|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.10.2019 Хәвеф-хәтәр
“Мине эзләүләрен беләм”: югалган кыз элемтәгә чыкканБашкортстанда 17 яшьлек ике үсмер югалган һәм аларның берсе Зарема Мусина булуы турында хәбәр таралды. Баксаң, кыз үзен эзләүләре турында белә икән. Ул бәйләнешкә чыгып, минем барысы да яхшы, дигән. “КП-Уфа” корреспонденты Зарема белән сөйләшүгә ирешкән. Кыз сорауларга кырыс кына җавап биргән һәм аны полиция эзләве турында белүен әйткән. “Полиция эзли икән, шуннан нәрсә булган? Барысы да нормада бит”, – дип җавап биргән ул хәбәрчегә.
Матбугат басмасы язуынча, Зарема – ятим. Ул укыган Башкорт агросәнәгать колледжы педагоглары әйтүенчә, кыз аралашучан түгел һәм ул башлыча балалар йортында яшәгәндә дуслашкан иптәшләре белән аралаша. Шуңа Зарема нәкъ алар янына киткәндер дигән фараз бар.
Ә әлегә аны эзләү эшләре дәвам итә.
Зареманың кайда икәнлеген күрүче-белүчеләр булса, 8 (987) 092-67-55 яки 02 номерына шалтырату сорала.
Автор : Сафина Язгөл
Чыганак: ufa.kp.ru
Фото: БР буенча ЭЭМ, ufa.kp.ru
--- |
Иң күп укылган
|