|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.10.2019 Шоу-бизнес
Танылган татар язучысының оныгы рэпер Тиматиның улы туган (ФОТО)Популяр рэпер Тимати (Тимур Юнысов) икенче тапкыр әти булган. Мондый бәхетне аңа сөйгәне, күптән түгел рәсми рәвештә никахлашкан тормыш иптәше модель һәм эшмәкәр Анастасия Решетова бүләк иткән. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, сабый кичә, 16 октябрь көнне, Мәскәү клиникаларының берсендә туган. Инстаграм аша уртаклашкан фотоларда Тимати баланы кулында тота. Күрәсең, рэпер хатыны бәбиләгән вакытта аның янәшәсендә булган, чөнки фото хастаханәдә ясалган. Бәхетле пар улларына Ратмир дип исем кушмакчы була. Тиматиның бу икенче баласы. Аның Алена Шишкова исемле туташтан 5 яшьлек кызы Алиса үсеп килә. Сүз уңаеннан, моңа кадәр "Матбугат.ру"да Тимати - Тимур Илдар улы Юнысовны татар язучысы, публицист Миргазиян Юныс белән туганлык җепләре дә бәйли дип хәбәр иткән идек. Рэпер аңа туганнан туган онык булып чыга.
--- |
Иң күп укылган
|