тә килдек. Якынча 8:45тә табиб килде (клиника 9:00дан эшли). Аннан безне иртәрәк кабул итүен үтендек, эт инде тормыш билгеләре бирми башлаган иде. Табиб баш тартты», - дип сөйли Дәүлекаева социаль челтәрләрдә. Язма авторы сүзләренчә, табиб алардан ветеринария паспорты таләп иткән.
«Күз алдыгызга китерегез әле: өлкән яшьтәге бабай, күз яшенә буылып, клиника бусагасында үлеп баручы этен түләүле кабул итәргә өнди, ә табиб котыру авыруыннан прививка кайчан ясалган, конкрет нинди вакцина, нинди клиникада дигән сорауларга җавап бирүне таләп итә. Чиратта торган кешеләр дә түзмәде хәтта, конфликт башланды. Нәтиҗәдә, табиб кабул итүдән баш тартты, эт клиника бусагасында җан бирде», — дип сөйли Дәүлекаева.
Бер тәүлек эчендә бу тетрәндергеч вакыйга киң колач алды, ветеринар белән конфликт видеосы вируслы булып интернетта таралды, дип яза БИЗНЕС Online.
Фото: видеодан скриншот
--- |
Иң күп укылган
|