|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.10.2019 Шоу-бизнес
Марсель Әхмәдуллин юбилеена акча җыя: 50, 100, 200 сум. Сәбәбе мондый..."Болгар радио"сында "Чәк-чәк шоу" тапшыруын алып баручы Марсель Әхмәдуллин туган көнен билгеләп үтә. 35 яшь тула үзенә. Егет юбилеен гадәти итеп үткәрергә булмаган, "Матбугат.ру" ачыклаганча, туган көненә җыелган акчаларны ул Лаешның ятимнәр йортында тәрбияләнүчеләренә тапшырырга тели. "Гомер уза - гәүдә туза дигәндәй, бөтенләй тузып беткәнче, бер яхшылык эшләп алыйк әле бергәләп. Туган көнемне быел Лаешның ятимнәр йортында тәрбияләнүчеләренә багышларга булдым. Күңелле бәйрәм һәм бүләкләр белән. Шуңа күрә сездән котлауларны быел шушы балаларны да шатландырырлык итеп, 50, 100, 200 сум күләмендә кабул итәргә әзермен. Бу яхшы эштә сезнең дә өлешегез булачак. Аллаһ Тәгалә кабул итсен", дип уртаклаша Марсель. Карта номеры 4276 6200 3071 7627.
--- |
Иң күп укылган
|