поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
03.06.2010 Мәдәният

ҖЫРЛАРЫ ГОМЕРЛЕ, ГОМЕРЕ ДӘ ҖЫРЛЫ АНЫҢ

Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда Татарстанның халык җырчысы Хәния ФӘРХИнең концерты булып үтте. Җырчы «Гомерләрне үлмәс җыр итәек» дип аталган программасы белән шәһәребездәге концертлар сезонын түгәрәкләп китте. Бу инде тамашачылар өчен җәйге каникуллар килеп җитте дигән сүз.

Хәния Фәрхинең концертында соңгы тапкыр күп еллар элек булган идем. Үзгәргән шуннан бирле җырчы һәм, әйтергә кирәк, яхшы якка үзгәргән. Концертта мин иң беренче аның җырларына түгел, ә үзенә сокланып утырдым. Алдыбызда, әйтерсең лә, 30 майда 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыенучы ханым түгел, ә 25 яшьлек туташ басып тора диярсең. Яшәргән Хәния апа, тагын да матурая төшкән. Сәхнәдә җырларын башкарганда да аңардан дәрт бәреп тора. Ә затлы, искиткеч матур күлмәкләрен дөньядагы иң дәрәҗәле подиумнарда күрсәтерлек.

 

Тапкан хикмәт, җырчының сәләтен түгел, ә тышкы кыяфәтен бәяли, дип тәнкыйтьләүчеләр дә табылыр, бәлки. Тик кәнфитне дә матур кәгазенә кызыгып алабыз бит. Урысларда да «Встречают по одежде, а провожают по уму», дигән мәкаль бар. Ягымлы, мөлаем, чибәр, үзенә җәлеп итә торган җырчы икеләтә кыйммәтле, чөнки ул шунда ук тамашачының күңелен яулый. Әйтергә кирәк, Хәния Фәрхи нәкъ шундыйлардан. Җырчы халык белән аралаша белә, әйтерсең лә ул сәхнәдән чыгыш ясамый, ә яныңда менә синең өчен генә җырлап утыра.

 

Җырчының иҗатына да 20 ел тулган. Кеше өчен бу әле яшьлек чоры булса, җырчы өчен инде озын бер гомер булып тора. Шушы дәвер эчендә Хәния Фәрхинең «Әлдермешкә кайтам әле», «Ялгышасыз» кебек, хитларга әйләнеп, әле дә яратып тыңлана торган бихисап җырлары, табынучылары барлыкка килгән, төрледән-төрле төбәкләрдә санап бетергесез гастрольләре узган. Ә иң мөһиме – 20 еллык иҗатына нәтиҗә ясап, җырчы булып китеп, үз, дөрес юлын сайлавына тагын бер кат инанып, бәхетле мизгелләр кичерү чоры да бу.

 

Хәния Фәрхинең концерт программасы әллә нинди искитәрлек сюжет буенча да төзелмәгән, тик менә аңарда ниндидер сихри үзенә тарту көче бар. Җырчы аһәңле, хәтфәдәй йомшак тавышы белән тормышының кайбер кайгылы һәм шатлыклы вакыйгалары белән уртаклашканда, кайсыбер җырларын лирик шигъри юллар белән башлап җибәргәндә сизелде дә инде тамашаның үзенчәлеге.

 

Минем Хәния Фәрхидән башка да яраткан җырчыларым бар, тик менә нәкъ аның концертларында гына кайбер моңсу җырларын тыңлаганда чын-чынлап елап утырам. Бу юлы да «Сине көтәм, газиз балам» дигән җырыннан соң күз яшьләремне һич кенә дә тыя алмадым. Минем генә түгел, якын-тирәдәге күп тамашачыларның да, Хәния Фәрхинең үзенең дә күзләре яшь белән тулды бу мизгелләрдә. Җырның тирән мәгънәле сүзләре, җырчының аны йөрәге аша үткәреп, күңелләрне өздерерлек итеп башкаруы, сәхнәдәге экраннан күрсәтелгән шәп клибы шулай тәэсир итте халыкка.

 

Үзе янына да шундый ук талантлы, оста яшь артистларны, музыкантларны җыйган Хәния Фәрхи. «Бәйрәм» ансамбле үз исемен аклап, тамашачыга гел шатлык бүләк итә. Концертны төрлеләндереп, тамашачыны көлдерүче Марат Кәбиров та гади юморист кына түгел, мәзәкләрне дә үзе яза, үзе шулай ук җырчы да, үзе композитор да, гомумән, төрле яклап талантлы кеше.

 

Хәзер татар эстрадасында җырчылар бихисап. Күбесенең тавышын бер-берсеннән аеруы да кыен. Үзенчәлекле, меңләгән тавыштан да танып була торган тавышлы җырчылар бармак белән санарлык. Һәм, әйтергә кирәк, Хәния Фәрхи нәкъ шулар рәтенә керә дә. Егерме ел иҗат юлында хезмәт итеп, 10 ел рәттән «Ак барс» премиясенә лаек булган бердәнбер җырчы Хәния Фәрхинең Самара тамашачысы тарафыннан ничек кабул ителүен күргәннән соң, ул үзенең чын-чынлап халык артисты икәнлеген тагын бер кат дәлилләп китте, дип әйтергә була. Иҗатын гына түгел, тормышын да чагылдырган бу концертта, җырлары гомерле булган кебек, Хәния апаның гомере дә үлмәс җырга охшаш күренде.

Миләүшә ГАЗИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы