поиск новостей
  • 12.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 12.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 28.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 29.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 12 Март
  • Галимҗан Ибраһимов (1887-1938) - язучы
  • Илья Никулин - хоккейчы
  • Госман Бакиров (1896-1982) - балалар язучысы
  • Фәхрелислам Агиев (1887-1938) - язучы
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
03.06.2010 Җәмгыять

“ИЗГЕЛЕКТӘ БЕРДӘМ БУЛЫЙК!”

1нче июнь – Халыкара баларны яклау көнендә “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе “Салават” җыр театры белән берлектә Г.Камал театры бинасында “Изгелектә бердәм булыйк!” дигән хәйрия концерты үткәрде. Әлеге чарада сәхнәдә татар эстрадасының танылган җырчылары белән бергә “Җырлы-моңлы балачак” фестивалендә катнашучы балалар – 200ләп яшь җырчы чыгыш ясады.

Концертның максаты – Яр Чаллыда яшәүче 6 яшьлек Мәрьям Мөхәммәтовага булышу иде. Мәрьям табибларның дөрес дәваламавы аркасында чукрак кала. Ишетмәгәч, сөйләшергә дә өйрәнә алмый. Хәзер сабыйның сәламәтлеген кайтару өчен кыйммәтле операция ясарга кирәк.

 

Әлеге акциядә катнашучы һәр бала концертта чыгыш ясавы белән Мәрьямгә ярдәм итәчәгенә ышана. Түбән Кама шәһәреннән килгән Руслан Уланов үзе дә авыру. Аңарда тумыштан церебраль паралич чире. Инвалид креслосыннан торып хәрәкәт итәргә ул берничә операциядән соң гына өйрәнгән. Ә сөйләшергә җырлар ярдәм иткән. “Авырлыкларга каршы торырга да миңа җыр булышты”, – ди ул. Иң яраткан җырчысы – Салават. Аның репертуарындагы җырларның күбесен яттан белә. Бу концертта Русланның күптәнге хыялы тормышка аша. Ул Салават белән бер сәхнәдә “Шөкер Ходай” җырын башкара. Залда утырган һәр тамашачының күңеле тула, ирексездән күзләрдән яшь ага.

 

Ә 12 яшьлек Яр Чаллы кызы Лилия кара күзлектән: ул залда утыручыларны да, яшьтәшләрен дә күрми. Ләкин шуңа да карамастан ул ярдәмгә мохтаҗ балаларга бик теләп булыша. Хәйрия концертында Лилия Римма Ибраһимова белән бергә җырлый. Бу чарага карата Римма ханымның да фикерләре бар: “Көндәлек мәшәкатьләр белән без янәшәбездә авыру балалар барлыгын онытабыз шул. Ә мондый акцияләр ярдәмләшергә кирәк булуы турында искә төшереп тора. Кызганыч, ярдәмгә мохтаҗ балалар бик күп. Биредә җырлап, сабыйларга булыша алуыма мин бик шат”.

 

Концертка балалар республиканың төрле почмакларыннан һәм чит төбәкләрдән килгән. Арада хәтта 4 яшьлекләр дә бар. Мисал өчен, Казан шәһәреннән Диана Лотфуллина залда утыручыларны

 

“Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым.

Менә сиңа, якын дустым,

Менә сиңа бу җырым” дип җырлап әсир итте.

 

Чара турында игълан иткәч, аны оештыручылар Г.Камал театры залын тутырып булырмы, кирәкле күләмдә акча җыелырмы дип борчылган. Бу борчулар юкка булган икән. Чөнки залда инә төшәргә дә урын юк иде. Махсус тартмалар яныннан да кеше өзелмәде.

 

Миләүшә Айтуганова (“Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары):

 

– Концерт булачак көнне дә безгә шылтыратучы әби һәм апалар күп булды. Алар бу чарага килә алмаган очракта кая мөрәҗәгать итәргә икән дип сорады. Димәк, халык хәйрия белән кызыксына, булдыра алганча ярдәм итәргә тели. Мондый акцияләр өч айга бер тапкыр оештырылса, бик күп балаларга ярдәм булачак дип, шикләнүләрсез әйтә алам.

 

Инде концерт башланып бер сәгать үтүгә, Мәрьямгә кирәкле 1 миллион сум акча җыелуы турында хәбәр килә. Шәфкатьле гамәлнең нәтиҗәле булуы оештыручыларны да, зал тулы тамашачыларны да куандыра.

 

Рамилә Сәхабетдинова (“Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең балалар һәм яшьләр тапшырулары иҗат берләшмәсе җитәкчесе):

 

– Икенче төрле бу акцияне “Балаларга – балалар” дип атарга була. Биредә һәр бала үзенең ярдәм итә алуын тоеп катнаша. Төп максат бер балага – Мәрьямгә генә ярдәм итү түгел, ә һәр сабыйның күңелендә шәфкатьлек, изгелек орлыкларын тәрбияләү. Чөнки мәрхәмәтле булырга кечкенәдән өйрәнергә кирәк. Бу сыйфат балада булса, ул үскәч тә изге гамәлләр генә кылачак. Безнең “Яшь ТНВ” каналы һәрвакыт шуңа омтыла.

 

Ирексездән, хәйрия концертлары, акцияләре 1нче июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә генә түгел, ә даими үткәрелсен иде дигән теләк туа.


Ләйсән ХАНОВА
ТНВ
№ |
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы