поиск новостей
Көн мәзәге
  • «Париж-Дакар»да ел да җиңүче КамАЗларны, бәлки, «Евровидение»гә җибәреп караргадыр?

Бүген кемнәр туган
  • 08 Октябрь
  • • Марсель Галиев - шагыйрь
  • • Рәшит Нургалиев - дәүләт эшлеклесе
  • • Раббани Гайфуллин (1935-2023) - көрәшче
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
04.06.2010 Бәйрәм

«ТАТАР-ИНФОРМ»ДА ЮБИЛЕЙ!

6 июнь көнне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына 20 яшь тула. «Татар-информ» – Татарстанның сәяси, социаль-икътисади һәм мәдәни тормышы хакында мәгълүмат бирүче ышанычлы һәм абруйлы чыганакларның берсе. Республика күләмендәге агентлыкларның беренчесе һәм әлеге көнгә бердәнбере.

Агентлыкның тарихы 1990 елның 6 июнендә КПССның өлкә комитеты бюросы карары нигезендә, ТАССР дәүләт нәшрият комитеты һәм «Пойнт» совет-фин уртак ширкәте тарафыннан үз хисабына яшәүче «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы оештырылу белән башлана.

 

Асылда бөтен дөнья татарлары хакында һәм татарлар өчен тиз арада төгәл мәгълүмат җиткерүче үзәк буларак оешкан агентлык бүген, бер яктан, читтә яшәүче милләттәшләребезне Татарстан белән бәйләүче нәтиҗәле чара, икенче яктан, Татарстан Республикасының куәтле мәгълүмат чыганагы.

 

«Татар-информ» мәгълүматларын республиканың һәм Россиянең йөзләгән әйдәп баручы гаммәви мәгълүмат чаралары, Татарстан Президенты Аппараты, республика Хакимияте һәм Дәүләт Советы, министрлыклар, эшлекле даирәләр һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре файдалана. Агентлыкның үз хәбәрчеләре, төрледән-төрле мәгълүмат чаралары һәм татар милли-мәдәни оешмалары белән элемтәләре читтәге милләттәшләребезнең тормышы һәм республиканың көндәлек яңалыклары турындагы хәбәрләрне тиз арада җиткерү мөмкинлеген тудыра. Бүгенге көндә «Татар-информ» сайтында көн саен Татарстан шәһәрләре, Мәскәү, Санкт-Петербург, Идел буе, Урал, Себер, БДБ һәм Балтия илләрендә эшли торган хезмәткәрләрдән алынган 50дән артык хәбәр, күренекле сәясәтчеләр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренең агымдагы вакыйгаларга карашлары, татарстанлыларның көнүзәк мәсьәләләргә кагылышлы уй-фикерләре урын ала.

 

«Татар-информ» агентлыгын юбилей белән чын күңелдән котлыйбыз!

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.06.2010
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы