|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.10.2019 Шоу-бизнес
“Казан егетләре” төркеме, “Артур-Марат” дуэты аша таныш Марат Галимов: "Тямайда ике генә көн чыгыш ясамакчы идем..."Җырчылар, ирле-хатынлы Линара Батталова һәм Марат Галимов әлегә хәтле төркем белән эшләделәр. Линараны “Рәхәт Лукум”, “Кыю кызлар” солисты буларак беләбез. Ә Марат — “Казан егетләре” төркеме, “Артур-Марат” дуэты җырчысы. Дөресрәге, иделәр. Хәзер икесе дә аерым иҗат итә. Күптән түгел Линара белән Марат дуэт яздырды. “Эстрадада тагын гаилә дуэты оеша бугай”, — диде тамашачы. Соңгы хәбәрләрен, иҗаттагы яңалыкларын үзләреннән сорадык. — Аерым җырлау ошыймы? — Мин — команда кешесе. Дуэтта уңайлырак иде. Ләкин шулай килеп чыкты инде. Әмма тукталып калмадым. Мин дә җиң сызганып, “сольный” проект буенча эшли башладым. Хәзер шунысын әйтә алам: ияләшкәч, аерым әйбәтрәк тә икән. Чөнки ничек кирәк, кайсы җырларны сайлыйсың килә, барысын да үзең хәл итәсең, беркем белән дә киңәшләшмисең, яраклашасы юк.
— Ирле-хатынлы, икегез бергә оешып, гастрольләргә китү теләге юкмы?
— Дөресен әйткәндә, хәзер алай гастрольләргә чыгасыбыз килми. Күп йөрдек бит! Маратны әйтмим дә инде, “Казан егетләре” белән шактый гомере гастрольдә үтте. Алга таба ничек булыр, карарбыз инде...
— “Марат-Артур” дуэты таркалды. Күпләр өчен бу көтелмәгәнрәк хәл иде. Үзеңә дә шулай булгандыр, Марат?
— Узды инде ул... Хәзер үземә генә җырларга бик күңелле, рәхәт. Уңай якка үзгәреш сизәм. Хатыным белән дә ике җыр яздырдык. Матур килеп чыкты. Планнар, хыяллар бар...
— Җырчы Фирдүс Тямаевта да эшләдең. Аның төркеменә кушылу ничегрәк булды?
— Тямайда ике генә көн чыгыш ясамакчы идем, өч ай эшләдем. Супер төркем! Үз туганнарым кебек кабул иттеләр, бер гаилә шикелле йөрдек. Бөтенесен яратам, хөрмәт итәм. Фирдүснең: “Бердәнбер, миндә генә шундый көчле төркем”, — дигәне белән бик килешәм. Анда дуслык, хөрмәт бар. Бик якын итеп калдым, төркем белән хәзер дә язышабыз...
(Тулырак "Ирек мәйданы" газетасының 26 сентябрь санында.)
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|