|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.10.2019 Җәмгыять
"Хуҗасыз баян сыкрап күңелне китеп алды": Шәфәгать Салихов вафатының бер елына дога итеп ШИГЫРЬ язганнарВакыт үткәне сизелми дә. 27 октябрьдә танылган баянчы Шәфәгать Салихов вафатына бер ел була. Артист Казан-Чаллы трассасында авариягә очрап, фаҗигале төстә һәлак булды. Быел Шәфәгать абыйга 60 яшь тулган булыр иде. Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат иткән Шәфәгать Салихов татар тамашачысына Салават Фәтхетдиновның беренче баянчысы буларак мәгълүм. Аның уйнавына кушылып, Салават Фәтхетдинов "Урсал тауда", "Әнкәмнең догалары" җырларын башкарды. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Әгерҗе районында гомер итүче, үзе дә, улы Илшат та заманында легендар баянчы белән бер сәхнәдә чыгыш ясаган шагыйрә Тәнзилә Хәбибуллина Шәфәгать Салиховка багышлап "Сагынабыз, юксынабыз" дигән шигырь багышлаган.
Якын иде Шәфәгатьнең
Моңнары да, үзе дә.
Шуңа күрә сагынабыз
Юксынабыз бүген дә.
Сәхнәгә чыгып басса
Кояш иде яктырткан.
Татар халкы арасында
Баянчы иде дан тоткан.
Җан җылысы, йөрәк хисе
Тарала иде залга.
Юксынып яшибез аны
Киткәндәй бары ялга.
Сәхнәләрдә матур итеп
Җырлаганы да истә.
Мәңгелеккә күчкәненә
Ышанып булмый һичтә.
Ишек ачып керер күк ул
Баян каешын киеп.
" Менә тагын килеп чыктык,
Сезнең якларга" , - диеп.
Үлмәкләрдән калмаклар юк
Иртәрәк китеп барды.
Хуҗасыз баян сыкрап
Күңелне китеп алды.
Тар каберләре киң булсын
Урыннары җәннәттә.
Моң күпере догаларны
Ирештерер әлбәттә.
Онытмадык, юксынабыз
Сагынабыз , Шәфәгать.
Якты хатирә калдырдың
Шуның өчен мең рәхмәт.
Бу юллар баянчы рухына дога булып барып ирешсен.
--- |
Иң күп укылган
|