поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.06.2010 Җәмгыять

СПОРТ АЧ КАЛДЫРМЫЙ

Профессиональ спортта зур акчалар сарыф ителүе беркемгә дә сер түгел. Хоккейчы, футболчы һәм баскетболчылар арасында елына дистәләрчә миллион доллар акча эшләүчеләр барлыгын барыбыз да белә. Ә менә вазифалары спорт белән бәйле булган түрәләр күпме акча эшли икән? «Безнең спорт» хәбәрчесе аларның узган елгы керемнәре турындагы декларацияләргә күз салды. Ил президенты Дмитрий Медведев карары нигезендә түрәләр күпме акча эшләүләре хакында хисап тотарга тиеш. Шуңа күрә моның бернинди дә гөнаһы юк.

Спортка бәйле булган түрәләрнең акчаларын санаганчы, телгә алыначак суммаларның аз яки күп булуын бәяләр өчен, ил җитәкчеләренең керемнәренә күз салырга тәкъдим итәбез. Ил президенты Дмитрий Медведев узган ел 3 миллион 335 мең сум, Россия Хөкүмәте башлыгы Владимир Путин 3 миллион 889 мең сум, спорт, яшьләр сәясәте һәм туризм министры Виталий Мутко 9 миллион 353 мең сум акча эшләгән. Татарстан президенты исә узган ел 4,57 миллион сум, Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының элеккеге башлыгы Марат Бариев 2 миллион 348 мең сум керем алган. Хәзерге вакытта Россия Олимпия комитетының башкарма директоры булып эшләүче түрәнең машинасы юк, аның каравы аның исеменә фатир, төзелеп бетмәгән йорт һәм өч җир кишәрлеге теркәлгән.

 

Сүзне Дәүләт Думасы вәкилләреннән башлыйк. Якташыбыз, физик культура һәм спорт комитеты башлыгы урынбасары Илдар Гыйльметдинов узган ел 2 миллион 59 мең 582 сум акча эшләгән. Бу акчаның никадәр күп булуын бәяләп булмый. Андый сумманы күргән юк. Ә менә тагын бер милләттәшебез, Дәүләт Думасының яшьләр эшләре буенча комитеты башлыгы урынбасары Алинә Кабаева узган ел 12 миллион 950 мең сумнан артык керем алган. Туташ зур гына җир кишәрлегеннән тыш, өч фатирга, кыйммәтле ике машинага ия. Без булдырабыз! Дума депутатлары ара-сында татарлардан тагын бер хатын-кыз вәкил – Светлана Ишморатова да бар. Элеккеге биатлончы, ике тапкыр Олимпия чемпионы булып танылган ханым 3 миллион 583 мең сум акча эшләгән. Ишмо-ратованың берничә фатиры да бар.

 

Думага спорт дөньясыннан эләккән башка депутатларны да телгә алмасак, дөрес булмас иде. Светлана Хоркина былтыр 4,4 миллион акча эшләгән. Гимнастканың өч фатиры, йорты, өч җир кишәрлеге һәм өч машинасы бар. Фигуралы шуу остасы булып танылган, хәзер исә комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Антон Сихарулидзеның кереме Хоркинадан азрак. Аның декларациясенә ышансаң, депутат нибары 1,9 миллион сум гына акча эшләгән. Ә менә Александр Карелин былтыр 2,7 миллион сум керем алган. Моның өстенә көрәшченең берьюлы биш «Меrcedeс»ы, Mini Cooper S, ГАЗ М21 «Волга», Toyota Land Cruiser автомобильләре, ГАЗ-233011 йөк машинасы, Can-Am һәм Yamaha вездеходлары, Harley-Davidson мотоциклы бар икән. Владислав Третьякның исә машинасы икәү генә. Аның каравы, депутат исеменә ике фатир, ике дача, ике җир кишәрлеге язылган, һәм ул былтыр 2 миллион 85 мең акча эшләгән. Спорт сөючеләргә яхшы таныш Ирина Роднина былтыр 2 миллион 424 мең сумнан артык керем алган. Элеккеге фигуралы шуу остасының «Аudi ТТ» машинасы да бар.

 

Федерация Советындагы сенаторларга килгәндә, Вячеслав Фетисов былтыр 21 миллион сум акча эшләгән. Күпме? Бәлки, шулайдыр, әмма элеккеге хоккейчының хатыны узган ел 440 миллион сум күләмендә керем алган. Тагын бер сенатор, Россия Олимпия комитетының элеккеге башлыгы Леонид Тягачев исә 2,1 миллион сум гына акча эшләгән. Ванкувердагы вакыйгалардан соң вазифасыннан колак каккан Тягачев матди яктан авыр хәлдә калмас дип өметләнәбез. Хәер, ул алга таба да дәрәҗәле кешеләрне таудан чаңгы белән шуарга өйрәтә ала.


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»