|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.10.2019 Фаҗига
![]() Казанда 4 яшьлек сабый үлеменнән соң җинаять эше кузгатылдыКазанда "Мерседес" йөртүчесе 4 яшьлек сабый бәрдергәннән соң җинаять эше кузгатылган. Бу хакта "Татар-информ"га Эчке Эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. "Җинаять эше "Кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу" маддәсе буенча ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш Тикшерү идарәсе тарафыннан кузгатылган.
Якын арада суд "Мерседс"ның 22 яшьлек йөртүчесе өчен чик кую чарасын сайлаячак.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 8 октябрьдә Гарилов урамында "зебра" аша чыкканда әбине, бабайны һәм оныгын "Мерседес" бәрдергән. Дүрт яшьлек малай авария урынында үлгән, әби һәм бабайны 7нче шәһәр хастаханәсенең реанимациясенә салганнар.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|