|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.10.2019 Криминал
"Силсәвит" башлыгы бушлай фатир алырга булышкан, әмма...Башкортстанның Гафури районының Красноусол авылы хакимиятенең элекке башлыгы моның өчен миллионлаган сум штраф түләргә тиеш. 2012 елда аңа торак бирүне сорап бер хатын мөрәҗәгать иткән. Авыл Советы башлыгы, хатын-кызның торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булмавын һәм чиратта торучылар исемлегендә тормавын белә торып, аның белән Красноусол авылында 68 квадрат метр мәйданлы фатирга социаль найм шартнамәсенә кул куйган.
Түрә үз гамәлләре белән муниципалитетка 1,3 миллион сумга якын зыян китергән. Суд экс-башлыкны 150 мең сум күләмендә штрафка тарттырган һәм аннан китерелгән зыянны түләттергән, дип яза Кызыл таң.
--- |
Иң күп укылган
|